Чәрдән ханлыгы (Бәйрәмова)/Тормыштагы Чәрдән

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Чәрдән ханлыгы
Автор: Фәүзия Бәйрәмова

Тормыштагы Чәрдән


Чаллыдан Пермьгә автобус белән ун сәгатьлек юл, Пермьнән Чәрдәнгә - тагы алты сәгатьлек сәфәр икән. Юл гел урман эчләреннән бара, ара-тирә каршыга Кама елгасы килеп чыга, Чәрдәнгә җитәрәк башка зур төньяк елгалары да очрый башлый. Элек безнең бабайлар бу юлны су белән айлар буе үткәннәр, бу турыда җирле тарихчы Әмир Фатыйхов: "Оса – Болгардан Чердыньга илтүче[1] сәүдә юлының нәкъ уртасында урнашкан тукталыш урыны[2]" дип яза.[3] Оса-Усадан Чердыньга ярты юл булгач, Болгардан тулысынча бу юлны бик озак үткән булып чыгалар. Галим Мирфатыйх Зәкиев ул якларда көмеш чыккан булырга тиеш, дип яза, әмма бу хакта башка чыганаклар юк кебек. Атилла улларыннан башлап, Ибраһим ханга хәтле бу якларны үз итүенең төп сәбәбе башкада булырга тиеш, ул заманда Чәрдән тирәсе төньяктан Урал тауларын әйләнеп үтеп Себергә, Көнчыгышка, Азиягә үтә торган төп юл булган, бу юлны кем үз кулында тоткан, шул дөньяны тоткан. Тарихтан күренгәнчә, бу юл башта төрки скиф һәм һуннар кулында, аннан аларның дәвамчылары болгарлар кулында булган, аннан инде закон буенча татарлар кулына күчкән. Әлбәттә, урыслар да иң төньяк чикләрдән, Котып ягыннан Уралны әйләнеп үтәргә тырышканнар, үз сукмакларын да салып караганнар, әмма дөнья сәүдәсе барыбер Чәрдән аша барган, кыйтгаларны, Азия белән Европаны ул тоташырган. Шуңа күрә төньякта иң зур сугышлар да Чәрдән өчен барган...

Картадан карасаң, Чәрдән Пермь өлкәсенең иң төньяк чигенә урнашкан, моннан соң инде цивилизация юк кебек, берничә авыл һәм төрмәләр генә урнашкан. Мин Чәрдәнгә барам, дигәч, кайберәүләр миңа, "Анда төрмәләрдән башка берни юк бит инде", диделәр. Әйе, бу якларда төрмәләр шактый икән, әмма төрмәләрдән башка нәрсәләр дә бар булып чыкты. Әйтик, искиткеч матур табигать! Биредә ул берни белән пычранмаган, чөнки Чәрдәндә бернинди промышленность юк, үзен урманнар чорнап алган, аяк астында Колва елгасы җәелеп ята... Күк йөзе биек һәм зәп-зәңгәр, ә җәйләрен – ак төннәр, Чәрдән Петербург белән бер киңлектә ята икән. Чәрдәнгә Әби патша заманында шәһәр статусы бирсәләр дә, ул хәзер зур авылны хәтерләтә, анда нибары 5-6 мең кеше яши, төзелешләр юк, хөкүмәт учреждениеләре барысы да дип әйтерлек революциягә кадәр салынган байлар йортында. Кыскасы, үзәк урамнар ике катлы таш йортлардан торса, кырый-кырыйда агач өйләр тезелеп киткән...

Мине Чәрдәндә беркем дә каршы алмады, чөнки без алдан күпме эзләтсәк тә, биредән бер татар да тапмадык. Дөрес, 2002 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча Чәрдән районында 513 татар яши, дип язылган, әмма Чәрдәннең үзендә без хәтта телефон кенәгәсе буенча да татарлар тапмадык. Без дигәнем – мине Пермь шәһәрендә зурлап каршы алган һәм бирегә озатып калган милләттәшләребез – шәһәрнең милли-мәдәни мохтәрияты җитәкчесе Данир әфәнде Закиров һәм аның ярдәмчесе, сәнгатькәр ханым Әлфинур Тюмисева. Аларның үзләренең дә Чәрдәндә булганнары юк икән, биредә татар оешмалары да, мәчет тә юк булып чыкты. Аның каравы чиркәүләр...

