Тимер юл (Алиш)/Без ничек кузгалып киттек

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Без ничек кузгалып киттек


Кинәт көчле итеп гудок кычкырды. Артта торучы абый:

- Менә паровоз да кычкыртты, димәк, киттек! — диде.

Тәрәзә каршында торучы әти нидер кычкырды, тик бернәрсә дә ишетеп булмады. Авызын ача, кыймылдата, ә берни дә ишетелми. Аннан идән астында нидер үкерде, платформадагы әйберләр артка таба йөгерә башладылар. Барысы да, кулларын, баш киемнәрен селкеп, безне озаып калдылар. Әти дә кепкасын селкеде, авызын кыймылдатты. Берни дә ишетелмәде. Әни миңа:

— Әтиеңә кул селке! — диде.

Мин кулымны селкергә тотындым, әти көлеп җибәрде. Ә әни һаман әтигә нәрсәдер сөйли, ә үзе:

— Яхшы, яхшы! —ди.

Әтинең нәрсә сөйләвен ул барыбер ишетә алмады. Без бик тиз китеп тә бардык. Әти аз гына йөгерде дә кепкасын селкеде, аннары калды.