Чәрдән ханлыгы (Бәйрәмова)/Чәрдән өчен сугышлар һәм чукындыру тарихы

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Чәрдән ханлыгы
Автор: Фәүзия Бәйрәмова

Чәрдән өчен сугышлар һәм чукындыру тарихы


XV-XVI гасырларда Чәрдән һәм тирә-юньдәге кала-салалар өчен урыслар һәм татарлар арасында 11 сугыш була. Дөрес, аларның кайберләрендә җирле халыклар – вогул-остяклар, комилар да катнаша, әмма аларның да күпчелеге татар ягыннан торып сугыша, чөнки алар бу вакытта инде татар дәүләтләре составында булалар. Урыслар тарихи чыганакларда һәм елъязмаларда "Пермь Великая» дип аталган Чәрдән җирләре өчен көрәш Алтын Урда дәүләтенең таркалу елларына туры килә. Аңа хәтле урыслар бу тирәләргә борын тыгарга куркалар, тагы да төньяктарак булган Усть-Вымьнан ары уза алмыйлар. Бу хакта урыс тарихчылары үзләре дә ачыктан-ачык яза, бары тик татарлар хуҗа булганга гына бөтен Төньяк Уралны басып ала алмауларын әйтәләр:

"Пермская земля издревле привлекала к себе внимание русских князей, и только монголотатарское иго тормозило ее колонизацию, - дип яза алар. – После распада Золотой Орды происходит бурный рост Московского княжества за счет присоединения уделов Северо-Восточной Руси и земель северного Приуралья."[1]

Урыс чыганакларында Чәрдән беренче тапкыр 1451 елда искә алына, Вычегда-Вымь елъязмасында князь Михаил Ермоличның Мәскәү князе Василий Темный тарафыннан Чәрдәнгә "наместник" итеп билгеләнүе хәбәр ителә. Әмма билгеләнү – ул әле идарә итү дигән сүз түгел, бигрәк тә - башка халыклар яшәп яткан ерак ил-җирләр белән... Урыс тарихчылары монда да үз-үзләре һәм бер-берләре белән каршылыкка керәләр. Әйтик, "Пермский край. Чердынь" дип аталучы китап-юлкүрсәткечне чыгаручылар[2] бу борынгы җирләрдә электән коми-пермякларның ата-бабалары гына яшәгәнлеген язалар: "Разумеется, история земли Чердынской гораздо древнее: первые поселенцы этих мест, предки коми-пермяков – родановцы, еще VIII – IX вв. основали свое городище на Троицком холме и селище на Вятском", дип хәбәр итә алар[3], әмма монда электән болгар-татар шәһәре булуы турында дәшмиләр. Икенче җирле тарихчы Г.Н.Чагин дөреслеккә якынрак килә, Чәрдән һәм тирә-яктагы башка шәһәрләрнең бары тик 1472 елда гына урыслар тарафыннан яулап алынуын, аңа кадәр бу якларда вогул-остяклар һәм татарлар яшәгәнлеген яза:

"Собирание земель и присоединение к Москве все новых и новых территорий привело московских князей на верхнюю Каму, - дип яза ул. – Отряд, посланный в 1472 г. Иваном III, успешно выполнил поставленную задачу. Взял городки Чердынь, Покчу, Искор, Урос и "привел всю землю ту за великого князя".[4]

Алай да, сорау туа – 1451 елда Чәрдәнгә Мәскәү тарафыннан урыс князе билгеләп куелган икән, нигә бу якларны, шул исәптән, Чәрдәнне дә 1472 елда тагы сугышып яулап алырга иде? Һәм урыслар Чәрдәнне һәм башка тирә-яктагы шәһәрләрне кем кулыннан тартып алалар соң? Моңа җавап итеп, уйлап чыгарылган роданов кабиләләрен, ягъни, җирле комиларны, мансиларны күрсәтәчәкләр. Әмма бу кабиләләрнең беркайчан да үз дәүләтчелекләре булмаган, алар нигездә татарлар кул астында яшәгәннәр, шулай ук аларның калалары да булмаган, алар күпчелек очракта урманнарда яки су буендагы сала-авылларда яшәгәннәр. Димәк, 1472 елда урыслар Чәрдәнне татарлар кулыннан тартып алган булып чыга? Ул вакытта, кем басып алучы соң – үз җирләре һәм дәүләтләре өчен көрәшүче татарлармы, әллә инде бу җирләрне, шәһәр-авыларны канга батырып сугышып алучы килгән-килмешәк урыслармы?

