(Ильяс җыры, «Беренче яз» операсыннан)
1
Булмаса да минем пар канатым
Лачын булып күктә очарга,
Бар лачындай җитез чаптар атым
Исәр җилне куып узарга.
Җирән кашка, җитез атла,
Серне сынатма ятка!
Ялларыңны җил тарасын,
Урамнан узган чакта.
2
Җиз дагалар аның тоягында,
Ефәк тасма бөдрә ялында.
Дан алырмын Сабантуйларында,
Җирән кашкам исән чагында.
Җирән кашка, башың чайка,
Бәйгеләрдә сынатма!
Синең матур кешнәүләрең
Яңгырасын еракта.
3
Ил чигенә усал дошман килсә,
Җирән кашка белән китәрбез.
Дошман үзен әле белми йөрсә,
Бөтен явын тар-мар итәрбез.
Җирән кашка, батыр атла,
Дошманга сер сынатма!
Без булырбыз алгы сафта,
Походка барган чакта.
4
Җирән кашка, син дә сизәсең бит,
Мин ярымны өзелеп сагынам.
Җирән кашкам, юлны беләсең бит,
Кавыштыр тиз сөйгән ярыма.
Җирән кашка, башың чайка,
Абына күрмә ташка,
Тиз илт мине сөйгәнемә,
Кояш баеган чакта.