Чәрдән ханлыгы (Бәйрәмова)/Тарихтагы Чәрдән

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Чәрдән ханлыгы
Автор: Фәүзия Бәйрәмова

Тарихтагы Чәрдән


Минем Чәрдән белән ныклап кызыксына башлавыма Атилла хан сәбәпче булды, дисәм, ялгыш булмас. Дөрес, элегрәк тә тарихи һәм әдәби чыганакларда Чердынь-Чәрдән турында аз-маз мәгълүмат очраштыргалады, ләкин аларның берсе дә мине бу легендар урыннарны эзләп ерак юлга кузгалырга этәреч булмады. Галим Әзһәр Мөхәммәди китабыннан мин узган гасырда Чәрдән яныннан Атилла улының көмеш савыты табылганлыгын укып белдем, аңа кадәр тарихчы Индус Таһировның да бу якларда Атилланың улы яшәгәнлеге һәм күмелгәнлеге турында әйткәннәрен ишетеп белә идем.

"Атилла үлгәннән соң, уртанчы улы Диккиз һәм кече улы Ирнәк көнчыгышка – төп һун җирләренә китеп баралар, - дип яза Әзһәр Мөхәммәди. - Диккизнең чынлап та искил, суар һәм болгар кабиләләре белән идарә итүен 1893 елда Пермь губернасы Чардын өязе Керче авылы янында табылган алтын йөгертелгән көмеш савытның арткы ягындагы язу дәлилли. Аның эчтәлеге: "Әгәр киңг[1] данлы Диккиз кылычласа, сак бул, гүр тәңресенә юлыкма!" – дигән җөмләдән гыйбарәт. Савытның сул ягына кабан дуңгызын кылычлаган патша рәсеме төшерелгән. Аның башына тәкә мөгезе рәвешендә эшләнгән таҗ, ә таҗ өстендә кояш сурәте тора."[2]

Ягъни, Кама елгасының башланган урыннарында, хәзерге коми-пермяк җирләрендә, Пермь һәм Свердловски өлкәләренең төньягында, Урта һәм Төньяк Уралда моннан мең биш йөз ел элек Атилланың уллары идарә иткән, тарихта һуннар дип аталып йөрткән бу кавем төрки телле булган. Бу исә бүгенге Урал татарларының ерак бабалары Атилла хан нәселенә барып тоташа, дип әйтергә тулы нигез бирә. Әлбәттә, мондый данлыклы нәсел нигез салган тормыш, дәүләтчелек системасы, шәһәр цивилизациясе Атилла ханның улларыннан соң да дәвам итә. Чәрдәннең тирә-ягыннан табылган затлы скиф әйберләре, унбиш гасырлык алтын һәм көмеш савытлар, бихисап болгар чоры табылдыклары, Казан ханнарының сугыш киемнәре һәм кораллары бу якларның гомер-бакый иң югары дәрәҗәдә тормыш алып баруларын сөйли. Иң мөһиме – ул затлы тормышны коручылар һәм алып баручылар төрки болгар-татарлар икәнлеген сөйли ул табылдыклар...

Әйе, борынгы Чәрдәндә төрки дәүләтчелек беркайчан да өзелеп тормый, һуннардан соң аны биредә Идел буе болгарлары дәвам итә. Тарихта бу турыда да мәгълүматлар шактый. Пермь төбәге белән борынгы Болгар иленең бәйләнешләре инде кире кагылгысыз факт, бу яклар тулысы белән Идел Болгарстаны дәүләте составында булган, шәһәр һәм кирмәннәрен тоткан. Әмма безнең сүзебез Чәрдән турында барганга, беренче чиратта Болгар һәм Чәрдән бәйләнешләренә тукталып үтик.

