Кадыйр Бикмурзинның җинаяте (Алиш)/Завод гудогы

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Кадыйр Бикмурзинның җинаяте
Автор: Абдулла Алиш

Завод гудогы


Язгы көннәрнең һавасы сулышны иркенәйтә. Кыш буе сагынылган ул кояшны тереклек дөньясы елмаеп каршылый. Кояш та, шуны сизгән сыман, үзенең якты нурларын, чәчү тубалыннан ыргытылган гәрәбә орлыклар кебек, җир өстенә сибә.

Агачларның ботаклары бөреләнә башлыйлар. Шул бөреләрдән шомырт чәчәгедәй хуш ис бөркелә. Шундый матур язгы көннәрдә яшәгән саен яшисе, алдагы киләчәк матур язларны күрәсе килә. Чөнки бу язгы матур көннәрдә барлык тереклек дөньясында хәрәкәт башлана.

Шундый язгы көннәрнең берсендә язу машиналары әзерли торган заводның гудогы, сузып-сузып кычкыртып, смена беткәнлекне белдерде. Заводның кызыл кирпеч стеналары капкасыннан эш киеме, блузалар, кепкалар, шәлләр, бүрекләр кигән эшчеләр чыга башлады.

Ишек төбендә торучы яшел күлмәкле, сары мыеклы сакчы бүген көндәгегә караганда да ачулы күренде. Завод бусагасын атлаган һәрбер кешене үзенең үткен карашы аша үткәрде. Ьәрбер эшченең, һәрбер өйрәнчекнең күзләренә үзенең соргылт күзләренең нурын кире кайтармас кебек итеп кадады.

Завод ишеге янындагы контроль будкасы аша чыгучы эшчеләр төркемендәге бер малайны бүген бигрәк тә нык тентеделәр. Сары мыеклы сакчы малайның барлык кесәләрен капшап чыкты. Малай инде китәм дип кенә атлаган иде, ул аны тагын туктатты:

— Йә әле, яшь егет, итекләреңне салып җибәр әле. Малай:

— Алар аякны бик кысалар, нәрсәгә газаплыйсыз, барыбер бернәрсә дә юк, — дип, күн итекләрен салмаска да уйлаган иде, ләкин сакчы каты торды:

— Безне хөкүмәт милкен сакларга куйганнар икән, без синең аягың авырту белән хисаплашмыйбыз. Синең итекне салдырмасак, бәлки, хөкүмәтнең җилкәсе авыртыр! — диде.

Әле күптән түгел генә заводка эшкә кергән Садыйк абыйга бу җитә калды. Ул, сакчыга таба борылып:

— Хөкүмәт түзәр әле, аның җилкәсе калын, баланы юкка газаплыйсыз, — дип куйды.

Башка эшчеләр шунда ук аңа каршы төштеләр:

— Юк, энекәш, шалишь! Хөкүмәт кем соң ул?! Ул бит менә без барыбыз да.

Малай никадәр генә зарланмасын, сызланмасын, карышып барыбер эш чыгара алмады. Ул кызарган йөз белән ояла-ояла итеген салды. Киндер чолгаулар арасыннан, тык-тык тавыш чыгарып, цемент идәнгә корыч метчиклар, пружиналар коелдылар. Ал арны сакчы җыя барды. Аннан соң яшел козыреклы кепкасы астыннан малайга таба күтәрелеп карады да:

— Балтырыңа ул кадәр метчиклар, пружиналар төягәч, аягың авыртыр да шул, — дип куйды.

Кайсысыдыр ямьсез итеп сүгенеп алды, кемдер шаркылдап көлде. Кемдер яшь кенә малайны бу эше өчен кызганды: «Эх!» — дип авыр сулады. Ләкин малай ал арның берсен дә аермачык ишетә алмады. Ул, багана булып каткан хәлдә, берни белмичә, сары мыеклы сакчы каршында басып тора иде.