Тимер юл (Алиш)/Без ничек йокларга яттык

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Без ничек йокларга яттык


Аннары шул теге абый безнең диванның арка сөяп утыра торган өлешен астан эләктерде дә өскә таба тартты. Мин аны диванны җимерә икән дип торам. Диванның җилкә терәп утыра торган өлеше өскә таба күтәрелде, ул безнең диван өстендә шүрлек кебек булды. Ә аста безнең диван хәзер өй кебек булды, өстә түбәсе дә бар. Аска төшмәсен өчен, инженер абый аны ниндидер эләктергеч белән эләктереп тә куйды. Аннан соң үзе өскә менде дә:

— Биредә бик шәп икән, минем янга менәсеңме? Кулларыңны суз, — диде. Ул минем кулларымнан эләктереп алды да өскә таба күтәрде. Өстә дә безнеке төсле үк диван килеп чыккан икән. Кондуктор килеп керде дә билетларыбызны тикшерде, эт өчен дә билет сорады.

Теге апа бер билетын этенең авызына каптырды да:

— Инзол, билетыңны кондукторга бир, — диде. — Йә, тиз бул!

Инзол, арт аякларына торып, кондуктор алдына килеп басты да авызындагы билетын аңар сузды. Кондуктор, куркып торса да, барыбер алды. Инзол аны тешләмәде, билетны бирде.

Кондуктор:

— Әллә ул циркта уйныймы? — дип сорады. Инзол хуҗасы:

— Юк, ул кинода уйный, — диде.

Аннан соң әни урын җәйде дә без йокларга яттык.