Талантлы язучы һәм җирле тарихчы Мамин-Сибиряк 1888 елда Чәрдәндә була һәм бу якларның тарихын өйрәнә. Соңыннан аның Чәрдән белән бәйле дистәләгән тарихи очеркы, әдәби язмалары басылып чыга. Мамин-Сибирякның хезмәтләрен һәм Чәрдәнгә язылган шәхси хатларын өйрәнгән Пермь галиме Г.П.Чагин аның болгарлар турында түбәндәге фикерен мисалга китерә:

"В одном из отчетов Московскому археологическому обществу Д.Н.Мамин-Сибиряк высказал далеко не безосновательное наблюдение: "Для археологии самым интересным является тот угол, где сбегаются три громадные реки – Кама, Вишера и Колва. Здесь когда-то кипела бойкая торговля и стоял богатый булгарский город, составлявший ключ трех волоков – на Северную Двину, на Печору и за Урал. Громадный водный путь, переходивший из Каспийского моря по Волге и Каме до Архангельска, играл в свое время громадную историческую роль, закончившуюся с падением волжских булгар."[3]

Бу факт үзе үк болгар бабаларыбызның төньяктан көньяккача бөтен су юлларын үз кулларында тотканлыкларын күрсәтә, ә су юлы ул вакытларда төп тормыш юлы булып саналган. XIX гасыр галиме В.Берх та Чәрдәннең болгар шәһәре булырга тиешлеген әйтә, әмма аның биш тапкыр урыныннан күчерелгәнлеген язып калдыра.[4] Ягъни, бүгенге Чәрдән Колва елгасы буенда торса, борынгы Чәрдән Кама елгасы буенда булган булырга мөмкин. Әмма ни булса да, сүз шушы өч төньяк елгасы турында бара, һәм иң күп болгар хәзинәләре дә - 250 предмет биредән табылган. Биредә алтын һәм көмеш, бронза һәм тимер әйберләрдән тыш, күп күләмдә болгар керамикасы, болгар чүлмәк вакытлары да чыкканлыгы билгеле, бу исә болгарларның биредә утрак тормыш белән, шәһәрләр төзеп яшәвен күрсәтә. Моңа Пермь галимнәре А.М.Белавин һәм Н.Б.Крыласова да игътибар иткәннәр:

"Достаточно широко на современной Пермской области встречена болгарская гончарная керамика, - дип яза алар. – ...ее находки уверенно демонстрируют не только торговые связи чердынцев, но и возможности появления в X-XIII вв. в местной этнической среде поселенцев из Волжской Болгарии. Экономические связи с Болгарией и ее приемниками – Золотой Ордой и Казанским ханством сохранялись вплоть до конца XV в. Не без основания в одной из летописи записано, что накануне вхождения Перми Великой в Русское государства "пермяки за казанцев норовили»"[5]

Әмма бүгенге Пермь галимнәренең күпчелеге болгарларның биредә шәһәрләр төзеп яшәгәнен танырга теләми, барлык элемтәне сәүдәгә генә кайтарып калдырырга телиләр. А.Ф.Мельничук һәм П.А.Корчагин Белавинның "Болгар вассаллары һәм ясак җыючылары Урал алдында һәм Обь алдында Болгар хакимиятенең мәнфәгатьләрен чагылдырган" дигән фикере белән килешмиләр, алар аңа каршы: "На наш взгляд эти крайне слабо обоснованные на источниках построения обусловлены тем, что якобы Волжская Булгария полностью доминировала на территории Среднего и Верхнего Прикамья, - дип язалар. – А.М.Белавин берет лишь общий подсчет всречаемости булгарской посуды в слоях как северных памятников родановской культуры, так и южных, что, на наш взгляд, дезориентирует исследователей и создает иллюзию господства Волжской Булгарии над территорией в два раза превышающей ее."[6]

Урыс тарихчыларының күпчелеге Пермь төбәгенең, шул исәптән, Чәрдәннең дә Идел Болгарстаны кул астында булуын танырга теләми, шулай ук бу якларның Алтын Урда һәм Казан ханлыклары составында булуын да таныйсылары килми. Алар һаман биредән табылган шәһәр урыннарын, кирмән-кәлгәләрне, сандык-сандык гарәп акчаларын, алтын-көмеш табылдыкларны шалашта яшәүче комилар белән бәйләмәкче булалар, имеш, бу байлык алардан калган булырга тиеш. Галимнәр ни өчен күрә торып мондый ялганга баралар соң? Беренчедән, әгәр бу җирләрнең борынгы заманнарда һәм урта гасырларда болгар-татарлар кул астында булуын танысалар, ул чагында бирегә бәреп кергән урыслар басып алучылар булып кала. Икенчедән, коми халкы инде бетеп бара, алар инде беркайчан да урысларга тарих буенча дәгъва белдерә алмаячаклар, ә татарларның хакыйкатьне искә төшерүләре бар, ә ул урыслар файдасына булмаячак.

