Тимер юл (Алиш)/Вагонда ничек юындык

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Вагонда ничек юындык


Мин иртә белән уянганда, барысы да торган иде инде. Әни мине киендерде дә, сабын, сөлге алып:

— Әйдә, юынырга барыйк! — диде.

Поезд бар көченә чаба, безне көлдерерлек дәрәҗәдә бик нык чайкый. Әйтерсең ул юри шулай итә. Ә ул бик тиз барганга күрә шулай. Без коридор буйлап вагонның очына кадәр бардык, ә анда бер ишек һәм кечкенә генә бүлмә бар. Бу — бәдрәф. Анда умывальник та бар. Ул бик зур, үзе тигәнә төсле, үзе фарфордан эшләнгән. Аның өстендә кран тора, кранның бертөрле дә ручкасы юк. Ә астагы кнопканы бассаң, кинәт көчле итеп су сиптерә. Ул биек итеп эшләнгән. Әни мине күтәреп торды, мин үзем юындым. Умывальник алдындагы стенага көзге эленгән, бит юганың барысы да күренеп тора. Шул арада поезд туктый башлады. Кемдер безнең ишекне дөбердәтте дә:

— Эшегезне бетерегез, станцияләрдә ярамый, — диде. Әни ишекне ачты һәм:

— Ә без инде бетердек, — диде.