Кадыйр Бикмурзинның җинаяте (Алиш)/Аның тормыш юлы

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Кадыйр Бикмурзинның җинаяте
Автор: Абдулла Алиш

Аның тормыш юлы


Кадыйр ФЗӨдә матур гына укып килә иде. Үсеп зур булырга, зур кеше булып, халык бәхете өчен үзенең бөтен көчен бирергә — ул менә шундый теләкләр белән янды. Менә тизрәк-тизрәк зур үсәсе иде дә авырлыкларны, шатлыкларны татыйсы иде. Күңел, чаптар ат кебек, алга ашкынды.

Ул туган елны, сыйнфый көрәш бугазга-бугаз, үңәчкә-үңәч килеп тартышкан елны, кан елгалары яңгыр сулары белән бергә акты. Ул туган елны ил өстендә ирек кояшы балкыды. Ул елны елап-сыкрап төннәр уздыручы аналар, ач-ялангач балалар белән җир өсте капланган иде. Завод-фабрикалар бертуктамый үкергән пушкаларның снарядларыннан пыр тузып җимерелеп беттеләр. Ул елны корыч ленталар кебек сузылган юллар буенча паровозлар да йөгермәделәр, завод-фабрикаларның морҗалары төтен чыгармадылар. Кырларның күп өлешенә сабан кермәде ул елны.

Менә шундый елларны Сафия апаның баласы туды.

Сафия апа ябык йөзле, эшли-эшли бөкрәеп беткән бер авыл хатыны иде. Сызганып байга урак урыр чакта, баланың вакытсыз тууы аңа бик ошап бетмәде. Кендек әбие дә, тиргәнә-тиргәнә: «Яман сыер ярда бозаулый», — дип, Сафияләргә килде. Мулла да, җимерелеп бара торган өйгә теләр-теләмәс кенә килеп, балага Габделкадыйр исемен биреп китте. Вәдига карчык Сафия апаның актык тавыгын кунакчасыннан тотып алды да мулланың суынып җитмәгән эзләре буенча садакага илтергә кушты.

Баланың тууын атасы гына күрә алмады. Герман сугышыннан яраланып кайткан атаны аклар отряды тагын сугыш кырына алып китте. «Бәрәңге арчырга булса да ярарсың әле», — дип, аны ярлылардан оешкан Кызыл Армиягә каршы сугышырга куштылар. Ул, башын түбән игән килеш, бик төшенке, бик моңлы күңел белән авылны калдырды. Ул вакытта Сафия апа, үзенең авырлы булуына карамастан, кыр капкасына кадәр хәле бетеп егылып калганчы елый-елый аны озата барды. Атаның бер-ике хаты килде дә, аннан ул бөтенләйгә каядыр югалды.

Ана: «Син генә кирәк идең», — дигән шикелле, бала йөзенә карап, аны ертык чүпрәк-чапракларга төрә-төрә бик күп уйланды. Өйдә бер умачлык дип елап сорасаң да он заты юк. Йорт тирәсе читәннәре күптән ягылып беттеләр. Бер аш кайнатырлык, менә шушы сабыйны юарга су җылытырлык та утын юк.

Ә шул авылда ук яхшы яшәүче кешеләр бар. Ал арның гаиләләрендә тигезлек, өс-башлары бөтен, тамаклары тук, алар рәхәт яшиләр... Ана, баласын күкрәгенә кыса-кыса, бертуктаусыз күз яшьләре коя. «Төкерәм мин ул бирәннәрнең яшәүләренә, бар да күз яше, бар да кеше хакы. Алла тотар әле үзләрен», — ди ул.

Кадыйр үзе болай яңгырлы елда да туган иде. Ләкин картлар аның кечкенә буйлылыгыннан: «Кадыйр, син туган елны яңгыр булмаган, ахры», — дип көлделәр. Кайсылары: «Бүректә үстеңме әллә?» — дип сорау да биргәләделәр.

Ләкин алар Кадыйр үскән шартларны, аның күргән җәфаларын берсе дә искә алмадылар. Ә бала күпне күрде. Революциянең кабынган вакытында туган бала тормыш өермәләре, көнкүреш газаплары аркылы менә бүгенге көнгә килеп җитте. Яхшылап тиресләнгән дымлы җиргә төшкән таза орлык кебек, бүгенге иркен шартларны татый алды. Соңгы таяныч — анасы да ачлыктан үлгәч, ул җылы ана кочагыннан урамга ташланды. Таш урамнар буенда тәрбиясез бала булып йөрде. Аннан балалар йортына эләкте. Иң соңыннан гына бу язу машиналары ясый торган заводка өйрәнчек булып эшкә керде. Ә бүген исә ул метчик, пружиналар урлап тотылды.