Зур гөнаһлар (Бигиев)/XVI

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Зур гөнаһлар
Автор: Заһир Бигиев

XVI


...Тикшерүче яныннан кайткан көнне Маһруй ашамады-эчмәде. Кич булгач та, күзенә йокы кермичә, ярты төнгә кадәр йокламады. Маһруйның йокысыз үткәргән шул кичне аның ире Җиһангир да, Казаннан өч-дүрт сәгатьлек ераклыкта булып, йокысыз һәм тынычсыз бер хәлдә, ямщик атлары белән өенә кайтып килә иде.

Инде Маһруйга нишләргә? Хөкем алдында хурлыкка калудан һәм түбәнлеккә төшүдән, аннары Себергә каторга хезмәтенә китүдән аны нәрсә генә коткара ала соң? "Юк, Аллам сакласын, бу рәхәт, мул тормыштан Себер китеп, каторга хезмәтенә тарыганчы, күпергә барып, күпер өстеннән суга ташлану биш мәртәбә хәерлерәк. Юк, юк, кабер хәерлерәк. Бу кадәр авырлык һәм кимсенүләргә сабыр итәр, чыдар хәл калмады. Әҗәл... ләхет биш мәртәбә хәерлерәк. Ул әҗәлне нинди юл белән табыйм? Ничек итеп үз-үземне тәмам кылыйм?"-кебек фикерләр эчендә берникадәр вакыт гасабиланып утырганнан соң, Маһруй, өстенә кигән ике итәкле күлмәген салып, шул күлмәкнең бер итәген ертып алып һәм телгәләп, бау-аркан үрергә тотынды. Ярты сәгать эчендә ике аршин озынлыгындагы бау үрелеп, бауның бер очына элмәк ясады һәм, шул элмәкне муенына киеп, асылынып үлү максаты белән, бауның икенче очын беркетер өчен дөм-караңгыга чумган "секретный" бүлмәнең дивары-стенасыннан, кулы белән капшап, берәр кадак-мазар юк микән дип эзләргә тотынды. Ләкин бернәрсә дә таба алмады. Ахырда: "Алла боерса, таң аткач нәрсә булса да табармын", - дип, муеныннан элмәкне чыгарып, бауны баш астына салды да төрле уйлар эчендә бик озак ятканнан соң гына - төнге өч сәгать ярымда йокыга китте.

Биш сәгать үлгән кеше кебек йоклагач, иртәнге сәгать сигезләрдә, өстенә кайнар су коелган кеше сыман, Маһруй яткан җиреннән янә сикереп торды. "Берәрсе күрмәсен",-дип, ашыгып-кабаланып, янә бүлмә диварыннан берәр кадак-чөй юкмы дип эзли башлады. Утлы күзләрен шулай дивар буенча йөрткәндә, аның игътибарын кечкенә тәрәзә-төннеккә куелган тимер рәшәткә җәлеп итте. Бу рәшәткә булганда кадакның кирәге юк иде инде. Һәм Маһруй, кулына бауны алып, бүлмәдәге кечкенә өстәлне тәрәзә буена китереп куйды да, өстәл өстенә менеп, бауның элмәксез очын рәшәткәгә бәйләде, ә элмәкле башын муенына киде. Шуннан соң өстәлне аягы белән тибеп аударды да, бауда асылынып калып, гаять авыр мәшәкатьләр белән әҗәл газабы кичерә башлады. Нәкъ шул вакытта ишек ачылып китеп, " секретный" бүлмәгә Җиһангир әфәнде белән бер солдат килеп керде. Җиһангир, хатыны Маһруйны асылынган кыяфәттә күреп, үз-үзен белешмәс бер халәттә өстәл өстенә сикереп менде дә, кесәсеннән пәке чыгарып, тиз генә элмәкле бауны кисте - шуның белән Маһруйны коткарып калды.

Искәрмәләр