1472 елгы "Россиягә кушылу" сугышы турында югарыда телгә алган "Чердынь. Путеводитель" китабы тагы да ачыграк яза: "Окончательное присоединение Перми Великой к Московскому государству завершилось в 1472 г. военным походом князя Федора Пестрого и воеводы Гаврилы Нелидова, - дип яза алар. – Поход начался зимой 1471 г. из Великого Устюга. Войска, разделившись у Анфалова города, один за другим захватили укрепленные пермяцкие городки Урос, Покчу, Чердынь и Искор. Князь Ф.Пестрый резиденцию московских наместников перенес в Покчу. 26 июня 1472 г. Великий князь московский Иван III получил весть о взятии Пермской земли. Князя Михаила и его воевод вместе с военными трофеями отправили в Москву. Михаилу сохранили княжеский титул, и он продолжал оставаться наместником Москвы в Перми Великой."[5]

Тагы сораулар туа – ни сәбәпле үзәкне Чәрдәннән Покчага күчергәннәр, ул бит шактый җайсыз җирдә, тагы да төньяктарак урнашкан? Әллә Чәрдәнне алулары барып чыкмаганмы? Шулай ук Чәрдәнне чукындыру һәм анда беренче христиан храмын салу да күп сораулар тудыра. Бөтен урыс тарихчылары бер тавыштан, Чәрдәндә яшәүче коми-пермякларны урыс побы Иоан-Богослав 1462 елда чукындырган, дип язалар, ә аның исемендәге ирләр монастыре, имеш, 1463 елда ук салынган. Чәрдәнне 1472 елда гына басып алгач[6], ничек анда ун ел алдан монастырь салып куеп була икән? Мөгаен, Чәрдән ул елларда кулдан-кулга күчеп йөргәндер, шул бер арада урыс миссионерлары, хәзерге Сыктывкар якларындагы Усть-Вымьнан килеп, берничә кешене чукындырып та киткәннәрдер. Әмма ничек шул арада хан сараедай таш чиркәү төзеп куярга мөмкин? Мондый ашыгыч эш бары тик мәчетне чиркәүгә әйләндергәндә генә мөмкин. Кыйблага карап торган бу монастырь-чиркәүне мин дә барып карадым һәм элек монда мәчет булган, дигән фикергә килдем. 1451 елда ук Чәрдән белән идарә итү өчен билгеләнгән князь Михаил 1472 елга хәтле кайда качып яткан соң, ни эшләгән, нигә аның хезмәтләре турында урыс чыганакларында берни юк? Хәер, кайбер хезмәтләрдә Мәскәүнең князь Михаилга ышанып бетмәве турында, аны татарлар белән бергә эш йөртә, дип шикләнүләре дә әйтелә. Һәм нигә аны, 1472 елда Мәскәүгә кайтарып җибәрәләр, ә үзәкне Чәрдәннән әллә кайдагы Покчага күчерәләр һәм Чәрдән 50 ел буе башкала булудан туктап тора? Бу сорауларның берсенә дә җавап юк, урыс тарихчылары аны эзләми дә, чөнки артык төпченү һичшиксез, татар тарихына китереп чыгарачак...

Шунысын да әйтергә кирәк, җирле халыклар беркайчан да урыс басып алуы белән дә, көчләп кертелгән христиан диненә дә риза булып тормаганнар, гасырлар буе моңа каршы көрәш алып барганнар. Әйтик, 1455 елда ук, Мәскәү князе бирегә үз наместнигын куеп азапланганда, вогул юлбашчысы Асык үзенең улы Юшман белән Вычегдага барып, "Пермь атакае" Питиримны үтереп кайта. Бу хәл Мәскәүне тагы да ярсытып җибәрә, урыслар җирле халыкларга каршы канлы сугышлар һәм суешлар оештыралар. "Московские власти начинают карательные военные действия против непокорного и незащищенного населения Приуралья и Зауралья, - дип яза болар турында татар тарихчысы Габделбәр Фәйзрахманов. – Наиболее жестокие походы на вогулов, остяков и других племен Москва предпринимает в 1465, 1485 и 1499 гг."[7] Әлбәттә, болар барысы да көчләп чукындырулар, тәре үптерүләр аша бара. Әмма урыс тарихчылары боларны куертырга яратмый, биредә бөтен матбугат "татар басып алучыларының явызлыклары" белән тулган...

Урысларның Төньяк Уралга 1472 елгы яулары аерата рәхимсез була, 4 мең кешелек җәза отряды белән Великий Устюгтан бирегә килеп, алар 41 шәһәр һәм авылны утка тоталар, канга батырып, басып алалар, җирле халыкларның 58 юлбашчысын кылыч астында Россиягә баш ияргә мәҗбүр итәләр, коллык белән ризалашмаган бик күп татарларны үтерәләр.[8]

Бу сугышта урыс воеводасы Гаврила Нелидовның җирле халыкка карата кылган явызлыкларын елъязмачылар да яшереп калдыра алмыйлар, теркәп куялар, бу хәлләр халык хәтерендә дә яхшы саклана. Шушыларга нигезләп, Чәрдән язучысы Светлана Володина үзенең "Легенды и сказания Чердынской земли" китабында "Легенда об Уросе" дигән очеркын да урнаштыра: "Что и говорить – грозовою тучею налетел Нелидов на уросцев. Всех, кого в деревне нашел, лютой смерти предал. Ни младенцев в люльках, ни стариков немощных не пощадил. За огонь ночной полил землю северную горячей кровушкой."[9]

