Чәрдән ханлыгы (Бәйрәмова)/Чәрдән чиркәүләре, кремль һәм истәлекле урыннар

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Чәрдән ханлыгы
Автор: Фәүзия Бәйрәмова

Чәрдән чиркәүләре, кремль һәм истәлекле урыннар


Төньяк өлкәләрдә, Урал алдында һәм Каманың югары агымында христиан диненең йогынтысы һәм чукындырулар шактый иртә башланган һәм гасырлар буе дәвам иткән. Әле 1383 елда ук Вычегда елгасы буендагы Усть-Вымьда Пермь епархиясе ачылуын һәм урыс миссионерларының җирле халыкны чукындырырга тырышуларын да әйтеп үтәргә кирәк. Әмма бу попларның күбесен җирле халык үтерә барган, беркемнең дә үз теләге белән динен бирәсе килмәгән. Бары тик Казанда, Әстерханда, Себердә мөстәкыйль татар дәүләтләре юкка чыкканнан соң гына христиан дине Уралда үзенең тамырларын җибәрә һәм бөтен төньяк өлкәләрне чорнап ала, җирле халык көчләп чукындырыла һәм әкренләп урыслашырга мәҗбүр була.

Җирле халыкны кулда тотуда христиан диненең ролен урыс патшалары да яхшы аңлый һәм моның өчен көчен кызганмый. Бу хакта урыс тарихчылары үзләре дә яшереп тормыйлар: "Важную роль в закреплении власти московских князей на присоединенных землях сыграла Русская Православная Церковь, - дип яза алар. – С принятием христианства в Перми Великой, как известно, начинается процесс вхождения уральских земель в Русское государство."[1]

Казан алыну белән Явыз Иван күзләрен Себер ягына төби һәм бу юнәлештә беренче адымнарын Уралны христианлаштырудан башлый. 1552 елда ул Соликамски шәһәренә татарлардан саклану өчен, дигән булып икона җибәрә, Строгоновларга Казаннан Чәрдәнгә кадәр арада чиркәүләр төзергә рөхсәт бирә. "1552 г. – царь Иван IV Грозный пожаловал жителям Соликамска икону Святителя Николая чудотворца, чтобы она защищала православный город от сибирских татар, - дип яза бу хакта тарих китаплары. – 1565 г. – митрополит Афанасий подвердил благословением жалованную грамоту своего предшественника митрополита Макария, по которой разрешалось Григорию Аникиеву сыну Строгонова "церкви божии ставити и игуменов, и попов, и диаконов призывати к нему в слободу на Каму-реку, меж Великой Перми и Казани", а "слободским игуменам и попам крестить по уставу святых отец в нашу православную христианскую веру греческого закона...приходящих иноземцев, татар, вогуличей и югричей."[2]

Шунысын да әйтергә кирәк, 1570 елда Чәрдәндә инде 11 чиркәү булган[3], ә 1623-1624 елгы хисаплаулар буенча – биредә инде 16 чиркәү, 2 монастырь эшли башлаган, бу – 300 йортлы Чәрдәнгә! Әйтерсең лә бөтен дөнья бөтен эшләрен бер читкә ташлап, чиркәүләр генә төзи башлаган! Юк, әлбәттә, бу чиркәүләрнең күпчелеге әзер биналарга – мәчет өсләренә корылган булырга тиеш. Шуңа күрә алар барысы да кыйблага карап тора, шуңа күрә бу чиркәүләр ике тамчы су кебек мәчет төзелешләрен хәтерләтә. Бүгенге көндә исә Чәрдәндә "Воскресенская" дип аталган төп чиркәү бар, Иоан-Богослав монастыры эшләп тора, бер часовня бар, ә элеккеге Успенски чиркәвендә хәзер "Музей веры", ягъни, праваслау дине музее. Бу – 5,5 мең кешегә, ә дүрт гасыр элек мең кешегә егермеләп чиркәү эшләп торган!

