Чәрдән ханлыгы (Бәйрәмова)/Адашкан Атом...

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Чәрдән ханлыгы
Автор: Фәүзия Бәйрәмова

Адашкан Атом...


Без, татарлар, гаять бай тарихлы халык, безнең дәүләтләребез генә дә дистәләгән булган, җирләребезнең очы-кырые күренмәгән, шагыйрь әйтмешли, “мең чакырымга – мең чакырым” ара һәм дала җәйрәп яткан... Ул урман-далалардагы, биек ярлардагы курган һәм калалар йөзләгән булган, алар бүген дә тарих туфрагы астында үз ачышларын, үз вакытларын көтеп яталар...

     Тау дип уйлаганым курган булды,
     Курган дигәннәрем – каберлек.
     Татар тарихыдай – мәңгелек...

Без, татарлар, гаять ярлы халык, тарихта шундый бөек дәүләтәр тотып та, бүген дәүләтсез калган, таланган һәм башкаларга ялланган милләт... Без Казан-Болгар тарихы белән генә чикләнгән, һәрхәлдә, татар тарихы, татар шәһәрләре, татар курганнары бөтен Себер һәм Идел-Уралда таралып ятса да, аларны безгә бирмиләр, безнең инде анда кендегебез киселгән...

Без, татарлар, инде үзебез дә артыгына дәгъвә кылмыйбыз, борынгылыкка өмет итмибез, безнең тамырларыбызны – Болгардан, түбәбезне Казаннан ары җибәрмиләр... Асыл нигезебез булган скиф, һун, сармат чорларына, Атилладай алтын ханнарыбызга, Котыптан кыпчак далаларына кадәр җәелеп киткән, Татар бугазыннан Урал тауларына кадәр килеп җиткән, Иделнең башыннан ахырына кадәр дөнья тоткан бу тарихка, бу туфракка инде башкалар дәгъвә кыла, башкалар хуҗа... Алай да бер мизгелдә кан күзәнәкләрендә, хәтер чоңгылларында яшен уты ялтырап китә дә, мең еллык тарих төпкелләрен яктыртып үтә, күңелдә мәңгелек хәтирәләр яңара, терелә, уяна, дөньяга бәреп чыга.

     Ачылып китә тарих төпкелләре,
     Актарылып чыга бар үткәне,
     Ханлыклары, бөек калалары,
     Ат чаптырган чиксез далалары,

     Татар бугазыннан – Каф таугача,
     Алып тауларыннан – Кырымгача,
     Кыйтгадан кыйтгага җирләре
     Актарылып чыга барысы да...

Урыс фәйләсүфе Иван Ильин татарны “Блуждающий атом” дип атаган, ягъни, “Адашкан атом”... Дөнья буйлап һәм үз-үзендә бәрелеп-сугылып, эзләнеп йөрүче МӘҢГЕЛЕК АТОМ УЛ ТАТАР... Һәм ул үз-үзен яңадан тапканчы, үз асылына яңадан кайтканчы, мәңгелек күчәрендә әйләнәчәк...

Бу язмам Котып карларында, Себер сазлыкларында, Урал ташлары арасында – тарих төпкелләрендә адашып калган татарлар турында, Атлантида кебек җир астына киткән ТАТАР ТАРИХЫ турында...

Бүгенге Россиянең төньяк төбәкләрендә, Пермь краеның иң кырыенда заманында каһарман Атилланың улары яшәгән, нәселе көн күргән, дисәң, күпләр моңа ышанмас иде. Мин менә, татарның адашкан бер атомы, шул җирләрдә булып кайттым һәм моңа инандым. Шулай ук биредә моннан мең еллар элек болгар шәһәре гөрләп торган, бу җирләр Идел Болгарстаны составына кергән, дисәң дә, күпләр моңа шик белдерергә мөмкин. Мин менә, татарның тынгысыз бер җаны, шул җирләрдә булып кайттым һәм моңа ышандым. Заманында урыслар тарафыннан "Пермь Великая" дип аталган, ә татарлар “Чәрдән ханлыгы” дип атап йөрткән һәм Казан ханлыгы составына кергән Чердынь шәһәрендә Ибраһим ханның сугыш киемнәре саклана, дисәләр, күпләр моңа ышанмас иде. Мин, татарның бер тарихчысы, аларны үз күзләрем белән күреп кайттым һәм милләтебезнең бөеклегенә тагы бер тапкыр иман китердем...

Чердынь...

Татар чыганакларында Чәрдән, Чардин, Чардын, Чырдын дип йөртелүче ерак һәм серле төньяк җирләре...

Ул инде бүгенге татар өчен онытылган, югалган, билгесез дөнья, кулдан киткән дәүләт һәм нигъмәт...

Урыслар өчен – христиан диненең үзәге, милләтнең борынгылыгын саклап торучы изге җирләр, кече Ватан, туган ил...

Шул табу һәм югалту тарихын, гыйбрәт өчен, халыкка да сөйләп бирәсем килде...