Әмма язучы ханым Урос авылында кемнәр яшәгәнен әйтми һәм бу урыс белән урыс арасындагы сугыш кебек аңлашыла. Ә бу авылда бит татарлар һәм ислам динен кабул иткән җирле халыклар яшәгән! Менә кемнәрне авылы белән суеп чыккан урыс гаскәриләре, язмадан күренгәнчә, аңа хәтле алар инде Искор-Искәрне ут төртеп яндырган булганнар: "Где там им с москвитами сладить! Они уже к Покче подбираются, а Искор весь до тла пожгли, окаянные!"[10]

Әлбәттә, татарлар да моңа җавапсыз калмыйлар, бераз тернәкләнү белән, Себер ягыннан килеп Юграны туздыралар. "В начале XVI в. тюменские татары под руководством царевича Кулук-Салтана, сына Ибака повоевали всю нижнюю землю, разорили Усолье на Каме, русских вывели и перебили" дип яза татар тарихчысы Габделбәр Фәйзрахманов югарыда телгә алган китабында.[11] Эш шуна барып җитә ки, Себер татарлары 1535 елда урысларның Уралдагы башкаласы булып торган Покчаны ут төртеп яндыра, шуннан соң үзәк Чәрдән шәһәренә күчерелә. Урыс чыганакларында Чәрдәндә шушы вакыттан агач кремль салына, дип язылган, ләкин безгә калса, ул кремль татарлар идарә иткән заманнардан ук булган һәм урыслар әзер кирмәнгә кереп утырганнар. Ни өчен шулай дип язам, чөнки кремль берничә көн эчендә генә төзелә торган нәрсә түгел. "Кремль был спланирован по рельефу местности, имел шесть башен, глубокий ров и высокий вал, - дип яза Чәрдән буенча юлъкүрсәтү китап-брошюрасы. – В укрепленном городке находился гарнизон стрельцов, хранилось вооружение. Чердынская крепость выдержала 11 осад со стороны татар и вогул."[12]

Тарихчылар әйтүенчә, Чәрдән кремле XVIII гасырда янып юкка чыккан. Әмма ничек кремль хәтле кремль юкка чыгарга мөмкин икән – анысы билгесез. Мин Чәрдән кремле урынында булдым, Колва елгасы ярында тау башына урнашкан булган ул. Анда археологлар казу эшләре дә алып барганнар, әмма ни сәбәпледер, эшне туктатканнар, мөгаен, "җайсыз" әйберләр чыга башлагандыр. Алай да җир астыннан казып чыгарган таш нигезне кире күмеп куя алмаганнар, ул Чәрдәндә татар тарихының тере шаһиты булып, маңгае белән кыйблага карап иңрәп ята... Мөгаен, бу урында да мәчет булгандыр...

Чәрдән уртасында бер харам-часовня бар, ул 1547 елда татарлар тарафыннан үтерелгән 85 урыс гаскәрие хөрмәтенә ачылган. Биредә бу вакыйгага һич онытылырга ирек бирмиләр, аны гел куртып торалар, үлгән урыслар хөрмәтенә тәре йөрешләре уздыралар, татарларны хурлап, китаплар язалар. Моңа нигез булып урыс елъязмаларындагы "В сем году[13], января 6-го, бысть побиение, от набега ногайских татар, Чердынского уезда, Кондратьевой слободе, над Вишерою рекой, 85 человек..." дигән сүзләр тора. Ягъни, татарлар белән бу сугыш Чәрдәндә түгел, Вишера елгасы буендагы Кондрат бистәсендә була һәм шунда 85 кеше үлә. Имеш боларның мәетләре җәйге челләдә боз белән агып килгән һәм аларны Чәрдәнгә алып кайтып күмгәннәр, иртән 85 кешенең исеме язылган такта кисәге пайдә булган икән...

Икенче бер урыс галиме И.Я.Кривощеков исә әле XX гасыр башында ук Чәрдән өязен һәм бу сугышны бик нык өйрәнеп, бөтенләй башка төрле фикер әйтә. Ул Кондрат бистәсе янындагы сугышны татарлар белән бәйләми, ә җирле мәҗүси халыкларның үз диннәре өчен христианнарга каршы, көчләп чукындыруга каршы сугышлары, ди: "Нападение в 1547 году на Кондратьеву слободу и уничтожение в ней 85 человек, в числе их инока – миссионера, ясно говорят, что это мщение соседних некрещенных инородцев пермичей и вогул, живших в окрестностях Кондратьевой, а не нашествие Ногайских татар, которым, как магометанам, было также мало дела до обращения пермичей-язычников в христианство, как их соплеменникам башкирам и другим монгольским народностям."[14]

Әмма шунысын да әйтергә кирәк, бу вакытларда инде җирле халыкларның бер өлеше, вогул-остяклар, коми-пермяклар, бигрәк тә аларның юлбашчылары инде ислам динен кабул иткән булалар һәм төркиләшәләр. Һәм алар алга таба инде ислам динен дә яклап урысларга каршы сугышалар, ә Себер һәм Казан татарлары да аларга ярдәмгә мөселман кардәшләрен коткару өчен дип киләләр. Әмма күпчелек урыс галимнәре нигәдер мәсьәләнең бу ягына игътибар итмиләр, киресенчә, үзләренең басып алуларын аклау өчен, җирле халыкларын үтә кыргый һәм авызларыннан кан тамып тоган мәҗүсиләр итеп күрсәтергә тырышалар. Әмма бу һич кенә дә алай түгел, төрки-мөселманнар белән бергә гасырлар буе аралашып, берләшеп яшәгән җирле халыклар инде аларның мәдәниятен дә үзләштерә башлаган була.