Инде урыс тарихчыларын үзара бәхәстә калдырып, татар галимнәренең Чәрдән турындагы фикерләрен язып үтик. Күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов үзенең "Нугай урдасы" дигән китабының "Пермь өлкәсе татарлары шәҗәрәләре" дигән бүлегендә, "Җавыш би шәҗәрәсе"нә таянып, "Чырдын – Пермь ягының административ үзәге булганга охшый, - дип яза. – Аның аркылы бу як татарлары Мәскәү белән бәйләнешкә кергәннәр. Димәк, Чырдын Кама буенда Казан ханлыгының административ үзәге булып торган, соңыннан, күрсең, анда Мәскәү воеводасы утыртылган."[7]

Марсель Әхмәтҗанов Чәрдәнгә Болгар һәм Казан кешеләренең турыдан-туры тәэсире турында яза: "Җавыш бинең улы Инсан Болгар шәһәреннән Чырдынга килеп урнаша, шунда яши, - дип шәҗәрәне бәян итә ул. – Иван Васильевич Казанны Болгар олысы ханы кулыннан алгач, аңа буйсынып ясак түли башлый.[8] Марсель Әхмәтҗанов, шәҗәрәләргә таянып, бу якларга татарларның "XIV гасырдан да соң килмәүләрен" яза, ягъни, Алтын Урда һәм Казан ханлыклары чорында Чәрдәннең татарлар кулында булганлыгын исбатлый. "Пермь ягындагы татарларның административ үзәге булып Чырдын каласы саналган, - дип яза галим. – Ул 1472 елда беренче мәртәбә тарихта искә алына. Аны Казан ханы Ибраһим кордырган булса кирәк."[9]

Чәрдәннең биш тапкыр урынын алмаштырганны искә алсак, аның берсен Ибраһим хан кордырган булырга да бик мөмкин, бу инде 1467 – 1479 еллар арасы, дигән сүз. Бу инде үзе үк Чәрдәннең хан заманнарыннан татарлар кулында булганлыгын аңлата. Хәер, бу хакта борынгы риваятьләрдә дә бик ачык әйтелгән. Бу якларда бүген дә бик популяр булган "Гайнә шәҗәрәсе"ннән күренгәнчә, Барда татарлары җирләре белән идарә итәргә рөхсәт ярлыгын Чәрдәннән, татар ханнарыннан барып алганнар, алар анда бер телдә сөйләшкәннәр. Риваять: "Гайнетдин: "Бу урманнарның, җирләрнең баш кешесе бармы?" – дип сораган. Әйткәннәр: "Бу җирләр бер падишаһ җире. Аның патшасы Чырдин дигән җирдә, шул Кама суының башында яши, дигәннәр. Бу Гайнетдин Кунгурдан кайткан да, киткән Чырдинга."[10]

Җирле тарихчы Әмир Фатыйховның язуынча, бу легендаларның берничә варианты бар икән. "Бер төрлеләрендә ике бертуган Тол буена Болгар иленнән Чулман[11] буйлап киләләр, - дип яза ул, - икенчеләрендә күктән төшәләр, карлы яклардан боланга атланып килеп чыгалар[12].[13] Биредә ут өчен көрәш тасвирлана, бу көрәштә Әйнә үлә, ә Гайнә исә утны коткарып, үз халкына илтә, шулай итеп, Гайнә ыруы башланып китә. Бу риваятьнең тамырлары тагы да борынгырак – мәҗүси чорларга барып тоташканлыгы күренә, күктән төшкән ике туганның ут-яктылык өчен явыз көчләр белән көрәше тасвирлана. Шунысын да әйтергә кирәк, серле айна ыруының узган гасырларда Сахалин утравының көньягында һәм Япониядә яшәгәнлеге билгеле.

