Тимер юл (Алиш)/Инзол исемле эт

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Инзол исемле эт


Мин кинәт арттан кемнеңдер керүен ишеттем. Борылып карасам, сары бантлы эт икән, этне чылбыр белән тотып, теге апа да керде. Мин куркып киттем.

— Курыкма, курыкма, ул тешләми! — диде. Ә мин:

— Ни өчен? — дип сорадым.

— Ах, — диде апа, — син әллә теге югалган Никнигә?

Син Алешамы? Радио синең турыда сөйләдеме? Әйе, әйе, шул үзе, ак шапкадан, зәңгәр курткадан...

Шул вакыт безгә, чемодан күтәреп, бер абый да керде. Эт аңар ырылдый башлады.

Эт хуҗасы:

— Инзол, ярамый! — диде.

Кәм эт теге абыйны иснәргә тотынды. Ул абый үзенең чемоданын биеккә, киштәгә куйды. Киштә тактадан түгел, ә ятьмәдән эшләнгән, әйтерсең балалар кроватеннан... Абый утырды да:

- Сез үзегез китәсезме, әллә озатасыз гынамы? - дип сорады.

Теге апа:

— Үзем китәм, — диде. Абый:

— Эт тә безнең белән барамы? Бу малай сезнекеме? — диде.

Апа этнең баруын, аның Инзол исемле булуын, минем әниемнең хәзер киләчәген, минем Алеша-Никнигә булуымны аңар сөйләп бирде.

— Ах, — диде теге абый, — анаңнан калучы синмени ул, ә хәзер әниең синнән качты, ахрысы. Нишлисең инде, менә шушы апаң һәм минем белән китәрсең. Эт тә безнең белән бара, — диде.

Мин кычкырып җибәрдем:

— Теләмим!

Өстәлдән сикереп төштем дә бар көчемә:

— Әни! — дип кычкырдым.

Эт өрергә тотынды. Мин ишеккә таба йөгердем, эт тә минем арттан. Коридорда анда ниндидер ят кешеләр. Карасам, барысын этә-төртә, әни миңа таба йөгерә:

— Ни бар? Нигә җәнҗал куптарасың? Мин бит биредә генә, юләр! — ди. Мине күтәрде дә: — Әнә кара, әтиең, без хәзер китәбез, — диде.