Капкорсак патша (Алиш)/IV

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Капкорсак патша
Автор: Абдулла Алиш

IV


Күгелҗем диңгез артына китүчеләр дә ике кешене очраттылар, ди. Боларның берсе — ятьмә белән күбәләк тотучы бер бай малае, икенчесе — сука артыннан бил бөгүче бабай иде, ди.

Күбәләк тотып йөрүче малай болай дип җавап кайтарды, ди, министрга:

— Падишабыз безнең җир-суыбызны да, урман-болын-нарыбызны да мул итте, гомере дә озын булсын аның, — дип әйтте дә, ди, үзен карый торган асрау янына йөгерде, ди.

Министр һәм солдатлар: «Безгә кирәкле кеше түгел бу!» — дип, күп вакыт уздырмыйча, тузан туздырмыйча, салмак кына атлап, алга юл тоттылар, ди.

Бераз баргач, еракта-еракта күләгә кебек кенә бөкре бер шәүләне шәйләделәр, ди, алар. Барып җитсәләр, ак сакалы тезенә җиткән, чәчләре көмешләнеп беткән, аркасы бөкрәйгән, куллары кәкрәйгән бер бабайны очраттылар, ди, алар.

— Үз эшләгәнең үзеңә булмагач, рәхәтләнеп икмәк белән суга да туймагач, шулмы инде тормыш! Безгә дигән шомырт күк кара туфраклы җирләрне, хуш исләр аңкытып чәчәк ата торган болыннарны, кара куе урманнарны Капкорсак патша үз кешеләренә өләшеп бетерде. Ашъяулык кадәрле шушы җиремдә төртсәм аварга тора торган атым белән, эчемдә янган ачу белән безне изүчеләргә каргыш-ләгънәтләр яудырам. Җир астында күмер чабучылар, тауларны актарып тимер табучылар, зур-зур йортлар салучылар, барысы бергә оешып, Капкорсак патшага каршы кузгалырга җыйналалар дип ишеттек, шуларга кушылырга сүз беркеттек, — дип әйтеп тә бетерә алмады, ди, бабай, аяк-кулларын бәйләп, үзләре белән алып киттеләр, ди, аны Капкорсак патшаның ялчылары.