Jump to content

Кадыйр Бикмурзинның җинаяте (Алиш)/Әйтергәме, әйтмәскәме?

From Wikisource
Кадыйр Бикмурзинның җинаяте
Автор: Абдулла Алиш

Әйтергәме, әйтмәскәме?


Кадыйрны ябылган җиреннән икенче көнне үк чыгарып җибәрделәр. «Ярый, егет, иптәшләр судына кадәр чыгып тор», — диделәр аңа.

Димәк, әле иптәшләр суды булачак. Нинди куркыныч эш. Элек яхшы малай булып танылган Кадыйр иптәшләре алдына карак булып басачак.

Менә зал. Шыгрым тулы халык. Монда кечкенә Кадыйр Бикмурзинга суд бара. Менә алгы сафта ук Кадыйрның иптәшләре утыралар. Беренче рәттә үк бергә балалар йортында йөргән Васька утыра. Күрәсезме, ул үзенең ачулы күзләре белән ничек итеп Кадыйрга карый...

«Социалистик милеккә кул сузучы кечкенә карак Бикмурзинга...» Гаепләү акты шулай башланыр инде...

Кадыйр, урам буйлап кайта-кайта, әнә шул авыр уйларны уйлый. Аның йөрәгендә шундый бер үкенү көче кузгалган. Ул аны сүзләр белән әйтеп бирә алмас кебек сизә: «Барыбер инде аңа иптәшләре элеккегечә ышаначак түгелләр. Барысы да аны чит итеп күрәчәкләр. Чөнки ул карак. Чөнки ул кеп-кечкенә башы белән эшче мәнфәгатен саткан кеше. Чөнки ул үз милкен үзе урлаучы, иң соңгы кабахәт кеше! Ничек иптәшләр йөзенә күренергә? »

Көн инде кичкә авышкан иде. Баганаларда электр лампалары кабынды. Урам чатындагы репродуктордан моңлы җыр тавышы ишетелде. Кадыйрның йөрәге әрнегәннән-әрни барды.

Кадыйр чатта трамвай көтүче халык төркеменә якынлашты. Алар бер-бер артлы тезелеп киткәннәр, һавада сузылган чыбык өзелгән. Кадыйрның кызарган йөзен яктыртып, караңгылык эченнән менә шул кешеләр күзенә үзен күрсәтеп янган утларга, җырлаучы радиога, трамвай көтеп торган халыкка ачуы килде. Алар барысы да бергәләшеп Кадыйрдан көләләр кебек тоелды.

Менә, трамвайлар кузгалып киткәч, шу ларның берсе астына ташланса, Кадыйр барысыннан да котылам дип уйлады. Аяклар әкрен-әкрен шул якка таба атлый башлаганнар иде, ләкин ул кинәт туктады:

— Мин гаеплеме соң?..

Ул үзен бу эшкә котыртучы Садыйк турында уйлап алды.

— Әйтергәме, әллә әйтмәскәме?