Тимер юл (Алиш)/Елга аша ничек чыктык

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Елга аша ничек чыктык


Аннары мин мылтыклы кызылармеецның басып торганын күрдем. Аннан тагын бер мылтыклы кеше күренде.

Кинәт тәрәзә алдында бик калын рельслардан ясалган рәшәткә астында су күренде, анда көймәләр йөзеп йөриләр.

Әни сикереп торды да:

— Күперме, күпер? Без күпер аркылы чыгабыз икән. Ах, нинди кызыклы! — дип куйды.

Ә мин әнигә әйттем:

— Ә син флагны күрмәдең.

Аста, көймәдә, малайлар утырып баралар, безгә кулларын селкиләр иде. Мин дә кулымны селкедем, теге абый да.

Мин әнигә тагын:

— Син күрми калдың флаг җилфердәгәнен, шуңа күрә без акрын барабыз да, — дидем.

Аннан азрак баргач, әни:

— Кара әле, кара, елга ничек кенә булып күренә, әнә артта күпер, — диде.

Ә күпер ящик шикелле булып күренә. Ян-якларында рәшәткәләр, тик ул елга аша, аның бер ягыннан икенчесенә сузылган. Тимер рәшәткәләр тик бик калыннар. Аның баш-башы капланмаган, ачык. Поезд бер башыннан йөгереп керә дә икенче башыннан йөгереп чыга, шулчак инде ул елганың аргы ягына чыгып та җиткән була.