Чиркәүләр турында аерым әйтеп үтәсем килә. Әле бирегәгә килгәнче үк, миңа Бардада Чәрдән чиркәүләренең фоторәсемнәрен биргәннәр иде. Мин аларны карый башлагач, тетрәнеп киттем – алар барысы да мәчетләрне хәтерләтә, яшел гөмбәзләре өстеннән тәреләрен алсаң, Казанның Мәрҗани мәчете дип уйларлык иде. Кызыл кирпечтән салынган җиде яруслы бер чиркәү исә Сөембикә манарасын хәтерләтә иде... Әлбәттә, музейга кереп чыккач һәм кунакханәгә урнашкач, мин Чәрдәнне карарга чыгып киттем һәм шәһәр уртасында бер-бер артлы тезелеп киткән чиркәүләр каршында, абынгандай, туктап калдым. Бу чиркәүләр барысы да, мәчетләр кебек, маңгайлары белән көньяк-көнчыгышка – кыйбла тарафына карап торалар иде...

Икенче көнне мин эшемне крайны өйрәнү музееннан башладым, миңа ярдәм итәргә биредә эшләүче, ихластан христиан динен тотучы Марина Ивановна Ветчакова алынды. Бу музейга инде йөз ел икән, аны 1899 елны шәһәрнең зыялылары, байлары бергәләп Пушкинның йөзъеллыгы уңаеннан оештырган булганнар, кешеләр хәтта үзләренең алтын-көмеш табылдыкларын да музейга бүләк итеп биргәннәр, бүгенге көндә биредә 120 мең экспонат саклана, диделәр. Шул вакытта ук шәһәр китапханәсе дә ачылган, аңа да беренче китапларны байлар һәм зыялылар китергән, китапханә хәзер дә эшчәнлеген дәвам итә. Бу музей һәм китапханәләрдә татар тарихы белән бәйле әйберләрне дә очратырга мөмкин, бигрәк тә - музейда. Гомумән, ерак төбәкләрдәге провинция музейларында һәм аларның китапханәләрендә, иркенләп эзләсәң, татар тарихына кагылышлы күп кенә кызыклы нәрсәләр очратырга була. Бу сәфәремә чыгар алдыннан да миңа галим Марсель абый Әхмәтҗанов: "Соликамски яки Чәрдән музеенда Ибраһим ханның сугыш киемнәре булырга тиеш, карап кайт әле", дигән иде. Һәм менә беренче табыш, беренче могҗиза – мин Коръән аятьләре язылган сугыш киемнәре каршында басып торам! Бу, һичшиксез, Марсель абый әйткән Ибраһим хан киемнәре булырга тиеш – тимер боҗралардан үрелгән көбә, тимер очлым, калкан һәм кылыч, түтәсенә бисмилла язылган айбалта һәм тимер терсәкчә...

Агач баскычтан икенче катка күтәрелүгә, бу экспонат сине башта үзенең кырыс дәһшәте, тимер салкынлыгы белән каршы ала. Ул үзенең серен теләсә кемгә ачарга ашыкмый, сугыш киемнәренең астына бик кыска гына итеп: "Снаряжение воина. Железо. XV-XVII вв. Поступила из собрания В.Н.Алина в 1918 г." дип язылган. Монда татар сүзе дә, хан сүзе дә юк. Мине озата йөргән Марина Ивановнадан бу экспонатның тарихын сорыйм, ул исә, мине гаҗәпләндереп: "Сөембикә-ханбикә заманыннан калган булырга тиеш", дип җавап бирә, әмма моны берни белән дә исбатлый алмый. Ярый, сүздә булса да, Казан белән, татар белән бәйләве дә яхшы. Мин дә бу сугыш киеменең татарныкы икәнлеген әйтәм, анда язылган Коръән аятьләрен дәлил итеп китерәм. Әлбәттә, беренче барганда ук мин бу сугыш киемнәрен пыяла шкаф артыннан чыгартып, әйләндерә-әйләндерә карый алмадым, алар кагылгысыз, әмма булдыра алганча җентекләп тикшердем, өйрәндем, хәзер шул хакта башкаларга да җиткерергә телим.

