Яңа лордлар, первый сортлар (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Яңа лордлар, первый сортлар
Автор: Һади Такташ

Яңа лордлар, первый сортлар


Лондон, 4 (ТАСС). Яна ел мөнәсәбәте
белән Макдональднын. 6 тәкъдим итүе буенча,
эшчеләр партиясе членнарыннан Артур Понсон-би
һәм майор Зийг Аманга лордлык дәрәҗәсе бирелгән.

Яңа лордлар белән Англияне
«Чын күңелдән» тәбрик итәбез,
«Эшче» лордлар булган,
Инде «эшчеләр»дән
Король сайлануны көтәбез!

Англиядә эшче хөкүмәте
Булганы юк,
Ләкин
Тиздән киләчәк, —
Фахиш уенчылар — фарс артистларын, —
Англиядән себреп түгәчәк!


?