Чәрдән ханлыгы (Бәйрәмова)/Мәңгелек Атом...

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Чәрдән ханлыгы
Автор: Фәүзия Бәйрәмова

Мәңгелек Атом...


Менә мин, килгән юлым буйлап, тагы мең чакырымнар ара үтеп, мең еллык тарихны кичеп, өйгә таба кайтып барам...

Кама суы башланган җирдән – койган урынына кайтып барам...

Татар тарихының башланган урыныннан – бүгенгесенә кайтып барам...

Тирә-якта – татар тарихы кебек ерып чыкмаслык кара урманнар, милләт фаҗигасы кебек – төпсез сазлыклар, кыйтгаларны һәм чорларны урталай бүлгән Урал таулары...

Бу – минем Ана Ватаным, милләтемнең кендек каны тамган җирләр, ата-бабаларым кулларына кылыч алып саклаган мөкатдәс урыннар – Татар Иле...

Урал тауларының ике ягында да, кинәнеп җәйрәп ята ул - мең чакырымга – мең чакырым сузылган...

Бу юллардан, миңа кадәр, дөньяның хуҗасы булып, каһарман Атилла уллары, болгар Кара бик балалары, Чыңгыз хан яугирләре узган, Казан, Себер, Әстерхан, Кырым ханнары мәйдан тоткан...

Моны бар дөнья белгән, бар дөнья таныган, бар дөнья ТАТАР белән хисаплашкан...


Бары тик XVIII гасырда гына, Петр патшаның теләге һәм Ломоносов кебек галимнәрнең тырышлыгы белән, татар тарихы талана башлаган, чөнки урысларның үзләренә бөек тарих кирәк булган, һәм ул татар тарихы хисабына үзенә исем ясарга тотынган...

Ә бит заманында Европада да, Россиянең үзендә дә татарның кемлеген белүчеләр булган, скифларны да, һуннарны да татар дип язучылар булган, ул гына да түгел, татар тарихының бик борынгы чорларга барып тоташуын әйтүчеләр булган...

Шундыйларның берсе – XVIII гасырда яшәгән швед биологы Карл Линней, ул, зур галим буларак, дөньяның килеп чыгышы, борынгы тарих белән дә нык кызыксынган һәм бу турыда үзенең хезмәтләрен язып калдырган. Шуларның берсендә ул туфаннан соң Нух пәйгамбәрнең көймәсе Котыпта, ягъни, Урал тауларының башланган урынында туктаган, дип яза. Шуңа нигезләп, аның тарафдары Николай Карамзин, үзенең "История государства Российского" дип аталган хезмәтендә бу урыннар - монгол, татар, чуд кабиләләренең Ватаны, дип яза:

"...Неизмеримое пространство Северной Азии, огражденное Каменным Поясом[1], Ледовитым морем, Океаном Восточным, цепию гор Алтайских и Саянских - отечество...племен Монгольских, Татарских, Чудских... Там, на ГЛАВНОЙ ВЫСОТЕ ЗЕМНОГО ШАРА, было, как угадывал великий Линней, первобытное убежище Ноева семейства после гибельного всемирного наводнения, там воображение геродотовых современников искало ГРИФОВ, стерегующих золото."[2]

Карамзин моны үзе татар нәселеннән булган өчен генә язмаган, ә чын дөреслекне белгәнгә язган. Юкка гынамы татар сүзе "тау ирләре" дип тәрҗемә ителә, юкка гынамы Нухрат татарларының шәҗәрәсендә аларның борынгы бабалары Сократ хаким бу якларга Искәндәр Зөлкәрнәй белән "тере су" эзләргә килгән, дип язылган, юкка гынамы тарихта аларны "Арские князья" дип атыйлар? Юкка гынамы төрки халыкларның үлмәс дастаны каһарманы Урал-батыр бу яклардан "тере су" таба һәм аны милләтенә бүләк итеп калдыра, юкка гынамы шумерларның дастан герое Гилгәмеш "тере суы" эзләп Котып якларына чыгып китә? Юкка гынамы Атилла ханның уллары бирегә килеп төпләнә, юкка гынамы бу җирләр өчен гасырлар буе канлы сугышлар була, юкка гынамы бүген бу бөек тарих өчен яшерен һәм ачыктан-ачык көрәш бара?...

Урал тавының ике ягыннан төшеп, кыйтгалар буйлап таралган татар кемнәргә генә канын, җанын, малын, данын бирмәде дә, нинди генә милләтләргә ашлама булмады! Һәм шуларда эреп сеңде... Татар – заманында үз бөек күчәре тирәсеннән ычкынган һәм дөнья буйлап адашып йөрүче мәңгелек атом ул... Әмма ул үзенең кемлеген белә, бөек тарихын хәтерли, кан күзәнәкләрендә ул милләтнең асыл өлгесен – матрицасын саклый... Һәм кайчан да булса аңа кайтасын белә татар кешесе, чөнки ул шулай гына исән калачак, шулай гына яңадан үз биеклегенә менә алачак...

  1. Урал таулары. – Ф.Б.
  2. Человек пришел на Урал. – Екатеринбург, 1998, стр.13.

2009 ел, июль ае. Чаллы – Пермь – Чәрдән – Соликамски – Пермь – Чаллы.