Бүгенге тарихчы Г.А.Бординских 1547 елгы урыс-татар сугышына башка төрлерәк карый, ул татарларның Пермь якларына бу һөҗүмнәрен Казан вакыйгалары белән бәйли. Билгеле булганча, Мәскәүдәге урыс хөкүмәте Казанны беркайчан да тынычлыкта калдырмый һәм 1545 елда аның өстенә Түбән Новгородтан, Вяткадан һәм Чәрдәннән гаскәр җыеп җибәрә. Әмма казанлылар бу өч отрядны да чорнап алып юк итәләр, кайбер тарихчылар исә аларның Казанда күп татарларны харап итеп өлгерүләрен яза. 1546 елның гыйнварында Казан ханы Сафа-Гәрәй тәхетеннән төшерелеп тора, әмма июль уртасында нугай морзаларыннан гаскәр туплап, ул яңадан Казанга кайта һәм хан тәхетенә утыра. Менә шушы чорда Казан ханы, нугай гаскәриләре ярдәмендә, яңадан Пермь җирләрен кире кайтарып алырга омтылып караган булырга да мөмкин, чөнки 1545 елда Казанны юк итәргә Чәрдән урыслары да килгән була бит!. Тарихчы Бординскихның язуынча, нугай-татар гаскәрләре Кама буйлап югары күтәреләләр, урысларны Соликамскида туздыра башлап, Чәрдәннәрне үтеп, төньяктагы Искорга хәтле барып җитәләр. Бу сугышлар берничә ай барган булырга тиеш һәм анда меңләгән кеше үтерелә.

"Насколько позволяют судить летописи, ни позже, ни раньше Великопермская земля таких потерь не несла, - дип яза тарихчы Бординских. – У Кондратьевой слободы погибло 85, а у Верх-Боровой 40, в Соликамске и его окрестностях 886 человек. То есть всего летописи зафиксировали гибель 1011 человек. Плюс погибшие в Вильгорте, под Искором и, может быть, еще в других местах. Большие территории Перми Великой были опустошены."[15]

Чәрдән урысларының 1545 елда Казанга килеп, күпме татарларны үтергәннәрен без белмибез, ә биредә һәр кеше санаулы. Әйткәнемчә, Чәрдәндә бу вакыйгага онытылырга ирек бирмиләр, ул милләтне күзгә күренмәгән дошманга каршы берләштерергә ярдәм итә ахырысы. Хәтта балалар өчен әкият рәвешендә язылган китапларда да татарларны эт итеп сүгәләр, сабый күңеленә аларның куркыныч образларын салып калдыралар. Сүзем дәлилле булсын өчен, шундый китапларның берсеннән мисал китереп үтәм:

"В те времена, когда Чердынь Пермь Великая в православную веру обращалась, когда открывался чудскому народу свет Христова, не было покоя древней земле от набегов вражских. Нападали на чудь татары казанские, сибирские да ногайские, жгли нещадно селенья мирные, убивали без жалости всех, кто ко Христу взоры свои обращал. Не по нутру пришлось, видно, татарам, что селился в Прикамье русский люд, единого Бога знавший, а не идолов резных деревянных."[16]

Автор бу китабында татарларның тетмәсен тетә, аларны "лютый враг", "недруг", "несметная орда", "черная лавина", дип тә атый, "злые вороги и головы свои поганые здесь сложили", дип тә өстәп куя. "Не на жизнь, а на смерть бились ратники с неприятелем, грудью стрелы татарские принимая, и пали защитники все до единого в жестоком сражении, но ни на шаг не отступили пред силою грозною, не пустили орду на Чердынь-град", дип нәтиҗә ясый ул.[17] Бу юлларны укыгач, урыс баласының татарга мөнәсәбәте нинди буласы билгеле инде – ул аңа тарихи дошманы итеп карый башлый һәм һәр адымда аннан үткәннәр өчен үч алырга тырыша. Татарларга бүгенге тискәре мөнәсәбәт еллар буе менә шундый китаплар аша да тәрбияләнде инде...

Тагы урта гасырлар Чәрдәненә кайтыйк әле...

Урыслар Пермь җирләрен басып алсалар да, монда татар тормышы тиз генә юкка чыкмаган, татарлар әле шактый еллар Чәрдән, Искәр, Урос, Гайнә, Покча, Ныроб, Соликамски һәм башка кала-салаларда яшәүләрен дәвам иткәннәр. Бу елларда Чәрдән кремленә ясалган 11 һөҗүм – ул читтән килгән татарларның гына явы түгел, ә туган туфракларында яшәүче милләттәшләребезнең һәм башка җирле халыкларның да урыс басып алуына, көчләп чукындыруларга каршы көрәшләре булган. Әмма Казан һәм Әстерхан ханлыклары юк ителгәч, Пермь җирләрендәге татарларның да хәле авырая, алар дошман белән бергә-бер калалар. Ул арада Явыз Иван, алга таба Себер ханлыгын басып алу хыялы белән, Строгоновларга Урал һәм Себер җирләрен тарата башлый – 1558 елда ул аларга 20 ел салым түләмәү хисабыннан бу якларда зур җир биләмәләрен бирә. 1570 елда инде Строгоновлар 8 миллион десятина Урал җирләренә хуҗа булып алалар, анда Конкор, Орел-Каргедан, Нижний Чусовой, Верхний Чусовой калаларын төзетеп куялар.