Әмир Фатыйхов үзенең әле 1995 елда Бардада басылып чыккан "Гәйнә иле" китабының беренче басмасында ук Чәрдәнне Пермь татарлары тормышында аерым бер урынга куя: " Безгә атаклы һуннар каганы Атилланың улы Денгиззих турындагы ачыш, "Гәйнә" риваятеннән Гайнетдиннең, Танып авылы турындагы риваятьтән Биккул бабайның Чардин падишаһына барып йөрүләре, аннан үзләре биләгән җирләргә ярлык алып кайтулары билгеле, - дип яза ул. – Димәк, Чардин Гәйнә тарихында очраклы гына телгә алынмый, аның аерым кешеләренә генә карый торган урын түгел, ә XV гасырларга кадәр Гәйнә иленең мәркәзе шушында булган, дип әйтә алабыз."[14]

Әйе, күп төрле чыганаклардан күренгәнчә, Чәрдән шимал төркиләренең, болгар-татарларның мәркәзе, башкаласы булып торган, тирә-юньгә патша ярлыклары таратып утырган, димәк, аның моңа вәкаләте булган. Бәлки шуңа күрәдер матбугатта "Чәрдән ханлыгы" турында да язмалар күренә башлады. Мәсәлән, Радмир Фаязов болай дип яза: "Белгәнебезчә, хәзерге Пермь өлкәсенең төньягында урнашкан Чердынь шәһәре тирәсендә Казан ханлыгы белән һәрдаим элемтәдә торган Чәрдан дип аталган татар ханлыгы булган. Кызганычка каршы, унбишенче йөз башында швед юлбасарлары әлеге ханлыкны туздырып ташлыйлар. Һәм бүгенге "Пермь татарлары" /"Ботык" кабиләсе/ төркеменә кергән халкыбыз шул ханлыкының варислары булырга тиеш. Чөнки ошбу кабилә төньяктан көньякка сузылган Урал тавының ике ягына җәелеп утырган. Халык авыз иҗаты, башка чыганаклардан күренгәнчә, алар бу урыннарга төньяктан килеп төпләнгәннәр."[15]

Автор белән Чәрдән ханлыгы һәм "Ботык" кабиләләре мәсьәләсе буенча тулысынча килешергә була, чыннан да, бу диалект-шивәдә сөйләшүче татарлар хәзер Пермь краеның Көнгер, Октябрь, Орда, Уинск, Лысьва, Березовка, Суксун районнарында яшиләр. Әмма Радмир Фаязов "унбишенче йөз башында Чәрдәнне җимергән швед юлбасарлары" турында мәгълүматны кайдан алгандыр, анысын әйтә алмыйм. Мин бу хакта Чәрдәнгә баргач, музей хезмәткәрләреннән дә сорадым, алар биредә әсир шведларның чиркәүләр төзүен генә әйтә алдылар. Чәрдән өчен, нигездә, ике гасыр буе урыслар белән татарлар сугыша, кайвакыта бу сугышларга вогуллар, башка җирле халыклар да кушыла, алар турында алда язармын, иншаллаһ!

Себер татарлары турында зур хезмәтләр язып калдырган тарихчы Габделбәр Фәйзархманов та Пермь җирләрен болгар-татар халкының яшәгән һәм дәүләт тоткан урыннары итеп карый. Галимнең язуынча, болгар-татарлар Чәрдәндәге су юлын үз кулларында тотканда, урыслар аңа якын да килә алмаганнар: "Долгое время Камский путь был закрыт для русских, т.к. могущественное Булгарское государство держало в своих руках торговые пути в Сибирь, - дип яза ул. – После падения Булгарского государства в XIII в. этот путь принадлежал преемнику Булгарии – Казанскому хансту. Со времен Булгарского государства в Пермской земле жили булгары, потом волжские татары, продолжившие свое проникновение на северо-восток. После завоевания Казани русским открылась возможность пользоваться Камской дорогой. Русские пользовались двумя ветвями Камского пути: через Чердынь и по р. Чусовой»[16]

