Тимер юл (Алиш)/Безнең паровоз

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Безнең паровоз


Мин тәрәзәдән караган идем, безнең паровозны кинәт тулысынча күрдем. Ул бер якка таба борылган иде, шуңа күрә безнең паровоз миңа күренде. Ул бар вагоннан да алда бара. Иң беренче, үзе озын, үзе кап-кара. Иң алда морҗасы бар. Ни өчендер бик кечкенә. Аңардан пар чыгып тора. Ә артында кечкенә генә будка бар. Паровозның тәгәрмәчләре кызыл, үзләре бик зурлар, шулай булсалар да, паровоз аларны бик тиз әйләндерә.

Инженер абый миңа будкада машинист барлыгын әйтте. Әгәр машинист теләсә, паровозны ул бик тиз йөртә ала, чыдап кына тор! Әгәр тели икән, бөтенләй туктата да ала. Теләсә, кычкырта да. Аның будкасында да, безнең вагондагы шикелле, поездны туктата ала торган ручка бар. Анда әле тагын бер абый бар икән. Ул машинист түгел, ә кочегар. Паровозга ут ягып баручы дигән сүз. Анда мич бар, ә кочегар шуңа күмер ташлый икән.

Паровоз артында кара озын ящик бар. Ул тәгәрмәчләр өстендә. Ул вагон төсле озын, теге абый әйтә, ул тендер, ди. Анда паровоз миче өчен күмер, казан өчен су куела икән.