Тимер юл (Алиш)/Поездны ничек туктаттык

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Поездны ничек туктаттык


Әни һәм теге эт иярткән апа абыйга:

— Поездны туктата алмыйсың, — диделәр. — Теләсәң нишлә, туктата алмыйсың, — диделәр.

Ә абый әйтә:

— Юк, туктата алам, — ди. Әни:

— Фу, нинди юләр сүз сөйлисез, оят түгелме сезгә? — диде.

Мин бу вакыт ул абыйның алдында утырып тора идем. Ул мине идәнгә төшерде дә кинәт сикереп торды һәм бер сапка тотынды. Ә бу сап стенада ялтырап тора, аннан түбәнгә таба кызыл таяк сузылган иде. Ул таяк түгел, ә трубка. Теге абый тартып торып җибәргән иде, кинәт бар да гөрелдәргә тотынды. Әни диваннан чак кына егылып төшмәде, эт теге апаның итәгенә сикереп менде, мин абыйның чалбарыннан эләктереп алдым. Бер дә егылмадым.

Кәм поезд туктады.

Аннан соң поездның паровозы кычкыртырга кереште, коридордагылар барысы да кычкырырга тотындылар. Ә теге абый миннән ычкынды да коридорга чыкты һәм:

-— Берни дә юк, кычкырынмагыз. Поездны мин туктаттым, хәзер кузгалып китәр, — диде.

Һәм без чыннан да кузгалып киттек.

Аннан соң безгә кондуктор килде дә теге абыйдан поездны туктатырга ничек батырчылык итүен сорады. Ә абый үзенең бик зур инженер булуын һәм туктатып буламы, юкмы икәнлеген белергә теләгәнен сөйләде. Аннан кондуктор белән каядыр китте.

Аны кондуктор алып киткәндә, әни бик курыкты, ә теге апа: «Бик зур инженер булса да, юләррәк икән, аңар һичшиксез эләгер», — диде. Берәр кеше, нинди дә булса берәр малай егылып калса гына поездны туктатырга яраганлыгын сөйләде. Ул чак теләсә кем теге саптан тартып поездны туктата ала, аның өчен аңар берни дә булмый.

Теге абый тагын безнең янга килеп керде. Ул бик кызарынган, юри көләргә тырышып, хәзер йокларга вакыт җитүе турында сөйләде, үзе:

— Ярый ла, берни дә юк, киттек, киттек! — диде.

Аны шактый нык орышканнар булса кирәк.