Дин музее җитәкчесе Марина Ивановна Ветчакова белән Чәрдән чиркәүләрен карап йөрибез. Менә шәһәрнең төп чиркәве – Воскресенски соборы, ул җиде яруслы, кызыл кирпечтән салынган һәм Сөембикә манарасын хәтерләтә. Мөгаен, Колва елгасы ярына урнашкан бу чиркәү шәһәрдә иң бөек бинадыр. Аны 1754 елда салынган, дип баралар, эчендәге диварларга җирле халыкларны чукындыру сурәтләре эшләнгән. 1930 еллардан 1990 еллар башына кадәр бу чиркәүне мәдәният сарае итеп файдаланганнар, хәзер исә ул яңадан үз вазыйфаларын башкара. Без чиркәүнең побы белән дә очраштык, халыкның ни дәрәҗәдә дин тотуы белән кызыксындык. Поп зарланып алды, аның әйтүенчә, Чәрдәндә аена 30-35 кеше үлсә дә, җеназага[4] чакырса 1-2 кеше чакыра икән, ягъни, урыс мәетләрен попсыз күмәләр, дигән сүз. Халык чиркәүгә дә бары тик зур христиан бәйрәмнәрендә генә йөри икән, башка көннәрдә чиркәү буш тора, керсә дә, староверлар[5] гына кагылырга мөмкин.

Чәрдән побын да, староверлар кебек ихластан дин тотучы Марина Ивановнаны да тагы бер нәрсә борчый икән – Чәрдән җирендә яңадан мәҗүсилек баш калкыта башлаган. Бу хәлләр Пермь язучысы Алексей Иванов "Чердынь – княгиня гор[6] китабын чыгаргач бигрәк тә көчәеп киткән, диләр. Биредә ел саен "Сердце Пармы" дип аталган фестиваль уздырыла башланган, шунда бөтен Россиядән унышар мең кеше җыелып, барабаннар кагып, шаманнар белән бергә мәҗүси ритуаллар башкарып, кунып-төнеп яталар икән. Моңа христиан дине әһелләре бик бочылалар, әмма берни эшли алмыйлар – халык шуңа тартыла. Ә ни өчен тартыла – алар моның сәбәбен белми дә, эзләми дә. Ә моның сәбәбе бик өстә ята – биредәге урысларның күпчелеге көчләп чукындырылган вогуллар, коми-пермяклар һәм татарлар, аларның һәрберсе христиан диненә үзенең гореф-гадәтләре белән килгән. Җай чыгу белән, ирек килү белән алардан христианлык коелып төшкән, аның астыннан мәҗүсилек килеп чыккан, бары тик староверларда гына дин нык калган. Минем уемча, көчләп чукындырылган татарларның да бер өлеше староверлар ягына күчкән булырга тиеш, чөнки аларның дин тотулары безгә якынрак, алар попларны танымыйлар, хатын-кызлары баштан-аяк капланып киенә һәм гыйбадәт кылганда, мөселманнар кебек сәҗдәгә китәләр. Староверлар – үз милләттәшләреннән коточкыч зыян күргән, урыс праваслау дине тарафыннан иң нык эзәрлекләнгән, тереләй утларда яндырылган, суларга батырылган, меңәрләп башлары киселгән, сазлыкларга, кара урманнарга куып кертелгән искечә дин тотучылар алар...

Әмма Чәрдән җирендә христиан дине яшәү рәвешенә әйләнеп китә алмаган. Мин моны Иоан-Богослав монастырь-чиркәвендә дә күрдем. Ул көнне урысларның изгеләре дип йөртелгән Радонежскийны искә алу көне иде, ә чиркәүгә ник бер кеше килсен! Бөтен шәһәрне яңгыратып, чаңнар сугып та карадылар, урамнарда белдерүләр дә эленеп тора иде, ә халык килмәде, чиркәү чаңнарын басып китәргә теләгәндәй, урамнарга Пугачева, Распутина җырлары агылды, урыслар чиркәүгә килеп вәгазь тыңлауга караганда, җырлап-биеп бәйрәм итүне артыграк күрделәр ахыры... Хәер, безнең үзебездә дә шул хәл түгелмени соң?

