Тимер юл (Алиш)/Мин ничек метрода йөрдем

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Мин ничек метрода йөрдем


Без әни белән алга атладык, бер ишектән килеп кердек. Анда бик зур бүлмә, нәни генә будкалар торалар. Ул нәни генә будкаларның нәни генә тәрәзәләре бар. Кешеләр шул тәрәзәләргә киләләр дә билет сатып алалар. Әни дә билет сатып алды, без баскыч буйлап түбәнгә таба төшеп киттек. Бар кешеләр дә баскыч буйлап түбән төшә башладылар.

Мин хәзер үк җир башланып, теге баз күренер дип уйладым. Мин үз-үземә генә «...шунда җиткәч, мин бармам, еларга тотынырмын, әни ул чак барыбер кире кайтып китәр» дип уйлаган идем. Ә анда җир бөтенләй күренмәде, коридор гына күренде. Тик бик киң һәм бик якты.

Анда электр яна, бик күп зур-зур лампалар тора. Стеналар ялтырап торалар. Ә идәне таш, сап-сары, шулай ук шома. Ә бернинди җир юк.

Аннары бар да баскычларга юнәлделәр. Без дә әни белән баскычка килеп җиткәч, әни дә курыкты, тукталды. Анда идән баскычка таба йөгерә. Бер абый атлап шул идәнгә баскан иде, баскыч алып менде дә китте үзен.

Ә бер апа килде дә әнигә әйтте:

— Сез курыкмагыз, батыррак атлагыз, йә, бер-ике! — диде дә әнинең кулыннан тартты да алды.

Әни атлады, үзе артыннан мине дә тартты. Без дә кузгалып киттек.

Без әни белән басып торган идән, кузгалып киткәч, баскычка әйләнде. Без аның бер басмасында, безне тартып утырткан апа икенче басмасында басып бардык. Баскыч басмалары түбәнгә таба хәрәкәт иттеләр. Без түбәнгә төшеп җиткәч, баскычның басмалары идәндәй булып тигезләнделәр. Кәм без шул идәнгә баскан килеш бераз алга бардык.

Шул вакыт әни мине кулына күтәрде дә чын идәнгә җиткерде. Бу идән инде йөрми, бер урында гына тора. Без җир асты вокзалына килеп төштек. Барыбер анда да җир юк, ә вокзал үзе бик зур. Бик якты. Кешеләр йөреп торалар. Без платформага чыктык. Анда да шулай ук электр янып тора, һәм анда да кешеләр бик күп.

Ә трамвай юк, ул килмәгән иде әле.

Кинәт нидер шаулады. Мин нәрсә шаулый икән дип карасам, алда түгәрәк капка барын күрдем, ә капка эче караңгы, берни дә күренми. Мин, баз шундадыр, ахры, дип уйладым. Ә шуннан трамвай килеп чыкмасынмы! Ул шулай шаулаган икән. Трамвай платформага якын ук килеп туктады. Үзе бик озын.

Без әни белән килеп кенә җиткән идек, ишекләр үзләреннән-үзләре ике якка ачылып киттеләр, керергә мөмкин булды. Анда диваннар бар, электр яна, бар да көмеш кебек ялтырап тора. Аннан ишекләр үзләре ябылдылар, һәм без кузгалып киттек.


1941