Капкорсак патша (Алиш)/II

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Капкорсак патша
Автор: Абдулла Алиш

II


Зәңгәр күккә башлары тигән таулар уң якта, шомлы кара урманнар сул якта, көмеш тавышлы чишмәләр, юл буйлап елан төсле боргалана-боргалана, чылтыр-чылтыр агып калдылар, ди.

Берзаман карасалар, министр һәм солдатлар ни күрсеннәр, тап-такыр юлдан таза һәм матур, күрер күзгә батыр бер кеше бара, ди. Үзе җилкәсе аркылы боргаланып-боргаланып беткән бер быргы таккан, ди. Быргысына ул бер өрсә, әлегә беркайда да ишетелмәгән, әлегә беркем дә белмәгән моңлы һәм дәртле көйне уйнап җибәрә, ди. Агачлар башларын җиргә тидергәнче бөгелеп тыңлыйлар, яфракларын селки-селки рәхмәт укыйлар, ди. Таулар да бу көйне яраталар, аның тавышын, радио кебек, җирнең бар почмагына да тараталар, ди. Батыр егет уйнаган көйне бер генә ишетсәң дә истә кала, ди, аны бер җырлау да күңелгә бетмәс-төкәнмәс көч сала, ди.

Батыр егет янына җитүгә, солдатлар атларыннан төштеләр, ди, ә министр, ат өстендә килеш, уйнаучыга сүз кушты, ди:

— Әй, егет, кая барасың, ул нинди уен коралы, син нинди көчле көй уйныйсың, Канкояр белән Капкорсак патшалардан зарлана торган сүзләрең юкмы? — дип сорады, ди.

— Дөньяда туры юл эзлим, җиңүемнән өмет өзмим, подвалларда яшәүчеләрнең, ашсызларның, җирсез-сусыз-ларның йөрәк моңын җыеп шул көйне тудырдым. Ул безне рухландыра, канатландыра, шатландыра, — дип әйтте, ди, батыр егет. — Фабрика-заводларда кул көчемне бик арзан саттым. Минем кул көчем аркасында күп капкорсаклар туенып ятты. Менә бу канечкеч патшалар, безнең канны сөлек кебек суыручы байлар, бүре кебек ерткыч министрлар булмаса, сез дә, мин дә бу хәлгә калмас идек, — дип әйтте, ди, ул, тегеләрнең киемнәренә карап. — Эшлидер идем заводта, чыдап ачлыкка, инде аннан да кудылар. Хәзер мин эшсез, йортсыз, киемсез, бары суксам тимер өзәрлек кул көчем генә бар, — дип, йодрыкларын зәңгәр һавада селекте, ди, батыр егет. Аның куллары корыч төсле нык, йодрыклары берсе-берсе бишәр потлы герләр хәтле иде, ди. Ул кулларын селкегәндә, министр һәм солдатлар: «Менә суга, менә суга!» — дип шүрләп тордылар, ди.

Батыр егет сүзен сузды, ди:

— Канечкечләргә: патшаларга, байларга, министрларга каршы көрәшергә, әйдәгез минем белән киңәшергә, — дип, биек бер тау янына алып китте, ди, тегеләрне.

Атларын үсеп утырган агачларга бәйләп, Капкорсак ялчылары батыр егет алып барган урынга киттеләр, ди.

Тау итәгенә килеп җиткәч, батыр егет җиргә утырды да тагын сүз бантлады, ди:

— Карагыз әле, егетләр, тауга! — дип әйтте, ди. — Ул нинди текә һәм биек, ул нинди югары... Җиңүгә булган өметебез дә шушы тау сыман, ул нинди югары, ул нинди биек, җанга рәхәт бирүче, йөрәккә көч кертүче ул җиңү өмете. Шул җиңү өчен барыбызга да берләшергә, безне буучы ерткычлар белән ныклап көрәшергә кирәк, — диде дә, ди, сүзен бетереп: — Кая, егетләр, дусларча бер көйрәтеп алыйк, — дип, тегеләрдән тәмәке сорады, ди. Министр һәм солдатлар бары да берьюлы кесәләренә тыгылдылар, ди. Кайсы алтын савытларга салынган сигара, кайсы көмеш тартмалардан бармак юанлыгы калын папирос, кайсы атлас янчыклардан мунчала төсле чәбәләнеп беткән тәмәке чыгарып суздылар, ди, батыр егеткә. Ул берсен дә алмады, ди, тик тирән итеп, бик тирән итеп шикләнеп карады, ди... Үз юлына таба кинәт борылып киткән иде, ди, һап! эләктереп алдылар, ди, аны министрның солдатлары...