Үткәндә кичергән... (Җәлил)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Үткәндә кичергән...
Автор: Муса Җәлил

Үткәндә кичергән...


Үткәндә кичергән
Кайгылар, газаплар
Барсы да онтыла,
Барсы да җуела.

Төн үтеп, күңелле
Көн тугач, азактан
Берсе дә булмаган
Шикелле тоела.

Аһ, ләкин онтылмый
Гомергә, гомергә
Электә татыган
Шатлыклар, рәхәтләр —

Яндырып йөрәкне,
Саклана күңелдә
Кадерле минутлар,
Бәхетле сәгатьләр.


1942