Тимер юл (Алиш)/Бер абый ничек поезддан калды

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Бер абый ничек поезддан калды


Аннан поезд кузгала башлады. Башта акрын-акрын гына. Барысы да вагоннарга тула башладылар. Ә бер абый менә алмый калды. Кычкыра, йөгерә. Ә поезд һаман кызурак китә.

Әни:

— Менә хәзер теге ручка белән поездны туктатсаң да ярар иде, ичмасам, — диде, теге абыйга ручканы күрсәтте. Янәсе, ручканы ул тартсын да поездны туктатсын.

Ә теге инженер абый:

— Юк инде, бу юлы кем дә булса башка берәү тартсын, мин теләмим, — диде.

Коридорга чыксам, анда:

— Кондуктор, кондуктор, бер кешебез утыра алмый калды, — дип кычкырындылар.

Милиционер кебек киенгән бер кеше нечкә тавышлы сыбызгысын кинәт сызгыртып җибәрде:

— Фюр-р, фюр-р!

Аңа каршы паровоз да кычкыртып куйды, поезд туктады. Утыра алмый калган абыйның поездны куып җитүен бөтен кеше карап торды һәм:

— Тиз бул, тиз бул, — диештеләр.

Аннан соң ул абый кызарынып безгә килеп керде. Бик нык йөгергән.

— Баш кондуктор свисток биреп поездны туктатмаса, мин калган идем, — диде.

Әни миңа:

— Әһә, әнә күрәсеңме, күрәсеңме? — диде.

Мин бит ул абый шикелле беркая да чыгып йөрмим. Аннары, мин семафорны күрдем. Ул безнең юл янында тора иде. Бик биек, очында флаг шикелле такта кисәге бар, бары тик ул хәзер өскә таба күтәрелеп тора иде. Бо-лай тору, димәк, үтеп китәргә мөмкин дигән сүз һәм без аның яныннан станциягә узып киттек.