Бар җегетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын, Чөнки дөнья бакчасының күргән ул тик розасын; Күрмәгән ул дөньяның каһрен, усал угрозасын, Күрсә дә, калган «уг»ы, күргән фәкать ул розасын; Күрмәгән язмышның ул зур тукмагын йә розгасын, «Г» калып, күргән фәкать ул розганың да розасын.