"Во время первой переписи Перми Великой в 1579 г. в Чердынском, Соликамском уездах и в вотчине Строгоновых насчитывалось 220 сельских поселений с 514 дворами и 1985 человек мужского пола. Самыми крупными поселениями были уездные города Чердынь и Соликамск и Орел-городок – центр вотчины Строгоновых", - дип яза тарих фәннәре докторы Георгий Чагин.[18]

Строгоновларның тимер базларында, чуен заводларында, тоз шахталарында, төрмә-утарларында күпчелек кол ителгән җирле халык – вогуллар һәм комилар, татарлар бил бөгә, аларны чылбыр-богауларга бәйләп егылып үлгәнче эшләтәләр. Строгоновларның җир биләмәләре, тимер һәм тоз базлары арткан саен, коллар да күбрәк кирәк була бара, ул колларны сакларга һәм камчылап эшләтергә юлбасар казакларны яллыйлар. Менә шул башкисәр урыс казаклары, инде Уралның аргы ягына да чыгып, Себер ханлыгы биләмәләрен, ханты-манси җирләрен талый башлыйлар, Самар каласында моңа кадәр тиңе булмаган суеш оештыралар, җирле халыкны кол итеп, көчләп чукындырып, Строгоновларның базларына китереп ташлыйлар.

Әлбәттә, бу хәлләр Себер татарларын нык тетрәндерә һәм алар җирле халыклар белән берләшеп, Уралны үтеп чыгып, Строгоновларның кала-салаларына һөҗүм итәләр, аларның төп максаты – кол ителгән милләттәшләрне, дин кардәшләрне коткару була. Тарихка кереп калган татар яуларының берсе 1573 елда була, Күчем ханның улы Али солтан һәм абыйсының улы Мөхәммәткол, 10 мең кешелек гаскәр белән килеп, Чусовой буйларында Строгоновларның утарларын туздырып ташлыйлар, бик күп колларны азат итәләр, төрмәләрен җимерәләр, Строгоновлар исә үзләре Соликамскига качып котыла.

Урысларга каршы шундый ук яуны 1581 елны вогул князе Кихек оештыра, ул Соликамскины яндыра, урысларның күп кенә кала-салаларын юк итә. "В 1582 году вогулы напали на Чердынь, многие жители были убиты, имущество разгромлено», дип яза татар тарихчысы Габделбәр Фәйзрахманов, Миллерның "История Сибири" хезмәтенә таянып, югарыда искә телгә алынган китабында.[19] Бу елларда Пелым князе Аблай-Гәрәйнең дә урысларның кала һәм салаларына көчле һөҗүмнәр ясавы билгеле. Әйе, җирле халыклар беркайчан да урыс басып алуы белән килешмәгәннәр, үзләрен һәм диннәрен яклап, гасырлар буе көрәшкәннәр, инде чара калмагач, үз эчләренә бикләнгәннәр...

Нәкъ шушы елларда, Ермакның Себергә һөҗүмгә әзерләнүен белеп, Күчем хан да аңа каршы Уралга үзенең гаскәрен җибәрә. Элеккеге тарихчылар бу датаны 1581 елның җәе, дисәләр, бүгенгеләре 1582 елның җәе, дип язалар. Кыскасы, Күчем ханның олы улы Али солтан җитәкчелегендәге зур татар гаскәре, атларга атланып, Урал тауларын үтеп чыгалар, Чусовойдан башлап, Чәрдәнгә хәтле җирләрне яулап алалар, урысларның кала һәм салаларын туздыралар, бик күп кол татарларны һәм җирле халыкны азат итәләр. Бу хәлләрдән соң Чәрдән воеводасы В.Пелепелицын Мәскәү патшасы Явыз Иванга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була, ул Строгоновларны үзләренең казакларын Себергә җибәрү сәбәпле, Чәрдәнгә ярдәм итә алмауда гаепли. "...Строгоновы послали своих казаков 1 сентября в Сибирь, и в тот же день на Пермь Великую напали кучумляне и пелымские манси, осадили город и многих людей побили", дип яза ул Мәскәүгә Строгоновлар һәм Ермак өстеннән.[20]

Али солтанның бу хәрби сәфәрдә шактый озак – елга якын булганлыгы билгеле. Моның сәбәпләре дә бар – беренчедән, урыс кул астындагы татар җирләрен һәм кол ителгән җирле халыкны тулысынча азат итү максаты булса, икенчедән, кышка калгач, Урал аша атлы гаскәргә юл юк. Тарихта гаҗәп хәлләр була, бу очракта да шулай килеп чыга – анда, Себердә, Ермак татарларның кала һәм салаларын туздырып йөри, ханлыкның башкаласы Искәрне ала, монда, Уралда, Али солтан урысларның кала һәм салаларын туздырып йөри, борынгы Искорны яулап ала... Бер-берләреннән мең чакырымнар ераклыкта яткан ике Искәрнең бер исем белән аталуы да бик гаҗәп. Хәзер икесе урынында да буш кыр... Әмма Себердә дә, Уралда да Искәргә онытылырга мөмкинлек бирмиләр, татарлар – дога кылып, урыслар – тамашалар куеп, бу вакыйгаларны гел искә алып торалар.

