Без төнлә станциягә ничек килеп җиттек
Безнең идән астында нидер шыгырдаганга мин кинәт уянып киттем. Поезд туктады. Безнең вагон дырк итеп китте. Ә вагон эче караңгы. Зәңгәр лампочка аз гына яктырды. Вагон тагы бер мәртәбә дыркылдады да бөтенләй туктады.
Мин курыктым һәм:
— Әни, әни, көпчәкләр рельстан чыктылар, паровоз җирдән йөри башлады, — дип кычкырып җибәрдем. Мин бик каты кычкырганмын икән, барысы да уяндылар. Эт ырылдарга тотынды.
Ә югарыдагы абый:
— Син нәрсә юләрләнәсең, станция ич бу. Хәзер карарбыз менә, — диде.
Югарыдан төште дә тәрәзәгә таба килде. Ә тәрәзәгә пәрдә корылган, берни күреп булмый. Абый астан аның нәрсәсендер тарткан иде, пәрдә бик тиз өскә таба күтәрелде. Безнең тәрәзә турысында гына яп-якты фонарьлар яналар. Кешеләр йөгерешәләр. Безнең коридорда да кемнәрдер дөп-дөп йөгерештеләр.
Әни миңа:
— Әй син, бик җәнҗаллы малай икәнсең, — диде. Ә теге абый:
— Станциягә җиткәнбез. Бологое станциясе, — диде. Әни мине тәрәзә янына җибәрмәде, ә эт менеп карап
торды. Мин, нәрсәләр күренә дип, теге абыйдан сораштыра идем, әни миңа алма сузды да:
— Аша, тавышланма, — диде.
Алма бик әче иде, мин йоклап киттем.
|