Тимер юл (Алиш)/Автомобиль ничек итеп безнең поездны узып китәргә теләде

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Автомобиль ничек итеп безнең поездны узып китәргә теләде


Анда, аста, ике рельс та ашыга-ашыга безнең белән алга чабалар иде. Теге абый әйтә, алар буйлап та поездлар йөриләр, ди. Мин рельсларга карап торганда, кинәт бер куркынычлы нәрсә пошкырырга, үкерергә тотынды, безнең вагон да караңгыланып китте. Мин куркуымнан еларга да өлгерә алмый калдым, тәрәзәдән ниндидер шәүләләр узгалый башлады, һәм миңа безнең өстебезгә таба ниндидер бер куркынычлы машина очып килә кебек тоелды.

Теге абый мине кулы белән тотты да:

— Курыкма, ул безгә каршы килүче поезд гына, — диде. Мин куркырга гына дип торганда, тагын яктырды, һәм

бер поезд безнең яннан үтеп тә китте. Бу поезд безнең белән беррәттән алга таба чабучы рельслар өстеннән үтте.

Тәрәзәдән кыр, аннан арырак агачлар күренә иде. Бик якында гына юл, ә юл буйлап бер автомобиль чаба. Без тиз барабыз, ул да тиз бара. Поезд тагын да тизли, автомобиль дә тизли төшә. Ул хәтта безне куып җитә дә башлады. Ул шундый тиз бара башлады ки, хәтта тәрәзәдән миңа күренмәде дә.

Мин:

— Ни өчен? — дидем. Ә теге абый:

— Ул безне узып китеп, алгарак барып, безнең юл аша чыгып китәргә тели, — диде. Аннан: — Кара әле, кара,— диде.

Мин алда кечкенә генә өйне һәм безнең юлыбыз аша үтә торган юлны күрдем. Ул юл бик зур таяк белән буылып куелган. Аның артында автомобиль көтеп тора. Теге таяк алдында бер абый басып тора, кулларын алга таба сузган, үзе кечкенә бер сары таяк тоткан.

Мин, аны күргәч:

— Ни өчен? Ни өчен? — дип кычкырып җибәрдем.