* * *
Әхмәтсафа әфәнде – фазыйль әдибдер кәнде;
Каләме – могыйне милләт, әзџәре – Хакдыр бәнде.
Фамилиясе Байтирәк, мисле дљньяда сирәк;
Бундый инсанлар кайда? – Безнең милләткә кирәк.
Чук яшәсен Сафамыз – шулдыр безнең хафамыз,
Ишанларга кимертелде безнең калын кафамыз.
Бундый әдибләр күбәйсә сынар ишан тешләре;
Теше сынгач онытылыр пылау һәм бәлешләре.
Ишан да, милләт, ди, башлар, утка якыб тәсбихен,
Инсафына кәлүб ташлар мөрид җыйнау тәшвишен.
Җенсән бу зат мишәрдер, димәк, хәйрелбәшәрдер;
Бу затны мәкруһ күрәнләр – барча шәррелбәшәрдер.
Хәзерге әдәби телдә
Әхмәтсафа әфәнде – әйбәт язучы үзе;
Каләме – милләткә файда, язганы – Хак көзгесе.
Фамилиясе Байтирәк, аның кебекләр сирәк;
Мондый кешеләр кайда? – Безнең милләткә кирәк.
Күп яшәсен Сафабыз – шулдыр безнең кайгыбыз;
Ишаннарга кимертелде безнең калын җилкәбез.
Мондый әдипләр күбәйсә сынар ишан тешләре;
Теше сынгач онытылыр пылау һәм бәлешләре.
Ишан да, милләт, ди, башлар, утка ягып тәсбихен,
Инсафына килеп ташлар мљрит җыйнау тәшвишен.
Чыгышы белән ул – мишәр, димәк ки, изге кеше;
Аны яратмаганнарның бары да – әшәке кеше.