Иоан Богослав монастырына аерым тукталып үтәсем килә. Ул да кыйблага карап тора, бөтен барлыгы, төзелеше, рәвеше белән татар мәчетләрен хәтерләтә. Урыс тарихчыларының язуынча, бу – Чәрдәндә иң беренче салынган монастырь икән. "Чердынский мужской монастырь Иоана Богослава был основан в 1462-1463 г. для того, чтобы служить оплотом и рассадником православия в Перми Великой" дип язылган Чәрдән шәһәре тарихи-мәдәни мирасны саклау идарәсе тарафыннан чыгарылган открыткада. Әйе, монда бу сүзләргә гадәти нәрсә итеп карыйлар, нәкъ шулай булырга тиешле эш итеп кабул итәләр. Монысы – идеология, әмма тарих мәсьәләсенә килгәндә, бу монастырь белән очы-очка ялганмый. Имеш, ул башта агачтан булган, аннан аның янына 1624 елда икенчесен салганнар, аннан болар янып беткәч, 1718 елда хәзерге монастырь бинасын төзеп куйганнар икән. Табып кара син моннан дөресен, бөтен кешегә бу монастырьны 1462-1463тә салынган дип әйтәләр, шуның белән горурланалар, тирәнрәк казына башласаң, юк, анысы янган, монысы җимерелгән, ә соңгысы 1718 елда гына төзелгән, диләр. Әмма үзенең кем нигезендә утыруы турында бина үзе сөйләп тора – бөтен рәвеше, кыяфәте, кыйбла тарафка карап торышы белән... Нигез – татарныкы, һәм аны берни белән дә яшереп булмый.

Болардан тыш, Чәрдәндә тагы берничә чиркәү бинасы бар, әмма алары үз вазыйфаларын башкармый. Борынгы кремль урынында да чиркәүләр булган, әмма хәзер анда инде берни калмаган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Чәрдән җиде калкулыкка урнашкан, шуның берсендә, Колва ярындагы иң биек урында кремль булган. Дөрес, урыс тарихчылары аны 1535 елда, Покча татарлар тарафыннан яндырылгач кына төзелгән, дип баралар. Миңа калса, бу кремль элек-электән – татарлар заманыннан ук булган, чөнки урысларда кремльнең үзе дә, сүзе дә булмаган, алар күбрәк кәлгә-крепостьлар белән сакланганнар. Бу кремль XV гасыр урлары белән чорнап алынганлыгын да әйтергә кирәк. Урыс тарихчылары исә үзләре үк биредә урнашкан борынгы шәһәрлекнең моннан унбиш гасыр элек булганлыгын язалар, ә X-XV гасырларда биредә фин-угыр кабиләләре яшәгәнлеген әйтәләр. Гаҗәп, монда барысына да урын бар, тик болгар-татарга гына берни каралмаган! Тагы бер ачыкланып бетмәгән нәрсә кала – урыс тарихчылары язганча, Чәрдән кремле 1535 елда төзелгән икән, ул ничек татарларның 11 явына каршы тора алды икән? XVI гасырда татарларның Чәрдәнгә берничә явы гына билгеле бит. Димәк, Чәрдән кремле өчен бу сугышлар XV гасырда ук башланган, димәк, кремль ул вакытта ук булган?

Урысларның 1535 елда ашык-пошык агач кремль салып ятулары да бик гаҗәп, саклану чаралары әлбәттә ташта булырга тиеш иде! Агач версиясе исә урысларга соңыннан бу кремльнең янып юкка чыгуын исбатлау өчен кирәк булгандыр мөгаен. Шунысы гаҗәп, бүгенге көндә кремль урынында берни калмаган, әгәр аны чыннан да урыслар төзегән булган икән, алар аңа тарихларының бер өлеше, архитектура истәлеге итеп карарга тиешләр иде. Ә монда - үлән үсеп утыра торган буш кыр, галимнәр бер таш нигезне казып чыгарганнар да, эшне туктатканнар. Әстерханның урысныкы дип йөргән кремле астыннан да татар кабер ташлары чыга башлагач, эшне туктатып, ябып куйганнар иде. Монда да шундыйрак хәл ахыры. Ләкин без Чәрдәндә тиз генә дөресен белә алмабыз, мөгаен, могҗиза белән башка җирдә болар хакында берәр борынгы чыганак тапсак кына инде...

