Тимер юл (Алиш)/Безне семафор ничек җибәрми торды

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Безне семафор ничек җибәрми торды


Шулчак паровоз кинәт кычкыртып җибәрде. Поезд туктарга тотынды. Аннан бөтенләй шып туктады. Ә паровоз һаман кычкырта да кычкырта иде. Вагондагылар әрле-бирле сугылырга тотындылар, коридорга чыктылар, барысы да:

— Ни булды да ни булды? — диештеләр.

Барысы да коридор буйлап ишекләргә таба ашыктылар. Әни дә сикереп торды һәм:

— Белмисезме, ни булды? — дип сорады.

Мин тәрәзәдән карадым: вагоннардан кешеләр сикерешеп төштеләр, барысы да алга таба карыйлар һәм, бармаклары белән төртеп, теге якка таба нидер күрсәтәләр.

Теге инженер абый да вагоннан чыкты, безнең тәрәзә каршысына туктады да папирос кабызып җибәрде. Әни тәрәзәгә чиертте, аны безнең янгарак чакырып, кулын изәргә тотынды. Ул якынрак килде. Әни:

— Нәрсә бар анда? —дип сорады. Ә теге абый:

— Хафаланмагыз, бик гади әйбер, семафор ябык, — диде.

Әни:

— Шулай да куркыныч бит, нинди дә булса берәр хәл булгандыр, — диде.

Ә теге инженер абый ачуланып кычкырынырга тотынды:

— Нәрсәдән куркырга? Семафор ул шундый бер багана. Аның очында такта кисәге бар. Әгәр такта яны белән тигез булып торса, поезд үтәргә ярамый дигән сүз.

Мин:

— Ни өчен? — дип кычкырып җибәрдем.

— Чөнки станциядә урын юк дигән сүз. Димәк, анда нинди дә булса башка поезд тора. Менә шуны безгә ерактан күрсәтәләр, көтәргә кушалар.

— Ә нигә соң паровоз кычкырта, — диде әни, — бәлки, куркынычлы берәр хәл бардыр?

— Паровоз тизрәк үткәреп җибәрүләрен сорый, менә шуңа күрә кычкырта да.