Тимер көбә бик яхшы сакланган, бары тик утыртма якасында гына кызгылт күгәрек табы күренә. Ул зур гәүдәле ир-атныкы булырга тиеш, озынлыгы – тездән түбән, итәге бераз ерык, күлмәк җиңнәре шактый озын. Маңгаена Коръән аятьләре язылган тимер очлым[4] - аның артында һәм яңак янында тимер боҗраларадан үргән челтәр япма, аларның кайберләре сүтелгән. Тимер калкан – ул бик яхшы сакланган, шактый авыр һәм саллы күренә. Калканның бизәлеше бик сәер – ислам һәм мәҗүсилек билгеләре бергә кушылган, дигән фикер калды.Түгәрәк калканның нәкъ уртасында – бөке кебек калкып чыгып торган кеше йөзе, аннан тирә-юньгә кояш нурлары таралган, моны кояш-кеше дип тә кабул итәргә мөмкин. Калкан өстен тутырып кош һәм җәнлек рәсемнәре ясалган, алар бер-берләре белән аралашып, уралышып беткәннәр. Ә түгәрәк калканның иң читенә, калкып чыгып торган шакмакчыклар эченә, Коръән аятьләре язылган... Бер кырыйда – агач саплы тимер кылыч, аның йөзлеге бераз күгәргән, шактый калын һәм саллы күренә, озынлыгы бер метр тирәсе булыр. Аста – сугыш айбалтасы, аның сабы шактый озын, ул тимердән сырлап ясалган, түтәсенә Коръән аятьләре язылган. Тимердән ясалган сыңар терсәкчә, терсәк башында – калку кеше йөзе, калкандагы рәсемнәр биредә дә кабатлана кебек.

Инде бу киемнәрнең хуҗасы – Ибраһим хан турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Ул – Чыңгыз хан нәселеннән, Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәтнең оныгы, татар иле белән 1467-1479 елларда идарә итә. Бу чор эчендә урыслар берничә тапкыр Казанга һөҗүм итеп карыйлар, әмма теләкләренә ирешә алмыйлар. Ибраһим ханның шулай ук урыслар кулына күчкән төньяк өлкәләрне кире кайтару өчен сугышлар алып баруы да билгеле.[5] Татар тарихына ул иле өчен кулына кылыч тотып көрәшкән каһарман хан булып кереп калган. Марсель Әхмәтҗановның:"Чырдынны Казан ханы Ибраһим кордырган булса кирәк", дигән сүзләрен дәлилләү җиңел булмас, әмма эзләнүләр алып барырга кирәк, дип уйлыйм.

Бу сугыш киемнәренең шулай ук Ибраһим ханның улы – Илһам ханныкы да булуы мөмкин, тарихи чыганакларында аның икенче исеме – Гали хан. Ул 1479 – 1487 елларда Казан ханлыгы белән идарә итә. Бу чорда Мәскәү инде ачыктан-ачык татар дәүләтенең эчке эшләренә тыкшына башлый, хан тәхете өчен туганнар арасында астыртын көрәш башлап җибәрә, бу көрәш 1487 елның 9 июлендә урысларның Казанны алуы һәм Илһам-Гали ханны урыслар кулына тотып бирү белән тәмамлана. Ул гаиләсе белән төньякка сөргенгә сөрелә һәм шунда үлә, исән калган нәселен исә чукындырып, урыс ясыйлар.[6]

Татар ханының сугыш киемнәрен Чәрдән музеена тапшырган кеше – урыс купецы Алин. Алиннар – бу якларда бик билгеле, бай, халыкка күп ярдәм иткән, пароходлар тоткан, чиркәүләр салдырган нәсел. Әмма аларның нәсел тарихы 1770 елдан гына билгеле, аңа кадәр кем булулары, кайдан килүләре әйтелми. Музей хезмәткәрләре үзләре үк бу фамилиянең урысныкы түгеллеген әйтәләр. Монда фамилиясе татарныкы булган байлар шактый булган – Алиннар, Надымовлар, Юргановлар... Шушы Алиннар бу якларда – Вологдада сөргендә үлгән Гали ханның нәселе түгелме икән, дигән фикер бар. Югыйсә, Казан ханнарының сугыш киеме бу гаиләгә кайдан килергә һәм гомер буе сакланырга мөмкин? Кайбер чыганаклар буенча, бу сугыш киемнәрен Василий Алин үзе музейга тапшырган, кайберләрендә аларны большевиклар тартып алган, дип язылган. Мөгаен, соңгысы дөрестер, әгәр Алиннар бу сугыш киемнәрен музейга бирергә теләсәләр, 1899 елда, музей ачылганда ук биргән булырлар иде. Ул вакытта алар музейга 49 борынгы көмеш табылдык тапшыралар.