Шушыларны уйлап, мин Чәрдән кремле урынында шактый утырдым...

Җәйге йомшак җил, тынычландырырга теләгәндәй, битләремне сыйпап үтте, күзләрем елга аша җәелеп яткан урманга, урманнар аша күккә үрләгән кыя-тауларга текәлде... Колагымда Атилла улларының, Кара хан, болгар-татар морзаларының гайрәтле авазлары яңгырап киткәндәй булды, җирне – татар яугирләренең ат тояклары тавышы, күкне – азан моңы күмеп киткәндәй тоелды... Мин, гасырлар тәсбихен тартып, мең ел узганнарга, мең ел киләчәккә киттем, Аллаһтан яңадан бу җирләргә иман нуры иңдерүен сорадым, ил-җирне саклап шәһит киткән бабаларыбыз рухына дога кылдым...

Китәр алдыннан тагы бер тапкыр ялгызым гына Чәрдәнне әйләнеп чыктым...

Менә бу йортта 1888 елның җәендә язучы Дмитрий Нәркис улы Мамин-Сибиряк тукталган һәм бераз яшәгән. Чәрдән төбәген, якын-тирәдәге авылларны өйрәнеп, ул дистәләгән хикәя, очерклар, тарихи күзәтүләр язып калдырган. Бу як материалыннан файдаланып балалар өчен язган "Серая шейка", "Емеля-охотник", "Зимовье на Студенной" әсәрләреннән тыш, Мамин-Сибиряк Чәрдән тарихына караган "Старая Пермь", "Три конца" хезмәтләрен дә иҗат иткән. Шулай ук аның биредә яшәүче әнисенә һәм сенелесенә язган йөзләгән хаты да бар, алар Мәскәүдә, дәүләт китаханәсендә саклана. Шуларның берсендә Мамин-Сибиряк Чәрдән якларында борынгы болгар шәһәре булганлыгын хәбәр итә. Үзе дә биредән ерак булмаган Висимо-Шайтански заводында туган Дмитрий Нәркис улы чукындырылган татарлар нәселеннән булган булырга тиеш, шунлыктанмы, ул урыс булмаган халыкларга карата бик хәерхаклы булган, аның иҗаты әле бу күзлектән чыгып өйрәнүне сорый.

Менә шәһәр больницасы бинасы – аның икенче каттагы биек тәрәзәсеннән 1934 елның җәендә шагыйрь Осип Мандельштам сикергән. Аны "Мы живем, под собою не чуя страны" шигыре өчен Сталин палачлары кулга алалар һәм өч елга Чәрдәнгә сөргенгә сөрәләр. Башта – конвой астында күп көннәр поезд белән, аннан пароходта килеп алчыган, бөтен нәрсәдән өметен өзгән Мандельштам саташа башлый, ул гел үзен атарга алып чыгып китүләрен көтә һәм алардан качу өчен тәрәзәдән сикереп, кулын сындыра. Анна Ахматова һәм Борис Пастернакның ярдәме белән, бу хәлләрдән соң аның сөрген урынын Воронеж белән алмаштыралар. Әмма Мандельштамны сөрген срогы тулганнан соң, 1938 елның маеда икенче тапкыр кулга алалар һәм ул шул елның декабрь азагында Себер төрмәләренең берсендә үлеп кала... Сталин аңа беркайчан да үзе турында язган шигырь юлларын кичерми...

Мы живем, под собою не чуя страны, Наши речи за десять шагов не слышны. А где хватит на полразговорца, - Там припомнят кремлевского горца...

А вокруг него сброд тонкошеих вождей, Он играет услугами полулюдей. Кто свистит, кто мяучит, кто хнычет, Он один лишь бабачит и тычет

Как подковы, кует за указом указ – Кому в пах, кому в лоб, кому в бровь, кому в глаз. Что ни казнь у него – то малина И широкая грудь осетина.

