Үпкәлим (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Үпкәлим
Автор: Һади Такташ

Үпкәлим


Октябрьга менә ун ел тула,
Бер сайлаудан үзем калмадым,
Ләкин,
Күңел өчен генә дә бер,
Нарком булып үтә алмадым.
Нишлисең бит,
— Күңел шайтан, диләр,
Кайчак шулай күпкә киткәли.
Татарстан!
Синең ирекле җырчың
Бүген менә сиңа үпкәли...
Ни булса да инде дөресен әйтим,
Теләгемне аңламадыгыз,
Сайлау булды,
Көттем...
Инде бу юлы да
Нарком итеп сайламадыгыз!..
Ни була иде инде тик бер көнгә
Совнаркомны миңа бирсәгез,
Яки уйнап кына шунда
Күңел өчен:
— Нарком Такташ! —
Диеп йөрсәгез.
Инде калдым тагын атсыз гына-
Казан урамында чабарга,
Нарком аты үтеп киткән саен
(Басмасын дип)
Читтән генә куркып карарга...


?