Тимер юл (Алиш)/Сары флаг нәрсә дигән сүз

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Сары флаг нәрсә дигән сүз


Ә теге абый, автомобильгә кул селкеп:

— Барыбер өлгерә алмадыгыз, өлгермәдегез, — дип кычкырды һәм, миңа карап: — Әнә күрәсеңме, автомобиль, борылып, безнең юл аша үтәргә теләгән иде. Ә сторож аның юлын бүлде. Юкса автомобиль рельслар аша чыгам дияр иде, поезд аңа килеп бәрелер һәм аны сытып юкка чыгарыр иде, — диде.

Мин:

— Ә ни өчен сторож сары таяк тотып тора? — дип сорадым, шул вакыт әни:

— Нәрсә син кешене йөдәтәсең, ул таяк түгел, ә флаг, ул абый аны таушалмасын өчен, таягына чорнаган гына,— диде.

Ә теге абый каршы төште:

— Юк, алай түгел, флаг чорналган икән, димәк, поезд тулы ход белән бара ала дигән сүз. Әгәр флаг төшерелгән булса, җилфердәсә, димәк, әкрен барырга кирәк, — диде.

Мин һаман алга карадым һәм алда тагын бер будка күрдем. Анысында сторож түгел, ә таягына чорналган флагны тотып, бер апа басып тора иде. Мин аннан алгарак күз төшердем: анда флагны, теге абый әйткәнчә, җилфердәтеп тотучы кешене күрдем, һәм без бик акрын бара башладык.