Хакимияткә большевиклар килгәч, совет власты Алиннарны кычкыртып талый, бар байлыкларын тартып ала, үзләрен йортларыннан куып чыгара. Алиннарда сакланган татар ханының сугыш киеме дә шул вакытта тартып алынган булырга бик мөмкин. Соңыннан Алиннар Колчакка ияреп, көнчыгышка китәләр, гаилә башлыгы Николай Алин Читада үлеп кала, хатыны һәм уллары Бразилиягә барып урнаша, шунда яшәп, шунда вафат булалар. Василий Николаевич үлгәнче Чәрдән белән хат алышып тора, музей өчен акчалар җибәрә, гомер буе туган якларын сагынып яши, бу хакта аның Чәрдәндә басылып чыккан хатлары сөйли. Кем белә, бәлки татар ханнарының ерак нәселе, инде урыс кешесе булып, ерак Бразилия илләрендә бу дөньядан китеп баргандыр... Кем белә...

Мин Алиннарның нәселе белән бик кызыксынгач, бөтен документларның Чәрдәндә 1792 елгы янгында юкка чыгуын әйттеләр. Гаҗәп, шул ук вакытта музей китапханәсендә борынгы урыс кулъязмалары, XV-XVI гасыр христиан дине китаплары сакланып калган. Әмма биредә татар тарихы белән бәйле язмаларны табу мөмкин түгел, урыс чыганакларыннан берәмтекләп эзләп тапсаң гына инде...

Татар ханының сугыш киемнәрен һәм коралларын өйрәнүне тәмамлагач, Атилла улының көмеш касәсе турында соравымны бирдем. Әлбәттә, мин аның монда түгеллеген, ә Петербургның Эрмитаж музеенда саклануын белә идем инде, Чәрдән музеенда эшләүчеләр дә шуннан артыгын белмиләр булып чыкты, Атилла турында да беренче ишетүләре икән. Хәер, бу тирәдән нинди генә борынгы нәрсә табылса да, аны иң беренче индоиранлылар белән бәйлиләр, унбиш мең еллык алтын-көмеш табылдыкларны барысын да фарсыларныкы дип язып куйганнар. Менә алтын йөгертелгән көмеш тәлинкә, аңа атка атланган патша рәсеме ясалган, ул кылычы белән аюларны чәнчи... Җиденче гасырда ясалган бу хәзинәне 1967 елда Чәрдәннән ерак түгел урнашкан Зур Аниково[7] авылында тапканнар һәм астына "иранныкы" дип язып куйганнар. Менә шундый ук көмеш тәлинкә, монысында патша бәрәннәргә уктан ата, унбиш гасырлык бу табылдыкка да "иранныкы" дип язганнар, ул исә 1936 елда Кече Аниково авылында табылган. Шулай ук "иранныкы" дип язылган ике көмеш тәлинкә дә бик хикмәтле рәсемнәргә бай. Аның берсе 1936 елны Кече Аниково авылында табылган һәм бишенче гасыр хәзинәсе, дип билгеләнгән. Көмеш савыт өстенә әкиятләрдәге Сәмруг кош рәсеме ясалган, ул тәпиләре белән курчак хәтле генә хатын-кызны кысып тоткан. Аста исә ике бәләкәй ир-ат йөгереп йөри, аның берсе Сәмруг кошка уктан ата, икенчесе җилкәсенә чукмар салган, каядыр йөгерә. Ян-якка ике озын агач рәсеме ясалган, тәлинкә тирәсен үсемлек бизәкләре сарып алган... Менә тагы бер "иранныкы" дип язылган көмеш савыт, монда кирмәнгә һөҗүм сурәтләнгән. Бу савыт та Аниково авылылыннан, 1909 елда табылган.

Өстенә һәм сабына Коръән аятьләре язылган алтын йөгертелгән савытны XII-XIII гасырлар табылдыгы дип билгеләгәннәр, ул 1959 елда Кече Аниково авылы янында табылган. Монда инде "иран" сүзе юк, шул ук вакытта "төрки-татар" яки "мөселман" дигән сүз дә юк, һәрхәлдә, биредә ислам дине тотып көн күрүчеләр безнең болгар-татар бабаларыбыз булган бит! Кыскасы, Кама белән Колва-Вишера елгалары арасыннан 18 борынгы заман хәзинәсе табылган! Борынгы курганнардан исә кешесе-ние белән савыт-сабалар, сугыш һәм эш кораллары чыккан, боларның да хуҗалары билгесез. Хәер, югарыда "иранныкы" дип язып куелган табылдыкларны да, курганнардан чыккан борынгы байлыкны да мин үзем төрки скифларныкы, һуннарныкы, дип исәплим, шул исәптән, Атилла улының көмеш савытын да. Кайсы яктан килеп карасаң да, бу байлык – безнең борынгы бабаларыбызныкы, төрки халыкныкы, болгар-татарларныкы, әмма бу хакта язмыйлар да, сөйләмиләр дә.