Башка татар чыганакларында да Чәрдәннең милли үзәк, мөһим бер стратегик урын икәнлеге ассызыклана. Әйтик, тарихчы Рөстәм Нәбиев Чәрдәнне Чуртан дип атый һәм аның төньякка хәрәкәт итүдә бик әһәмиятле урын булганлыгын әйтә: "Ключевым пунктом пути на север являлась Чердынь[17], стоявший на пересечении речного пути на север и сухопутной – в Зауралье, - дип яза ул.- Местные краеведы на основе археологических данных утверждают, что населенный пункт существовал уже в VIII-IX вв."[18]

Әйе, бу тирәдә Чуртан дигән авыл да бар, әмма ул Кама буена урнашкан, ә бүгенге Чәрдән Колва елгасы буенда, Колва 5 чакырымнан Вишерага коя, ә Вишера – Камага. Кыскасы, бөтен болгар-татар шәһәрләре, кирмән-кәлгәләре, кала-салалары шушы өч елга арасындагы өчпочмакка урнашкан булган, һәм бөтен затлы табылдыклар, болгар-татарларның сугыш һәм эш кораллары да шушыннан чыга. Моңа Пермьдә яшәүче һәм милләттшләребез турында бай эчтәлекле китап язган Данир Закиров та игътибар иткән: "Таким образом, период X – первой трети XIII века характеризуется как период активного взаимодействия Волжской Булгарии и народов Верхнего Прикамья, - дип яза ул. – Волжская Булгария к XI – XII векам фактически присоединила земли Предуралья. Это дало право правителю булгар собирать в Прикамье налоги: джизью и харадж."[19]

Тарихи чыганакларга нигезләнеп, Данир Закиров югары Камада борынгы болгар мәчетләре дә булганлыгын яза. Әлбәттә, мөселманнар шәһәрләр салып яшәгән урыннарда мәчетләрнең булуы гаҗәп түгел, әмма шул җирләрдә бүген исламның эзе дә булмау бик гаҗәп һәм кызганыч... Данир Закиров Каманың югары агымында болгарларның ювилер үзәге булган, дип бара һәм моны күп санлы мисаллар белән исбат итә. "На наличие в Прикамье булгарского ювилерного центра указывает и находки здесь ювилерного инструментария, - дип яза ул. – В Прикамье найдены две булгарские матрицы для тиснения, в деревне Ручиб Чердынского уезда – медный штамп для поясных бляшек с изображением двух львов в восточном стиле XI – XIII веков."[20] Автор шулай ук бу якларда күпләп болгар сугыш кораллары – булат кылычлар, балта һәм чукмарлар табылуын да яза, әйтик, шул ук Чәрдән районының Пянтег авылында көмеш белән бизәлгән затлы болгар балтасы табыла. Соликамски һәм Березники шәһәрләре тирәсеннән табылган дала сукаларын да җирле тарихчы болгар игенчелек техникасы белән бәйли һәм : "Таким образом, тот факт, что пашенное земледелие возникло и развивалось у жителей Пермского Предуралья под воздействием булгар, не вызывает сомнений", дип нәтиҗә ясый.[21]

Бүгенге көндә Чәрдән тирәсендә чәчелмәгән кырларны, яңадан урман басып киткән иген басуларын күрәсең дә, урман төпләп иген иккән болгар-татар бабайлар искә төшә... Әмма алар хәзер биредә юк инде, үзләре дә, шәһәрләре дә, авыллары да юк... Болар хакында мин алдагы бүлектә сөйләрмен, иншаллаһ!

