Җил чиртте тәрәзәгә,
Җил какты ишекне.
Җитәр, дим, җил, азма,
Ишеттем, ишеттем.
Ай әле батмаган,
Таң яңа сызылган.
Беләм бит, син килдең
Матур таң кызыннан.
Ул яңа торгандыр,
Чәчләрен үргәндер.
Ургычын җиккән дә
Басуга килгәндер.
Мин беләм, шулай ук
Кырдагы арышлар
Таң кызын көткәндер,
Саргаеп сагыштан.
Ул килеп, аларны
Иркенләп сөйгәндер,
– Мин килдем, җаннарым,
Гөрләгез, – дигәндер.
Мин беләм, ул килгәч,
Ургычын көйләгән.
Һәм мине дәшәргә,
Җил, сине җибәргән.
Җил килде, ишекне
Сак кына шакыды –
Йә, җитәр, ишеттем,
Йә, җитәр, акыллым!
Мин хәзер чыгармын,
Миңа соң озакмы?
Мине дә моңаеп
Көтәдер трактор.
Җил мине җитәкләп
Йөгертер басуга.
Һәм сабан тургае
Җыр белән каршылар.
Таң кызы! Таң кызы!
Таң кебек ал йөзең.
Бик иртә торгансың,
Нәкъ Чулпан йолдызы!
Без икәү китәрбез
Бер эздән, сафланып,
Дулкынлы арышлар
Диңгезен актарып.
Бәхетле шат җырдан
Бөтен кыр яңгырар.
Җил тынар җыр тыңлап,
Күл өсте ялтырар.
Бер яктан елмаеп,
Ал кояш күренер.
Кыр, урман һәм күлләр
Саф нурга күмелер.
Ул карар иркәләп
Бәхетле икәүгә!
Үзебезне һәм илне
Бәхетле иткәнгә!
Таң кызы! Бир кулың,
Сөй мине, иркәлә!
Таң кызы! Җил тагын
Килсенче иртәгә!