"Недалеко от с. Редикор находится маленькая деревня Аниковская, - дип яза җирле тарихчылар. – В плане каких-либо достопримечательностей она ничем не выделяется. Но вот если бы предположим в нашем Пермском крае издавалась книга рекордов, то эта информация о деревне Аниковской попала бы на ее страницы. Здесь найдено самое большое количество древних кладов[8] на всей территории Пермского края."[9]

Музейда шулай ук 200 көмеш тәңкә саклана, аны гарәп акчалары, диделәр, IX-X гасырныкы икән. Бу хәзинә 1949 елны Горбунов авылы кырларын сөргәндә табыла. Миңа калса, болар гарәпчә язылган болгар тәңкәләре булырга тиеш, әмма аны Казаннан белгечләр килеп укуы кирәк. Алай да, ачыктан-ачык Идел Болгарстаныныкы, дип язылган экспонатлар да бар һәм музейда алар шактый. Менә Шәһри Болгардагы кебек чигә алкалары, алар көмештән ясалган, экспонатның астына "Волжская Болгария. Серебро. IX-XIII вв." дип язылган, бу алкалар Кече Аниково авылыннан табылган. Шулай ук бу авылда бронзадан ясалган болгар көзгесе кисәкләре табылуын да әйтергә кирәк. Мин көмештән эшләнгән муенса янында да озак басып тордым. Аның ясалу урыны "Поволжье», ягъни, Идел буе дип кенә күрсәтелгән, чоры – X-XI гасырлар. Аның астына нигәдер "Гривна" дип язганнар, бу инде урысларда борынгы акча берәмлеген аңлаткан. Музей хезмәткәре дә шулайрак аңлатты, имеш, акчалары беткәч, шушы муенсаның баш-башын кисеп түләгәннәр икән. Урысларда бәлки шулай да эшләгәннәрдер, әмма борынгы болгарларда бармак яссуы бу боҗра-муенсалар серле көчкә ия, дип исәпләнгәннәр һәм аны югары дәрәҗәдәге кешеләр генә кигән.

Болардан тыш та музейда болгар әйберләрен шактый очратырга мөмкин, әмма аларның күпчелеге шкаф асларында, аерым махсус урыннарга кертеп куелган. Мин биредә авызына туфрак капкан бронза үрдәкне дә, ат рәвешле йозакларны да, борынгы болгарларның эш һәм сугыш коралларын да, пыяла мәрҗәннәр, бизәнү әйберләрен дә күреп кайттым, алар барысы да Шәһри Болгарныкына тәңгәл иде. Музей хезмәткәрләре аларны бирегә Болгардан китергәннәр, дип баралар, ә кайбер нәрсәләр Чәрдәннең үзендә ясалган булырга да мөмкин бит! Данир Закиров үзенең югарыда телгә алган китабында бу якларда болгар ювилер үзәге булган, дип яза һәм Чәрдән янында бизәнү әйберләре ясый торган кораллар һәм калыплар[10] табылганлыгын хәбәр итә. Бәлки галим Мирфатыйх Зәкиевның, бу якларда көмеш табылган, дигән сүзләрендә хаклык бардыр, чөнки Чәрдәннән ерак түгел башланып киткән Төньяк Урал тауларында алтын да, көмеш тә табылып тора. Алай булганда, болгар бабаларыбызның Чәрдәнне бер сәяси һәм сәүдә үзәге итүләре аңлашыла, алай булганда, күпчелек көмеш әйберләрнең биредә ясалуы да бик мөмкин хәл.

Музей хезмәткәрләре һәм җирле тарихчылар үзләре дә Идел Болгарстанының Чәрдәнгә, югары Камага тәэсирен берничек тә әйләнеп уза алмыйлар һәм ул экспонатларда да ачык чагыла. Дөрес, алар биредә болгарларның шәһәрләр төзеп яшәп ятуларын ничек тә йомшартып күрсәтергә тырышалар, барысын да сәүдәгә генә кайтарып калдырырга телиләр, ә инде Чәрдәннең, югары Каманың Идел Болгарстаны составында булуын бөтенләй әйтмиләр.