Кызганычка каршы, Чәрдән җире бүген дә төрмәләр иле булып тора, иман китү белән, бирегә золым килә һәм үз халкына да китереп суга, хәтта урыс патшаларының нәселен дә биредәге зинданда юк итә. Чәрдәннән 45 чакырымнар төньякта Ныроб исемле бер бистә бар, шунда 1601 елның көзендә, урыс патшасы Борис Годунов әмере белән, булачак патша нәселе вәкиле Михаил Романовны аяк-кулларын богаулап китереп ташлыйлар, чөнки Годунов бу нәселнең хакимияткә килүеннән курка. Михаил Романовны биредә базга ыргыталар һәм эт кебек, тимер чылбыр белән агач баганага бәйләп куялар. Аңа өстән бик аз күләмдә ипи-су ташлыйлар, катып үлмәсенә утын ыргыткалыйлар, ә җирле халыкны чокырга якын килүдән тыялар. Алай да җирле халык бу бичара тоткынга ярдәм итәргә тырыша, шуның өчен аларның барысын да тотып җәзалыйлар. Шушы коточкыч авыр шартларда Михаил Романов кыш чыга, 1602 елның августында исә аны үз сакчылары буып үтерә, чөнки аларның тизрәк Мәскәүгә кайтып китәсе килә. Романовны шул тирәдә күмәләр, ә инде Мәскәүдә хакимият үзгәргәч, сөякләрен шунда алып кайтып китәләр, ә Ныробта исә ул үлгән урынга чиркәү һәм часовня салып куялар.

Михаил Романовның өч потлы тимер богаулары бүгенгесе көндә Чәрдән шәһәренең крайны өйрәнү музеенда саклана. Әлбәттә, аңа карарга да куркыныч, ул адәм баласы күтәрерлек түгел, әмма шушы богаулар бүгенгесе көндә дә табыну объекты булып торалар, аны килеп үбәләр, нидер сорыйлар, авырулардан тереләбез, дип ышаналар. Биредә газап күреп үлгән "мученник" Михаил Романов хөрмәтенә фәнни конферецияләр, тәре йөрешләре үткәрелә, китаплар языла, фильмнар төшерелә. Гаҗәп халык инде – башта газаплар үтерәләр, аннан шуңа табына башлыйлар. Югыйсә, тәүбә итеп, шушы явызлыкларны башка кабатламаска гына кирәк бит инде. Ныробта бүген дә зур төрмә бар, бу тирәләр хәзер "зона" дип атала. Чәрдәннән 100 чакырым ераклыкта, Соликамскида "Белая лебедь" дип аталган төрмә бар, анда гомерлеккә хөкем ителгәннәрне бикләп тоталар, чечен сугышчысы Салман Радуевны шуунда кыйнап үтерәләр... Күрәсез, дүрт гасыр эчендә бу илдә берни үзгәрмәгән, бакша төрле уйлаучылар өчен төрмәләр һәм тимер богаулар һәрвакыт әзер тора...

Минем Чәрдәнгә килүем дә миңа каршы җинаять эше ачылган һәм мин "гаепләнүче" дип игълан ителгән вакытка туры килде, шуңа күрә бу якларга прокуратураның махсус рөхсәте белән генә чыгып киттем. Шунлыктан, музей архивларындагы һәм китапханәләрдәге борынгы китаплар һәм кулъязмалар белән дә тиешенчә танышып өлгерә алмадым, кайбер тарихи урыннарга да барып җитеп булмады. Әмма мин биредә күргән кадәремнән дә бик канәгать калдым, чөнки татар тарихы буенча дөнья кадәр яңа нәрсә белдем! Милләтемнең биредә борынгы скиф, һун чорларыннын яшәгәнлегенә, болгар-татар заманнарында дәүләтләр тотуына, шәһәрләр төзүенә, сарайлар һәм мәчетләр салдыруына, гүзәл сәнгать әсәрләре тудыруына, дин тотуына чын күңелдән ышандым хәзер шуны башкаларга да исбат итәргә тырышачакмын, иншаллаһ! Чөнки мин биредә татарларга басып алучы явыз кавем итеп карауларын теләмим, ә үз җирендә, үз илен, телен һәм динен яклап көрәшкән төп халык итеп кабул итүләрен телим.

