Тимер юл (Алиш)/Җир астыннан ничек йөриләр?

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Җир астыннан ничек йөриләр?


Без әни белән пожарныйларны, рельссыз гына туп-туры асфальттан йөрүче трамвайларны

карадык. Әни әйтә:

— Ул трамвайлар троллейбуслар дип аталалар, — ди.— Ал арның тәгәрмәчләре автомобильнеке кебек, резинадан эшләнгән.

Мин әйтәм:

— Ни өчен рельссыз? Әни әйтә:

— Рельссыз йөрүләренә гаҗәпләнәсең, ул берни түгел. Биредә трамвайлар җир астында да йөриләр әле, — ди.

Ә мин әйтәм:

— Җир астында берни дә юк, анда җир генә бар, — дим.

Әни әйтә:

— Синең базга төшкәнең бармы? Базны җир астында казып ясыйлар бит. Ә Москвада бик зур бер баз казыганнар. Ул бик озын. Бер башыннан кереп китсәң, икенче башыннан чыгасың. Менә шул базга рельслар сузганнар да трамвай җибәргәннәр. Ул бу базның бер башыннан икенче башына йөгереп йөри. Бер урыннан кешеләр җир астына төшәләр дә шул трамвайга кереп утыралар. Ул җир астыннан йөгерә-йөгерә дә базның икенче башына барып чыга. Ә анда баскыч бар. Трамвайдан чыккан кешеләр, шул баскыч буенча югарыга күтәрелеп, урамга чыгалар. Әйдә, хәзер без дә шул трамвайга утырып карыйк, — ди.

Ә мин әйтәм:

— Кирәкми, — дим. Әни әйтә:

— Ни өчен? Нигә юләрләнәсең? — ди. Ә мин әйтәм:

— Җир асты булгач, анда караңгыдыр, — дим. Әни минем сүзне тыңлап та тормады, бер ападан:

— Әйтегез әле, метро кайда? — дип сорады.

Теге апа бармагы белән безнең өйгә, без тора торган бүлмәле өйгә төртеп күрсәтте. Әни:

— Әйе, әйе, күрәм, рәхмәт, — диде.