"Особенно устойчивыми были связи с населением Волжской Болгарии, существующей с VIII по XIII вв. на Нижней Каме и Волге, - дип язылган музейдагы болгар чоры экспонатлары янына. - Болгары основывали в Прикамье торговые фактории, через которых к родановцам в обмен на пушнину и соль поступали бытовые вещи и предметы роскоши, ювилерные украшения из серебра, бусы из стекла и камня, бронзовые зеркала и ткани. Часть изделия изготовливали в Болгаре и Биляре – столице Волжской Болгарии, а некоторые предметы болгарские купцы привозили в Верхнее Прикамье из Средней Азии и Китая."

Алай да, болгарларның бу якларда сәүдә нокталары булганлыгын таный җирле тархчылар, әмма шуннан ары китмиләр. Безгә, ни булса да, үзебезгә Чәрдәнгә барып, болгар-татар тарихы белән бәйле табылдыкларны, истәлекләрне җентекләп өйрәнергә һәм җирле матбугатта чыгышлар ясарга кирәк. Бу темага Казанда яки Пермьдә фәнни конференцияләр уздырсаң да яхшы булыр иде. Безнең тарихта иң йомшак өйрәнелгән урын – төньяк икән, урыслар язганга ышанып, без Төньяк Уралны, Каманың югары агымында урнашкан җирләрне тулысы белән аларга бирдек, ягъни, урыс тарихы итеп язарга мөмкинлек бирдек. Ә ул җирләрдәге скиф, һун, болгар, татар тарихын кая куясын? Дәшмәскәме? Әмма биредәге урыслар, безнең дәшмәүдән файдаланып яки белемсезлеге сәбәпле, татарларга канэчкеч бер кыргый халыкка караган кебек карыйлар, бөтен матбугатлары, китаплары, хәтта сәхнә күренешләре "явыз татар"ны тасвирлау белән тулган...

Шуңа күрәдер, мине музейда һәм шәһәрдә озата йөрүче Марина Ивановна, гафу үтенгәндәй, әйтеп куйды: "Сез безне дөрес аңлагыз, - диде ул, - биредә без, урыслар, татарларга караганда җирле коми-пермякларны якынрак күрәбез, чөнки алар безгә татарлар кебек яу белән килмәгән, ә татарлар унбер тапкыр Чәрдәнгә һөҗүм иткәннәр!" Мин дә аның соравына сорау белән җавап бирдем: "Ә сез беләсезме, ни өчен татарлар Чәрдәнгә һәм бу тирәдәге кала-салаларга шулай һөҗүм итеп торганнар соң? – дидем мин. – Чөнки алар, татарлар, үзләренекен кире кайтарып алырга теләгән. Чөнки биредә сезгә, урысларга кадәр татарлар яшәгән, урыслар басып алганнан соң, биредә аларның кол ителгән туганнары калган, ата-бабаларының каберләре калган, урыс кул астында мәчет-мәдрәсәләре калган, ә сезнекеләр ул мәчет-мәдрәсәләрдән чиркәү-монастырьлар ясаган... Менә ни өчен татарлар Чәрдәнгә һөҗүм итеп торган, алар аны кире кайтарып аласыларына ышанганнар, өметләнгәннәр... Безнең урында сез булсагыз, нәкъ шулай эшләр идегез..."

Марина Ивановна уйга калды, аннан әкерен генә әйтеп куйды: "Без узган тарихка беркайчан да бу күз белән караганыбыз юк иде... Димәк, дөньяда башка төрле караш та була ала икән...", диде ул.

Ә музей диварыннан безгә Төньяк Уралны чукындырырга килгән урыс попларының сурәтләре карап тора иде, ә елгага җирле халык, татар ирләре куып кертелгән...

  1. корыдан 20 көнлек, су буйлап 90 көнлек
  2. мәнзил
  3. Әмир Фатыйхов. Гәйнә иле. Беренче китап. – Барда, 1995, 50 бит.
  4. шлем
  5. Ризаэтдин Фәхретдин. Казан ханнары. – Казан, 1995, 58-61 битләр.
  6. Бу хакта төгәлрәк мәгълүматны Михаил Худяков һәм Риза Фәхретдин хезмәтләреннән табарга була.
  7. Әнәк?
  8. арабских, иранских, серебряных украшений, сосудов, монет
  9. Бординских Г.А., Власов Ю.С. Пянтег Праведный. Китапның кайда чыгуы һәм елы күрсәтелмәгән.
  10. матрица