Тимер юл (Алиш)/Тендерга ничек су агыздылар

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Тендерга ничек су агыздылар


Безнең паровозның тендер белән бергә икенче рельслар буйлап чабып, безгә каршы гына килеп туктаганын мин тәрәзәдән карап тордым. Ул туктаган урында ниндидер юан бер багана утырып тора, аннан як-якка таба бер труба сузылган, ул да шундый ук бик калын. Кинәт ниндидер бер кеше тендерга сикереп менде дә теге трубаны тотып та алды, ул труба борылып йөри икән, ул аны үзенә, тендерга таба борды. Трубадан су ага башлады. Бу абый суны тендерга тутыра, аннан аны паровоз казанына җибәрәчәкләр. Парга әйләндерү өчен. Паровоз пар белән йөри, шуңа күрә ул паровоз дип тә атала.

Теге апа этен кулына алды да:

— Инзол, Инзол, әйдә, һава сулап керик, — диде. Этенең чылбырын кигезде, бантигын төзәтте, һәм алар

чыгып киттеләр. Әни аңар:

— Карагыз, кала күрмәгез, юкса без сезсез китеп тә барырбыз, — диде.

Теге апа:

— Әнә паровоз су алып тора әле, паровозсыз китә алмассыз, — диде.

Әни корзиннан колбаса һәм булка алды, аннан миңа конфетлар да бирде, бер конфетны эткә бирергә дә рөхсәт итте.

Паровоз кычкыртып китеп барыр, эт белән теге апа утыра алмый калырлар дип, мин һаман куркып тордым. Чөнки ул инде су ала торган урыныннан киткән иде. Аннан соң кыңгырауга бер сугып куйдылар:

- Бум!

Шул вакыт теге апа да эте белән вагонга керде һәм без кузгалып киттек.