Минем кулыма 2001 елның 14 сенябре көнне Чәрдәннән ерак булмаган борынгы Искор-Искәр җирләрендә уйналган театраль тамашаның сценарие килеп керде. Ул Чәрдән җирендә булган тарихи вакыйгаларны театрлаштырган рәвештә торгызу – "Набег ногайских татар из Сибири на городок Искор в 1581 г." дип атала. Тамашаны бөтен Россиядән җыелган галимнәр, сәнгатькәрләр һәм меңгә якын кеше карый, ул ачык һавада, борынгы Искәрдән ерак булмаган Бастарып кырында уздырыла. Әлбәттә инде, урта гасыр урыслары һәм татарлары булып киенгән үзешчәннәр, татарларның башында – төлке койрыгы, өсләрендә - чуар үзбәк халаты, урысларда – тимер көбәләр һәм очлымнар...

Ә тамаша мондый – тыныч кына яшәп яткан урысларга нугайлар һөҗүм итә, алар бөтен гаиләне үтереп бетерә, йортларына ут төртә. Урыслар белән нугайлар арасында сугыш башлана, ике яктан да күп кеше үлә. Ниһаять, урыслар татарларны җиңә, урманнан монахлар чыгып, чиркәү җырларын җырлый башлыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, бу тамашада монахлар булып җырлап торучылар – Татарстанның Раиф монастырыннан махсус килгән "Притча" вокаль квартеты була.

Инде тексттан бер өзек китерик: "1581 г...на поляне – рубленная крестьянская изба, обнесенная изгородью. В ней живет семья: мать, отец, трое сыновей и дочь. Мирная картина...скромный крестьянский быт...Вдруг из леса выбегает җладший сын и кричит, что неподалеку ногайцы. Слышны свист, крики. Из леса мчится лошадь, на которой убегает от ногайцев дочь. Семья укрывается в избе. Один из ногайцев забегает в избу, учиняет страшную расправу над семьей. Ногайцы поджигают жилище..."[21]

Менә шулай язылган һәм сәхнәгә куелган. Сценраийның авторы – Чәрдән районы иҗат үзәге директоры Е.Н.Дьякова, консультанты – тарихчы Г.А.Бординских, икесе дә хакимият кешеләре, димәк, татарларга карата мондый тискәре караш – ул урыс хакимиятенең рәсми карашы, дигән сүз. Моны бары тик шулай аңларга һәм бәяләргә мөмкин. Инде тарихтагы Искор-Искәр турында да бераз чын мәгълүмат биреп үтик. Биредә бу сүзне комичадан "ис" – таш, "кар" – торак урыны дип тәрҗемә итәргә тырышалар, әмма ул татарчадан "иске җир", "борынгы җир" кебек тә аңлашыла, шундый мәгънә бирә. Урыс елъязмаларында Искәр 1472 елдан искә алына, әмма ул тарихта IX гасырлардан ук билгеле, бу хакта тарихчылар В.Н.Берх һәм В.А.Оборин җентекләп язалар. Чәрдәннән тагы да төньякта, зур сулардан бераз читтә, урман-таулар арасына урнашкан Искор-Искәр җирле халыкларның һәм болгар-татарларның уртак шәһәре булып торган булырга тиеш, ул иң нык саклана торган крепость булган һәм Пермь җирләрен Печора һәм Вычегда якларыннан килгән яулардан каплап торган. Биредә Кор[22] исемле легендар патша идарә иткән, борынгы легендаларда аның вогул һәм югра кабиләләренә каршы көрәше тасвирлана, димәк, ул алардан булмаган, дигән сүз. Миңа калса, риваятьләрдәге Кор ул болгар-татарларның төньяк олыслары белән идарә итүче атаклы Кара бик морза яки аның нәселеннән булырга тиеш.

Заманында мин Кара бик шәҗәрәсе, Кар иле татарлары турында үземнең "Таралып яткан татар иле" китабымда язган идем инде.[23] Татар тарихында бу нәселдән дә серле токым юктыр, мөгаен. Алар язып калдырган дистәләгән шәҗәрәләрдән күренгәнчә, бу Нухрат татаралары үзләрен Сократ хәким нәселеннән, дип баралар, тагы да ерак нәсел башында исә Нух галәйһиссәлам тора, аның углы Яфәстән туган буын арасында КОРы хан, КОРЛУ ханнар да бар, әлбәттә, КАРАГЫЛ-КАРА хан да теркәп куелган. Әйткәнемчә, алар төньяк олысларда яшәгәннәр һәм идарә иткәннәр, бу – хәзерге Киров өлкәсенең төньягы. Бу исә Нократ һәм Кама елгалары буенча барып, төньяктагы Гайнә иленнән, Чәрдәннән һәм Искор-Искәрдән кул сузымында гына. Кем белә, бүген урыс галимнәре бик тырышып күтәргән серле Кор патша бәлки шушы Кар иле татарларыннан Кара бик яки Кор, Корлу ханнар булгандыр... Шул ук вакытта угыз дастаннарындагы Коркут ата һәм Күр углы да аңа шактый якын. Кор патша турында урысча шигырьдә[24] исә аның Урал тауларына гына түгел, Обь, Иртыш, Тубыл буйларына да хуҗа булганлыгы әйтелә:

