Тимер юл (Алиш)/Тимер юл нинди була

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Тимер юл нинди була


Без әни белән диванга утырдык. Мин әнидән:

— Безнең юлыбыз тимер булганга, аста шулай үкерәме? — дип сорадым.

Ә теге абый:

— Син юкса такта сыман тимер дип уйлыйсыңмы әллә? Тимер идән шикелле дип? Юк, туган, алай түгел ул, — диде.

Мин аңардан да:

— Ни өчен? — дип сорап куйдым.

— Чөнки анда бары ике тимер рельс кына сузылган, алар үзләре шоп-шомалар һәм бик озыннар. Алар буйлап безнең вагонның тәгәрмәчләре һәм вагоннар ашыгып йөгерәләр.

Мин:

— Ни өчен? — дидем. Әни:

— Абыеңны йөдәтмә! — диде. Ә теге абый әйтә:

— Чөнки алдагы паровоз аларны тартып бара. Паровозның машинасы бар, ул аның тәгәрмәчләрен әйләндерә,— ди.

Мин тагын:

— Ни өчен? — дим.

- Чөнки паровозда пар бар. Аның су тулы казаны бар, анда ут ягалар. Суның пары турыдан-туры машинага бара. Менә иртәгә, берәр станциягә тукталгач, синең белән паровозны карарга барырбыз, — диде. Ә мин әйтәм:

— Әгәр дә тәгәрмәчләр читкә чыксалар? Ә теге абый:

— Рельсларданмы? Кайчак шулай булгалый да. Ах, ул чак белсәң иде нәрсә була! — диде.

Кәм абый сөйләп тә китте: бер мәртәбә ул шулай каядыр барганда, паровоз үзе рельслардан төшкән, тимер юл буйлап бармыйча, турыдан-туры җирдән йөгергән. Машинист поездны туктаткан.

Әни:

— Куркынычлы әйберне сөйләмәгез, мин йоклый алмам, — диде.

Ә теге абый:

— Куркынычлы берни дә булмады. Машинист поездны туктатты, шул гына. Теләсәгез, мин дә поездны туктата алам, — диде.