Капкорсак патша (Алиш)/III

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Капкорсак патша
Автор: Абдулла Алиш

III


Давылланып торган кояш баешына карап киткән министр һәм солдатлар алтыннан ясалган егерме көпчәкле атсыз арбада таш юлны ду китереп, тузан туздырып, һава бозып кайтучы байны туктаттылар, ди. Ал арның сәләмә киемнәрен күреп, болар юлбасарлардыр дип белеп, үзенең җитмеш җиде тапкыр ата торган мылтыгын кулына тотып сүзгә кереште, ди, бай:

— Әй, юлбасарлар, миннән сезгә ни кирәк? Алтын сорасагыз, теләгәнчә бирәм, көмеш дисәгез, күмелгәнче китерәм, — дигәч, сүз башлады, ди, министр:

— Безгә алтының кирәкми — үзебезнеке дә күп. Көмешең дә хаҗәт түгел — анысы да җитәрлек. Тик менә син әйт: Конкояр белән Капкорсак патшадан берәр төрле зарар күрмәдеңме? — дип сорады, ди.

— Нинди зарар күрим? Капкорсак патшаның атасы миңа завод салырга җир бирде. Баеган өстенә баетты. Минем кесәмне калынайтты. Минем рәхмәтемне җиткерегез ул Капкорсак патшага, — дип сүзен бетерде, ди, бай. Үзе егерме көпчәкле атсыз арбага кырын ятып, министр һәм солдатлардан шүрләп, күзләрен уйнатып, алтын стаканнарга кып-кызыл эчемлекләр салып бирде, ди, аларга. Йотылып-йотылып эчтеләр дә, үзләренең кемлекләрен белдерделәр дә алга чаптылар, ди, алар.

Көн киттеләр, төн киттеләр, ай киттеләр, ел киттеләр, инә буе җир киттеләр, ди.