Наш могучий Кор прекрасный,
Богатырь рыжебородый,
Золотой кудрей блистает.
Некогда он шел войною
На вогулов и на йогра...

Покорились царю Кору
Обь река, Иртыш прекрасный,
И Тобол узнал о Перми,
О владеньях царя Кора
У истоков светлой Камы...

[25]

Әмма бүгенге кайбер урыс тарихчылары Кор-Карны бик тырышып "татарларга каршы көрәшкән" фин-угыр халкы вәкиле итеп күрсәтәселәре килә, болгар-татар дип әйтә алмыйлар бит инде! "Древний Искор был крупным военно-оборонительным центром, что подверждается находками предметов вооружения, - дип яза алар. – Центральная часть Искорского городища, около 400 кв.м., ограниченная вторым и третьем валами, является основным местом святилища... Местным населением это место называлось княжим местом, что связано с именем легендарного царя Кора, оказавшего сопротивление татарам."[26]

Борынгы Искор-Искәр урынында инде хәрабәләр генә калган, ә бүгенге Искор авылы аннан 5 чакырымда урнашкан һәм үзенең чиркәүләре белән данлыклы. Ни гаҗәп, биредә дә Сөембикә манарасына бик нык охшаган, кызыл кирпечтән салынган җиде яруслы чиркәү бар. Ә борынгы Искәр шәһәре урынына урыслар часовня салып куйганнар, часовня имеш нугай татарлары тарафыннан җәберләнгән изге Параскева Пятница исемен йөртә һәм анда җирле халыкларны чукындыру һәм татарлар белән сугыш рәсемнәре ясалган. Искәр часовнясы открыткасының артына язылган текст та татар темасын әйләнеп үтмәгән: "На северной стороне изображена сцена крещения жителей Перми Великой в XV веке. Над входом запечатлен момент защиты городка Искор от набега татар", дип язылган. Шулай, синең өеңә кереп утыралар да, син аны кире кайтарып алырга омтылгач, сине үк юлбасарлыкта гаепли башлыйлар...

Алай да, бу якларда меңнәрчә ел яшәгән болгар-татарлар кая киткән соң, алар барысы да үлеп беткәнме, яки килгән татарларга ияреп китеп барганмы, әллә эш бөтенләй башкачамы? Әлбәттә, татарлар үлеп тә бетмәгән, барысы да китеп тә бармаган, ә исән калу өчен, милләтен һәм динен алмаштырырга мәҗбүр булган. Әгәр бер халык, яшәү яки үлем алдында калганда, әлбәттә нинди хәлдә һәм халәттә булса да, яшәүне сайлый. Инде тирә-яктагы бөтен татар дәүләтләре юкка чыгып беткәч, инде урыслар бу якларда мәңгелеккә тамыр җибәргәч, инде алар арасында татар-мөселман булып сакланып калу алга таба мөмкин булмагач, татарлар әкренләп урыс милләте составына күчеп беткәннәр. Шуңа күрә бу якларда урыс теленең аерым сөйләше бар, ул "ялгыш сөйләм" дип атала һәм Себер татарлары, мишәрләрнең диалектын нык хәтерләтә. Шуңа күрә биредә чиркәү-часовнялар да кыйблага караган, монастырьлар тирәсенә күмелгән борынгы каберләрдән дә кыйблага карап яткан мәетләр чыга, шуңа күрә татарлар белән бәйле урыннарны җирле урыслар үзләре дә сизмичә изгеләштерә, шуңа күрә тирә-яктагы күпчелек кала һәм салалар татар исемнәрен йөртә. Сүзем дәлилле булсын өчен, җирле тарихчы Әмир Фатыйховның "Гәйнә иле" китабыннан Чәрдән ягының татар авылларына кагылган урынны тулысынча күчереп үтәм:

"28. Чердынь өязе. Гәйнә авылы – Гәйнә олысының үзәге. 1905 елда 140 йортта 883[27] исәпкә алынган, аларның 59ы бернинди ширкәттә теркәлмәгән. в. Агафун мыс – 3 йортта ун ир-ат, ун х-к, пермяклар дип күрсәтелә. Өяздә берничә Тыла авыллары булган. Тулпан, Курья, в. Кокуй, в. Кукуйские Ключи – 1905 елда выселкада 1 йортта 4 кеше[28] исәпкә алынган.

