Тимер юл (Алиш)/Мин ничек югалдым

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Мин ничек югалдым


Платформа ягына таба күз салсам, бер апа килә. Үзе чылбыр белән эт тоткан, ә эте чем-кара, йоннары бөдрәләнеп тора. Этнең башында кызларныкы төсле бант та бар. Этнең бары яртысы гына бөдрә йонлы, ә калган яртысы шома, койрыгы пумала шикелле.

Мин:

— Ни өчен бантик такканнар? — дидем дә эт артыннан киттем. Бик әз генә, инә буе кадәр генә киткән идем, кемнеңдер кинәт:

— Әй, сакланыгыз, сакланыгыз! — дип кычкыруын ишеттем.

Безнең носильщик түгел, ә башкасы чемоданнар төягән тачкасын туп-туры минем өскә таба этеп килә. Таптатып үтмәсен дип, мин тиз генә бер читкә йөгердем.

Ул ара каяндыр бик күп кешеләр килеп чыктылар, мине этә-төртә бөтенләй бер читкә үк чыгардылар. Мин әниемне эзләргә йөгердем. Вагоннар барысы да безнеке төслеләр. Мин еларга тотындым. Шул вакыт куркынычлы тавыш бөтен вокзалны яңгыратты:

— Поезд китә... — Тагын нәрсәләрдер әйтте. Шундый каты итеп, шундый куркынычлы итеп, әйтерсең бер великан сөйли.

Мин тагын да ныграк еларга тотындым. Хәзер менә поезд китә, әни дә аның белән китәр. Кинәт яшел фуражкалы хәрби бер абый килеп чыкты да:

— Әйдә, без хәзер әниеңне эзләп табарбыз, — диде. Кәм мине платформа буйлап бик тиз алып китте, аннары кулына күтәрде.

Мин:

— Мине күтәрмәгез, минем әнием кайда? Мин әни янына барырга телим! — дип кычкырдым.

Ә ул:

— Син елама, әниең хәзер килеп җитәр, — диде. Мине бер бүлмәгә алып керде. Бүлмәдә ниндидер апалар бар. Аларның кулларында кечкенә-кечкенә малайлар, кызлар... Кайберләре уенчык атлар белән уйныйлар. Әни анда юк. Хәрби кеше мине диван өстенә утыртты, шулчак миңа бер апа йөгереп килде дә:

— Нәрсә бар, нәрсә? Адаштыңмыни, малай? Елама. Син ни исемле? Син кем соң? — диде.

Мин:

— Мин — Никнигә, ә чын исемем Алеша, — дидем. Хәрби кеше шул вакыт йөгереп бүлмәдән чыгып китте. Апа:

— Син елама, хәзер әниең килер. Әнә кара әле безнең нинди яхшы атыбыз бар, — диде.