Яңа килен (Алиш)/Үтәмәдем шул

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Үтәмәдем шул


Колхозчылар соңгы җирне уралар иде. Урак машиналары артыннан көлтә бәйләп йөрүче хатын-кызлар арыдылар, ахры, соңга таба зарланышта башладылар:

— Әй, әки, кайчан бетәр инде...

— Ник бетмәсен ди, актык учмалар ич. Әнә Вәсимә күршесенә зарлана:

— Куллыгым куллык ише генә түгел иде, чигеп эшләгән идем.

— И-и, булыр әле тагын, башың исән булса...

Менә урак машинасы, бер сөлге буйлык кына калган арышларны да төптән егып, үткен кайчысы белән кисте. Арышлар, симез башакларын күтәрә алмыйча, төптән киселгән өрәңгеләр сыман тирбәлеп егылдылар.

— Бу ел иген яхшы уңды, — диде дә Варифә апа, чүмәлә артына барып, күлмәген әйләндереп киеп килде.

— Нишли инде, котырамы әллә? — диештеләр кызлар. Ул ятып-ятып ауный башлады:

— Быел ничек булсаң, киләсе елга да шулай бул. Мин аунаган төсле аунап бет.

Ак күлмәк камылларны сындырды. Башкалар бот чабып көлделәр.

Көлтә җыю балаланды.

Әхәт белән колхоз председателе, култыкларына көлтә кыстырган көйгә сөйләшә-сөйләшә, чүмәләләргә таба атладылар.

— Их, беләсе иде ул язуны кем язганын. - Да...

— Син, Хәлим абзый, иртәгә таңнан Хәйриләр бригадасын көлтәгә җибәр, ә Вәлиләр тырмага чыгып керсеннәр.

Башаклар камылларга ышкылып чыжылдадылар. Әнә Галя белән Варифә апа көлтә җыеп киләләр.

— Галия, теге көл төсле күлмәк кигән кыз синең көндәшең бит.

— Ничек ул алай?

Варифә апа Әхәт белән Вәсимә арасындагы күптәнге бәйләнешне сөйләп алды. Галя көлемсерәде, бу көлүдә көнләшү билгеләре сизелде.

Башына күн фуражка, өстенә яшел гимнастерка кигән Әхәт китергән көлтәләрдән чүмәлә өяргә тотынды. Дүрт көлтәне алды да башакларын җиргә тимәслек итеп «каз оясы» — үзәк ясады. «Каз оясы»на каратып, башаклары белән көлтәләр тезелделәр. Хатын-кызлар көлтә ташыдылар. Көлтә иллегә тулды.

— Китермәгез, җитте, әнә тегендә илтегез, — дип, Әхәт егерме-утыз сажень ераклыкка күрсәтте.

— Берегез миңа көлтә бирешергә калыгыз. Башкалар киттеләр, үч иткәндәй, Вәсимә калды.

Күптәнге якын танышлар башта сүзсез эшләделәр. Берсе дә үткәндәге дуслык җепләрен хәтерләү өчен сүз ачарга базмады. Әхәт түзмәде, эндәште:

— Язуыңны алдым.

— Нинди язу?

— Син язган.

— Нишләп языйм ди...

— Вәгъдәңне үтәмәдең, дигәнсең. Үти алмадым шул, нишлисең соң, шулай туры килде. Ярый, Вәсимә, син дә бәхетле бул...

Аның сүзләре шундый йомшаклар, әйтерсең Вәсимәнең башыннан сыйпыйлар. «Шундый йомшак күңелле, җылы сүз сөйләп, синең йөрәгеңне җылыткан кешегә ничек ачуың килсен, ничек яманлык эшләп йөр. Юк, булмас, мин ал арны аертырга бертөрле дә эш эшләргә тиеш түгел...»

Чүмәләнең очына таба җиттеләр. Кире көлтә туры килде. Әхәт ул көлтәне чүмәләгә куюы булды, көлтә әйләнеп төште. Икенче мәртәбә куйды, тагы әйләнеп төште. Өченче тапкыр ачу белән каты бәреп куйган иде, көлтә утырды...

Ул ара да булмады, чүмәлә артыннан Галя күренде:

— Әхәт, эш бетте.

Бу сүзләр көнчелек катыш көлемсерәү белән әйтелделәр. Әхәт ал ардан сискәнеп китте:

— Ә, беттеме? — дип куйды.

Чүмәлә янына баскан Вәсимә яулыгын кысыбрак бәйләде. Өчәүләп алдагы колхозчылар төркеме янына атладылар.