Тимер юл (Алиш)/Платформа нинди була

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Платформа нинди була


Әти мине җитәкләде дә, чемоданнарын, төенчекләрен күтәреп, бар халык агылган якка таба алып китте. Әни белән носильщик кайда икән дип караштыргаласам да, мин ал арны күрә алмадым. Без бер ишектән кердек, әтинең билетын алдылар да:

— Узыгыз, гражданин, — диделәр.

Мин, бер урамга чыктык, ахры, дип уйлаган идем, аның түбәсе пыяла икән. Менә шуны инде вокзал дип атыйлар. Монда вагоннар кыр казлары төсле тезелешеп торалар. Алар бер-беренә беркетеләләр. Менә шул поезд инде. Ә иң алда паровоз тора. Вагоннар буйлап озын идән сузыла.

Әти:

— Әнә әниең носильщик белән платформада басып тора, — диде.

Шул озын идән платформа икән инде. Без тагын алга-рак киттек.

Арттан кинәт: - Сакланыгыз, сакланыгыз! — дигән тавыш ишетелде.

Без әйләнеп карадык. Мин кечкенә генә тәгәрмәчле тәбәнәк арбаның артыбыздан килүен күрдем. Аңа бер кеше баскан, ә арба борып җибәргән кебек үзе бара. Әни белән носильщик турысына җиткәч, арба туктады. Анда инде ниндидер чемоданнар яталар иде. Носильщик тиз генә безнең әйберләрне дә шулар өстенә куйды. Шул ара без дә килеп җиттек. Әти:

— Онытмадыгызмы? Сигезенче вагон, — диде.

Ә үзе һаман мине җитәкләп торды. Носильщик әтигә карады да, көлемсерәп:

— Кечкенә егетне дә утыртып җибәрергә була бит, — ди. Мине күтәреп алды да арбадагы ниндидер бер төенчек өстенә утыртты.

Әни:

— Нинди юләрлек ул тагын, бала егылып төшәр бит! — дип, безнең арттан йөгерде.

Мин әни безне куып җитәр дә мине арбадан төшерер инде дип курыктым. Ә арбада басып торучы абый:

— Сакланыгыз, сакланыгыз! — дип кычкырып кына барды.

Арба шундый кызу бара, әни аны ничек куып җитә алсын соң!

Без вагоннар ягыннан узып киттек. Аннары арба туктады. Шул арада носильщик, аның артыннан әти килеп җитте һәм мине арбадан төшерде.

Вагонның баш-башларында ишекләр бар. Аңа басып менәргә кечкенә генә баскычлар эшләнгән, крыльцо шикелле үк. Ишек буенда кулына фонарь тоткан күзлекле бер абый басып тора. Аның өстендә хәрби кешеләр киемендәге төсле ялтыравыклы төймәле куртка.

Әни аңа:

— Кондуктор, минем билетым менә, — диде. Кондуктор фонарь яктысында билетны карады.