Чердынь районы. Татарлар аны Чардин дип йөртәләр, риваятьләрдә дә шулай әйтелә һәм языла. 1969 елгы белешмәдә[29] аның IX йөздән билгеле булуы искәртелә. Татарстан Фәннәр Академиясе академигы М.Әхмәтҗанов аны Ибраһим хан төзеткән кала дип саный. Купчик - 1969 елда 264 кеше яшәгән. Салтово, Султанова – беткән авыллар. Остяцково – остяк, истәк сүзеннән икәнлеге күренеп тора. Баяндино[30] - 1905 елда 63 кеше яшәгән. Казанцево – "поселение на старице Камы», 1905 елда 67 кеше теркәлгән. Искор а/с-да М.Искор – 434 кеше. Керчевский – р.п. 1969 елда 5900 кеше. Верх.Керчево – 66 кеше[31]. Нижн.Керчево – 1969 елда 231 кеше. Турчанка – 26 кеше. Тулпан – село, 1905 елда 122 кеше. Черепан – "Чура+пан", 125 кеше. Талово, Чусовской, Бондюг[32]; Крымкор – Чердынь каласының төньяк өлеше. Муртым – беткән авыл. Муртым – татар телендә куыш агач дигән сүз. Юмыш - без бу атама белән Янеч авылында очрашкан идек. Бу авылга нигез салган Юмыш бабай Янеч авылы урнашкан Уба елгасының уң кушылдыгы Юмыш елгасына да исемен калдырган. Кутамыш – Язва буендагы авыл. Шереметьево – беткән авыл, Шеремейка атамасы белән бер тамырдан. Еловка – елга, аның буенда авыл да булганга охшый, ләкин "Список"ларда теркәлгәне очрамады. Вәриз – андый атамалы авыл Барда районында да бар иде. Чусовское озеро - Вишера елгасының башы. Сакиново – 1969 елда 60 кеше. Ялпач - тау, таш атамасы." /[33]

Хәзер бу авылларның күпчлеге юк инде, шул ук вакытта мин бу якларда Бигич[34], Урол, Булат, Урос, Курган, Будым, Чуртан, Кебрат, Солым исемле төрки-татар атамалы авыллар барлыгын да белдем. Тирә-юньдәге елга-су исемнәренең дә нигезендә татарлык ярылып ята – Кама, Тимшәр, Шөгер, Килтмә, Улыс, Чу суы, Бигич күле, Кимзил, Мудыл, Сәрдә...

Кайчандыр биредә Татарское дип аталган авыл да булган, әмма ул инде юкка чыккан. Чәрдән читендә, төньякка чыгу юлы өстендә, урыс зиратына каршы татар зираты да булган, ул инде юкка чыккан, соңгы татарларны урыс зиратына күмгәннәр...

Әйе, милләт киткән, башка халәткә күчкән, ә җир-су атамаларында исеме калган...

  1. Защитники Перми Великой. – Чердынь, 2007, стр.4.
  2. Петербург, 2009
  3. 11 бит
  4. Г.Н.Чагин. Народы и культуры Урала в XIX – XX вв. – Екатеринбург, 2003, стр. 4.
  5. Күрсәтелгән хезмәт, 11-13 битләр.
  6. әллә алганннар, әллә юк
  7. Күрсәтелгән хезмәт, 181 бит.
  8. Бу хакта мәгълүматны табарга була: Алексеев М.П. Сибирь в известиях западно-европейских путешествинников и писателей. – Иркутск, 1941, стр.134; Устюжеский летописный свод. Стр.167, 168, 189, 209; Габделбәр Фәйзрахманов. Күрсәтелгән хезмәт, 181 бит.
  9. Светлана Володина. Легенды и сказания Чердынской земли. – Пермь, 2004, стр.146.
  10. Күрсәтелгән хезмәт, 143 бит.
  11. Күрсәтелгән хезмәт, 187 бит.
  12. Күрсәтелгән хезмәт, 13 бит.
  13. 1547
  14. Кривощеков И.Я. Словарь географическо-статистический Чердынского уезда Пермской губернии. – Пермь, 1914. Кн.I. стр.39.
  15. Защитники Перми Великой. – Чердынь, 2007, стр.10.
  16. Светлана Володина. Легенды и сказания Чердынской земли. – Пермь, 2004, стр.34.
  17. Күрсәтелгән хезмәт, 35 бит.
  18. Г.Н.Чагин. Народы и культуры..., 4 бит.
  19. Күрсәтелгән хезмәт, 187 бит.
  20. Чердынь и Урал… - Пермь, 1999, стр.110.
  21. Чердынский край: прошлое и настоящее. – Чердынь, 2003, стр.71.
  22. Кар
  23. Казан, 2003, 102-158 битләр.
  24. предание
  25. Чердынь. Путеводитель…стр.12.
  26. Чердынь. Путеводитель. – Петербург, 2009, стр. 90.
  27. 465 ир-ат, 418 х-к
  28. 3 ир-ат, 1 х-к
  29. "Адм.-террит.деление Перм.обл.»
  30. икенче исеме Курья
  31. 1905
  32. Бәнд елгасы
  33. Күрсәтелгән хезмәт, Барда, 2002, 425-426 битләр.
  34. биредә язучы Николай Асанов туган