Шулай ук мин Казанда яки Пермьда тарихи татар Чәрдәне темасына фәнни конференцияләр үткәрелүен телим, чөнки безнең дәлилләребез күп, хакыбыз зур, без дә бу җирләрдә үз каһарманнарыбызны күтәрергә тиеш. Мин әле Чәрдәндә барыбер татарларны эзләп табып, алардан милли һәм дини оешма төзеп куюны да планлаштырам, алга таба бәлки мәчет мәсьәләсен дә күтәрербез, иншаллаһ! Бу хактагы уй-фикерләрем белән мин Соликамскида һәм Пермьдә яшәүче милләттәшләрем белән дә уртаклаштым. Тарихта 1430 еллардан ук билгеле булган, татар белән урыс арасында кулдан-кулга күчеп йөргән Соликамски шәһәре ул Чәрдәннең дәвамы кебек, ул үзе аерым өйрәнүне сорый. Шунысы куанычлы, 100 мең урыс арасында яшәүче 500 милләттәшебез биредә "Кардәшләр" дип аталган татар-башкорт оешмасын төзеп куйганнар, инде менә ничә ел гөрләтеп сабантуйлар уздыралар, концертлар күрсәтәләр! Чыгышы белән Кукмара районыннан булган Лотфия ханым Нургалиева үзенең шәхси кибетенең зур бер өлешен мәчет итеп биргән, аны рәсми рәвештә мөселман мәхәлләсе итеп теркәткәннәр, хәзер бу мәчеттә Лотфия ханымның улы Рөстәм хәзрәт Галимов имамлык итә. Заманында Явыз Иван бу шәһәрне татарлардан саклау өчен Мәскәүдән махсус икона җибәргән булган, әмма милләттәшләребез дүрт гасырдан соң булса да биредә мәчет ача алганнар, намаз укыйлар, башкаларга да Аллаһның сүзләрен җиткерәләр. Мин ышанам, Чәрдәндә дә шулай булыр, иншаллаһ! Рөстәм хәзрәт Чәрдәнгә үзе барып кайтырга булды, ул анда татарларны да эзләп табар, аларга иманга кайтырга да ярдәм итәр, дип уйлыйм, чөнки моңа кадәр аннан бер генә дини мәрәсимнәргә дә чакыру булмаган.

Пермь шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәриятендә дә Чәрдән хәлләре белән нык кызыксындылар, чөнки аларның үзләренең дә Чәрдәндә булганнары юк икән. Үзе дә бу яктагы татарлар турында берничә китап язган Данир әфәнде Закиров һәм милли концертлары белән Соликамски, Березники, Губаха татарларын уята алган талант иясе Әлфинур ханым Тюмисева Чәрдәнгә дә барып чыгасыларын әйттеләр. Без Чәрдән хәлләрен Пермь шәһәре мәчетендә мөфти Хәмит хәзрәт Гәләветдиновка да сөйләдек, аның туганнары да шәхес культы елларында Ныробка сөрелгән булган, Красновишерски төрмәсендә үлгән икән. Кыскасы, ул елларда Чәрдән зонасына күп татарлар сөргенгә сөрелә, урман кисүләрдә үлеп кала, аларның каберләре дә билгесез. Менә бу тема үзе әле аерым өйрәнүне сорый, бу тоткын татарларның рухлары безнең килеп өйрәнүне һәм дога кылуыбызны көтеп ята...

  1. Защитники Перми Великой. – Чердынь, 2007, стр.4.
  2. Г.Н.Чагин. Күрсәтелгән хезмәт, 110 бит.
  3. Чагин, күрсәтелгән хезмәт, 108 бит
  4. отпевать итүгә
  5. иске христиан дине тотучылар
  6. "Сердце Пармы"