Тимер юл (Алиш)/Безгә ничек кофе китерделәр

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Безгә ничек кофе китерделәр


Без үз бүлмәбезгә кайткач, мин тәрәзәдән карарга тотындым. Безнең вагон ниндидер бер өй турысына туктаган иде. Нәкъ өй янында платформа сузылган, ә платформаның түбәсе бар. Анда чемодан, төенчек тоткан кешеләр йөриләр.

Ә теге абый, миңа күрсәтеп:

— Әнә басып торучы абыйны күрәсеңме, ул станция начальнигы, кызыл фуражкадан, — диде.

Мин:

— Ни өчен? — дидем.

— Күренебрәк торсын өчен. Начальник кирәк булса, хәзер әйлән дә кызыл фуражканы гына кара. Әнә тегесе — станция, — диде.

Һ.әм абый миңа бер өйне күрсәтте. Шул вакыт аның ишекләре ачылды. Аннан поднос күтәргән бик күп апалар чыктылар. Подносларында стаканнар. Алар поездга таба ашыктылар.

Мин тагын:

— Ни өчен? — дидем. Әни:

— Менә хәзер күрерсең. Йә, өстәлдән төш әле, — диде. Өстәл өстенә тастымал җәйде. Мин төшкән генә идем, ишетәм, артымда сөйләшәләр:

— Кемгә кофе, кемгә чәй кирәк?

— Бутербродлар, сумсалар, алмалар... Кемгә кирәк, кемгә?..

Әни үзенә чәй, ә миңа кофе алды. Аны бер апа безнең вагонга кертеп үк бирде. Бутербродлар да алды әни: миңа колбасалыны, ә үзенә сыр белән. Теге абый да чәй алды. Эткә дә бутерброд сатып алдылар.

Әни:

— Мыштырдама, тизрәк эч, хәзер китәбез, — диде.

Мин тиз эчә алмадым, чөнки эт, кеше шикелле, ике аяклап йөри, алгы аягы белән теге ападан бутерброд сорый иде. Ул, апа биргән бутербродны ашап бетергәч, миннән дә сорый башлады. Мин тиз генә бер кисәген тешләп алдым да калганын эткә бирергә теләгән идем дә, теге апа:

— Инзол, ярамый, ничек оялмыйсың, — дип кычкырмасынмы тегеңәр.

Эт өстәл астына ук кереп качты. Мин шул арада ашап алырга да, эчәргә дә өлгердем. Аннан безгә кофе китергән стаканнарыбызны кире алдылар.

Мин:

— Кайчан Москвага җитәбез? — дип сорадым.

Теге абый миңа: - Тиз җитәбез, — диде.

Шул арада паровоз кычкыртып җибәрде, һәм без кузгалдык. Мин, тәрәзәдән карап, Москваның күренүен көтә башладым.

Ә теге абый:

— Син әнә аска таба кара, әнә шулар инде рельслар,— диде.