Jump to content

Үзләре кеше кебекләр, карасаң — көзге чебешләр (Такташ)

From Wikisource
Үзләре кеше кебекләр, карасаң — көзге чебешләр
Автор: Һади Такташ

Үзләре кеше кебекләр, карасаң — көзге чебешләр


Колак булдымы инде — хәбәр була,
Тыңла гына,
Бер-ике сүз мин дә сөйлим колагыңа:
Маневрлар әле яңа гына
Кызуланып бара башлады,
Ә Хәмитов безнең... нче бүлектә
Аксап-туксап йөри башлады.
— «Ихихихи, нәрсә инде
Аяклар да, өс тә юештә,
Йөре шунда бушка борының салып,
Рәтләп йокламаган килешкә.
Тизрәк үтсен инде маневрлар,
Җәнкәшне дә килә күрәсем,
Маневрлар безнең ишеләргә
Кызык булмас, ахры, күрәсең».
Хәмитовтай кешеләр аз туалар,
Ә-тусалар — малай булалар;
Көзге чебеш кебек, бичаралар,
Мич башына куйсаң — туңалар.
Әле ансы дисез,
Теләсәгез —
Аннан әйбәтләрен табабыз;
Юкка гына сезнең арагызда
Төн йокламый йөрми агагыз!
Аның берсе «Н» ротасында,
Шайтан төкереп куйган теленә.
Кем эләксә — шуңа анаңны, ди, —
Чыдайт нельзя, ничек сүгенә!
Билгеле инде, мондый «егетләр»дән
Көрәшчеләр үрнәк алмыйлар,
Алар — меңнән берләр,
Көрәшчеләр
Андыйларга таглып бармыйлар.
Маневрлар инде башландылар,
Көчләр ике якка бүленде;
Күрербез, егет, ничек киләчәктә
Сакларсың син ирекле илеңне.
Илебез ирекле,
Илебез кыйммәт безгә,
Без саклый да аны алырбыз,
Маневрлар аша зур көрәшкә
Корыч колонналар бирербез.
Бүген сүзне шунда туктатабыз,
Иртән тагын сөйләп үтәрбез,
Ә биш көннән көчне ныгытып,
Авылларга кайтып китәрбез.


?