Jump to content

Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә (Бигиев)/6

From Wikisource
Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә
Автор: Заһир Бигиев

6


Господин Шубинның үткен-зирәк шымчы булуын Муса Салиховны тиз арада эзләп табуыннан, шәт, аңлагансыздыр. Господин Андреевның бишенче бүлектә без язып үткән киңәш-мәслихәтеннән соң өч-дүрт көн үткәч, иртәнге сәгать унберләр тирәсендә, Зөләйха үтерелгән номерга тентү ясаган суд тикшерүчесе үзенең өендә, чәй өстәле янында, господин Шубин белән икәүләп, әлеге вакыйга турында сөйләшеп утыралар иде.

– Бу үтерелгән Зөләйханың нинди хатын икәнлеге дә, кайсы шәһәрдән яисә авылдан килгән булуы да безгә мәгълүм түгел бит әле,-диде суд тикшерүчесе.

– Үтерелгән хатынның кайсы шәһәрдән яисә авылдан килгән булуы безнең өчен ул кадәр үк әһәмиятле түгел,-диде господин Шубин.-Безнең өчен иң әһәмиятлесе-Муса Салиховны кулга алу, чөнки Зөләйханы үтерүче ул икәңлегендә бернинди шик-шөбһә юк. Бераз дәшмичә уйланып торганнан соң суд тикшерүчесе:

– Минемчә, Муса Салихов үтерүче түгел, хатынны бөтенләй башка кеше үтергән булырга кирәк, – диде. Шубин, кулындагы кофе касәсен өстәл өстенә куеп, гаҗәпләнгән тавыш белән:

– Юк! Юк! Үтерүче Салихов икәнлегендә бернинди шик-шөбһә булырга мөмкин түгел,-дип каршы төште. (...)

Бераз туктап торганнан соң, Шубин сүзен дәвам иттерде: – Үткән кичне бер чәйханәдә ике татар үзара сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар. Берсе әйтә: "Хикмәти хода, ни өчен Муса Салихов ул мөсафирә хатынны үтерде икән?" – ди. Икенчесе моңа болай дип җавап бирә: "Бәлкем, ул хатынны бөтенләй Муса Салихов үтермәгәндер? Әгәр Муса Салиховның үтерүче икәнлеген исбатлый торган ачык дәлилләр булса, аны бу көнгә кадәр кулга алмыйча тотмаслар иде, һичшиксез кулга алган булырлар иде", – ди. Тегесе тагы: "Юк, Салиховның үтерүче булуында бернинди шик-шөбһә юк, чөнки бөтен Казан халкы авызында бер сүз: Муса Салихов госманлы Төркиясенә качып китә имеш, ди. Үтерүче булмаса, ул госманлы мәмләкәтенә качарга уйлар идемени? Шул, аның үтерүче булуында һичнинди шик-шөбһә юк". Менә шулай озак кына сөйләшеп утырдылар да, чәйләрен тәмам итеп, чәйханәдән чыгып киттеләр. (...) Суд тикшерүчесенең өендә господин Шубин үткән кичне чәйханәдә булган әлеге вакыйганы сөйләп бетергәч, суд тикшерүчесе:

– Хәер, ул хакта миңа да үткән көнне шәһәр почтасы аша бер хат килеп төште, – дип, утырган урыныннан торып, язу өстәле, янына барды да, тартмадан бер кәгазь чыгарып, аны Шубинга китереп бирде: – Менә ул хат!

Хат рус телендә язылган иде. Без аны татарчага тәрҗемә итеп бирәбез. Хатның эчтәлеге түбәндәгечә: "Господин суд тикшерүчесе! Гәрчә тикшерү вакытында сез эзләп тапкан нәрсәләр мәрхүмә Зөләйханы үтерүче Муса Салихов икәнен ачык дәлилләсә дә, ни сәбәбтәндер, сез аны кулга алмыйча торасыз. Күп кешеләрнең сөйләүләренә караганда, Муса Салихов чит илгә качарга җыенып йөри имеш. Хаклык тарафдары".Хатны язучы, үзенең чын исемен белгертмичә, әнә шулай "Хаклык тарафдары" дигән яшерен имзасын гына куйган иде. Хатны укып чыккач, господин Шубин:

– Әйе, дөрес яза, Салиховны бүгеннән калдырмый кулга алырга кирәк. Юкса чыннан да качып китүе бар, – дип нәтиҗә ясады.

Алар, икесе дә тын калып, берничә минут кофе эчү белән мәшгуль булдылар. Аннары суд тикшерүчесе, господин Шубинга карап: – Алайса бүген полиция белән барып, Салиховны кулга алырга кирәк булыр,-диде. (...).


Әхмәди байның чакыруы буенча, Муса Салихов, Нигъмәтулла һәм Габденнәсыр әфәнделәр төгәл сәгать бергә Әхмәди байга миһман-кунак булып килделәр. Зал-гүрничә дип аталган зур бүлмәдә табын әзерләнгән иде. Табын янында безнең хикәябезгә кагылышлы сүзләр бик аз булды. Шуңа күрәме, Муса әфәнде, әңгәмәгә катышмыйча, күңелсезләнеп утырды. Аның эче поша, ниндидер билгесез, хәвефле нәрсәдән җаны тырнала иде.

Бу вакыт Хәдичә туташ үз ягында – зал белән янәшә, аңардан такта дивар белән генә аерылган бүлмәдә утыра һәм, Муса әфәндене бик тә күрәсе килгәнгә, берәр ярык-мазар юкмы дип эзләнә иде. Эзләнә торгач, тапты һәм шул ярык аша Муса әфәндене күзләп, теләгенә иреште. Муса әфәнде нәкъ әлеге ярык каршына утырган иде. Кыскасы, Хәдичә туташ, ярык аша Муса әфәнденең моңсу катыш гайрәтле һәм күркәм йөзен күзәтеп, ашкынулы бер ләззәт хисе кичерде. Муса әфәнде үзе дә, башка кунаклар да Хәдичә туташның болай ярыктан карап торуын бөтенләй сизмәделәр.

Әйткәнебезчә, бу мәҗлестә хикәябез өчен зарур сүзләр сөйләнмәде. Мәҗлес сәгать дүртләрдә тәмам булды, шуннан соң һәрбере үз өйләренә кайтып киттеләр. Өйгә кайткач, Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде, тәһарәт алып, икенде намазын укыдылар. Ә кич сәгать җиделәрдә полиция килеп, Муса әфәндене чәй эчеп утырган җиреннән кулга алып, төрмәгә алып китте. (...)