Jump to content

Зур гөнаһлар (Бигиев)/XVII

From Wikisource
Зур гөнаһлар
Автор: Заһир Бигиев

XVII


Җиһангир әфәнде Маһруй ябылган бүлмәгә тикшерүченең рөхсәте белән килгән иде. Тикшерүче, Җиһангирга Маһруй белән күрешергә рөхсәт бирүе өстенә, тагын Маһруйның җинаятьче-үтерүче булуын, шәһитләрнең күрсәтүләрен, Маһруйның әйткән сүзләрен һәм акушерка карчык белән күзгә-күз куеп сорау алу-тәфтиш ясалуын - кыскасы, Маһруй эшен тәфсилле рәвештә сөйләп биргәнгә, Җиһангир, үзенең хатынын үлем элмәгеннән коткарып калганнан сон, аңардан бернәрсәне дә сорашып-белешеп тормады: табиб килеп, кирәкле дәваларны биргәч, "секретный"дан китеп барды.

Инде аңа нишләргә? Маһруйны хөкемнән коткару өчен, көченнән килгән кадәр гайрәт-тырышлык күрсәтеп, берәр төрле ярдәм чарасына керешергәме? Әллә, иренә хыянәте өчен, "эзләгәнен үзе тапты" дип, мөмкин булган ярдәмне дә күрсәтмәскәме?

"Юк, - диде ул, - Маһруйның миңа хыянәт итеп эшләгән җинаяте һәм гаебе никадәр зур булса да, минем тарафтан аңа мөмкин ярдәмне күрсәтмәү кешелексезлек, хайванлык булыр иде. Минем никахлы хатыным буларак, аның миннән ярдәм һәм булышлык көтәргә хакы бар". Ул, шундый уйлар уйлап, полициянең "секретный" бүлмәсеннән чыккач, туп-туры акушерка карчыкның өенә юнәлде. (... )

Әмма, бернигә ирешмичә, карчык бүлмәсеннән чыгып, капкага таба барганда ул әлеге йортны карап торучы хезмәтчегә очрады. (... )

- Кара әле, иптәш, - дип эндәште Җиһангир хезмәтчегә, - син күптәнме бу йортта торасың?

- Күптән, хуҗам бу йортны сатып алганнан бирле шушында торам. Өчме-дүртме ел булды инде, - диде хезмәтче, аннары: - Ни өчен аны сорыйсың? Берәр йомышың бармы? - дип өстәде.

- Йомышым шул: мондагы карчыкның кайчаннан бирле бу йортта торуын беләсем килгән иде,-диде Җиһангир һәм акушерканың исемен әйтте.

- Ул карчыкмы?.. Кыскасы, ул карчык әле минем хатыным исән чакта ук монда күченгән иде... Мәрхүмә хатыным бик әйбәт кеше иде... Аллаһы Тәгалә... Кыскасы, хатыным үлгәнгә, мәрхүмәгә, ике ел булды. Менә шулай ике ел инде хатынсыз торамын. Мәрхүмә белән унтугыз ел гомер сөрдем. Тиз үлеп китте, мәрхүмә. Менә без яшь вакытыбызда... - дип сөйләнә башлады хезмәтче.

- Алайса, ул карчык ике елдан бирле сезнең йортта тора икән, - дип хезмәтчене сүзеннән бүлде Җиһангир, һәм аңардан әлеге карчыкның кәсебе һәм шөгыле турында сорады.

- Кәсебе... Юк, кәсеп кылганы бер дә сизелми. Күп вакыт яшь-яшь хатыннар белән кайнаша. Ни өчен аны сорыйсыз? - диде тагын хезмәтче. - Әле күптән түгел генә бер хатын килеп, карчык бүлмәсендә бер-ике атна кунак булган иде... Хәер, бик яшеренеп торды, һич тә бүлмәсеннән чыкмый иде. Ахырда шул хатын бер бала тапты... Карчык менә шундый эшләр белән кәсеп итә... Хәер, безгә фатир өчен акча бирсә, без башка нәрсә сорамыйбыз.

- Бала тапкан хатын хәзер кайда соң? Әле дә бу карчыкта торамы? - дип сорады Җиһангир.

- Юк, юк, хәзер күренгәне юк, дүрт-биш көн булды. Киткәндер, ахрысы. Мин һәр көн шулай, тәрәзә аша булса да, һәркайсын карый-күзәтә торам. Хезмәтебез шул ич.

- Хәзер баласы кайда? Карчыктамы?

- Әлбәттә, карчыкта булыр, башка кайда булсын, - диде хезмәтче. - Нигә син миннән шундый нәрсәләр сорыйсың?

Шуннан соң Җиһангир әфәнде, хезмәтчегә җавап рәвешендә, хатыны Маһруйның шушы соңгы вакытларда карчык өендә бала тапканын һәм бала тапканнан соң булган хәлләрне сөйләп, Маһруйның төс-кыяфәтен дә тасвирлап бирде һәм хезмәтчедән:

- Мин тасвир иткән хатын белән син карчык өендә күргән хатын арасында охшашлык юкмы?-дип сорады.

- Әйе, сез тасвир иткәнгә туры килә, ләкин мин ул хатынны бик сирәк, бары кичләрен, тәрәзә аша гына күрә идем. Бик яшерен торды, шулай да, күрсәм, мин хәзер дә ул хатынны таныр идем. Җиһангир, хезмәтче авызыннан мондый файдалы сүзләр ишеткәч, күзләренә яшьләр килеп, үзенең кайгы-хәсрәтен сөйләп бирде.

- Әгәр дә шушы миңа сөйләгән сүзләрне тикшерүче алдында сөйләсәң, иншалла, Маһруйга файдалы булыр иде, шунда сине дә риза кылыр идем.

- Сез баланы Ягъкуб Галиевтән дип әйтәсез... Ләкин... Хәер, мин ул кадәресен белмимен. Ләкин дүрт-биш көн моннан элек Ибраһим Галиев тә йәстү намазы [23] вакытында бу карчыкка килгән иде. Ни йомыш белән килгәндер-белә алмадым. Ләкин мин бу эшнең асылына төшәрмен. Үз хезмәтләрем бар иде, үткән көнне төннә мин монда юк идем-ни йомыш беләндер политсә ияртеп слидуател дә килгән булган, тик нигә килгәннәрен генә белә алмадым. Хезмәтченең бу сүзләреннән Җиһангирның өстеннән авыр таш төшкәндәй булды, ничектер хәле җиңеләеп китте.

- Мин, тикшерүчегә барып, синнән бу эш хакында сорау алуларын үтенермен, повестка җибәрттерермен. Зинһар, бар белгәнеңне аларга сөйләп бир, иншалла, моннан соң да ризалатырмын үзеңне, - дип, Җиһангир кесәсеннән бер данә "ак" кәгазь акча чыгарды да хезмәтчегә сузды.

Хезмәтче, гаять шатланып һәм гаҗәпләнеп:

- Иншалла, кадәри хәл тырышырбыз. Алла разый кылсын,-дип, акчаны кулына алып, кесәсенә тыгып куйды. Җиһангир әфәнде, хезмәтченең исем-фамилиясен язып алып, үз юлы белән китеп барды.

Искәрмәләр