Урал татарлары турында язып та, Себер татарлары турында дәшмичә калсаң, дөрес булмас иде, чөнки аларның язмышлары да, тормышлары да бик тыгыз бәйләнгән була. Чәрдән өчен барган күпчелек сугышларда, бигрәк тә, XVI гасырда, нигездә Себер татарлары катнашкан, алдагы бүлекләрдә без әле моңа тукталырбыз. Шулай ук Себер һәм Урал татарларының сөйләмнәрендә дә уртак яклар шактый, бу бигрәк тә "кый"лаштыруда һәм "ц" лаштыруда, "а"ны "о" белән алыштыруда ачык сизелә. Ни гаҗәп, Чәрдән тирәсендә кайбер урыс авылларында бүген дә "чәй"не Себер татарлары кебек "цой" диләр! Моңа урыс галимнәре дә игътибар иткән, әмма бу күренешне "Чердынские говоры - характерные для северно-русских говоров древнерусского языка" дип аңлаталар.[22] Ә сүз бит күп гасырлар элек чукындырылган татарларның, урыс милләте составына күчкәч тә, кайбер тел үзенчәлекләрен саклап калулары турында бара!

Омскида яшәп иҗат итүче тарих фәннәре докторы А.Н.Томилов та Пермь татарларының формалашуында Себер татарларының зур роле булуын һәрвакыт ассызыклап тора.[23] Моңа Пермьдә яшәүче галимнәр дә игътибар иткәннәр: «Кроме "остяцского" компонента в формировании пермских татар принимали участие другие тюркские компоненты, - дип яза алар. – А.Н.Томилов отстаивает положение об участии в этом процессе сибирских татар. По его мнению, Сылвенско-Иренское междуречье в прошлом являлось зоной контакта поволжских и сибирских тюрков и в составе населения поречья в XVI – XVII вв. кроме угров[24] были тюрки – сибирские татары, продвинувшиеся в Предуралье еще в период Сибирского ханства."[25] Шулай ук Чәрдән һәм аның тирәсеннән табылган хәзинәнең бер өлеше Себергә генә хас җәнлек мотивларын чагылдыруны да әйтеп үтәргә кирәк, бу бизәнү әйберләре Себер татарлары арасында да киң кулланылган.

Мин Чәрдән турында ел буе мәгълүмат тупладым, ел буе анда барырга җыендым, бу тарихи җирләрне үз күзләрем белән күреп кайтырга теләдем. Атиладан башлап, Ибраһим ханга кадәр татар тарихын үз кочагына алган Чәрдән җирләре хәзер нинди икән, борынгы бабаларыбызны бирегә ниләр тарткан икән, монда безнең эзләребез сакланып калганмы - мине шулар кызыксындыра иде. Һәм мин июль аеның җәйге челләсендә ерак юлга кузгалдым...

  1. король
  2. Әзһәр Мөхәммәди. Һуннар һәм туран язмалары. – Казан, 2000, 40 бит.
  3. Чердынь и Урал в историческом и культурном наследии России. – Пермь, 1999, стр.275.
  4. Берх В. Путешествие в города Чердынь и Соликамск. Спб., 1821, стр. 56, 64.
  5. Чердынь и Урал... – Пермь, 1999, стр.79.
  6. Чердынский край:прошлое и настоящее. – Чердынь, 2003, стр.25-26.
  7. Күрсәтелгән хезмәт, 264 бит.
  8. Күрсәтелгән хезмәт, 264 бит.
  9. Күрсәтелгән хезмәт, 266 бит.
  10. Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан, 1987, 175 бит.
  11. Кама
  12. Гайнә белән Әйнә
  13. Әмир Фатыйхов. Гәйнә иле. – Барда, 2002, 38 бит.
  14. Күрсәтелгән хезмәт, 40 бит.
  15. "Шәһри Казан" газетасы, 1994ел, 22 сентябрь саны.
  16. Габдельбар Файзрахманов. История Сибирских татар. – Казань, 2002, стр.183.
  17. Чуртан
  18. Р.Набиев. Булгар и Северная Европа. Древние связи. – Казан, 2001, стр.67.
  19. Данир Закиров. Татары и башкиры Перми. – Пермь, 2008, стр.79.
  20. Күрсәтелгән хезмәт, 77 бит.
  21. Күрсәтелгән хезмәт, 79 бит.
  22. Чердынь и Урал... стр.24.
  23. Томилов А.Н. Тюркоязычное население Западно-Сибирской равнины в конце XVI – первой четверти XIX в. – Томск, 1981, стр.30-33.
  24. манси
  25. Этнокультурная самобытность и особенности татарского и башкирского населения Пермского края. – Пермь, 2006, стр.16.