Jump to content

Яңа килен (Алиш)/Ул үзе

From Wikisource
Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Ул үзе


Кем уйлар?

Кайлардан, ерак-ерактан шушы кара татар авылына килен булырмын дип кем уйлар? Заводта собраниеләрдә милләтләрнең тигезлеге турында сөйләү — бер эш, ә аны гамәли рәвештә үткәрү — икенче, бик авыр, бик җайсыз, бик җаваплы эш.

Авыр да... Җилкәгә йөк төягән кебек селкенәсең — төшми, тыпырчынасың — ычкынмый...

Галяга Әхәт бер күрү белән ошады. Аның кара кашларының бер-берсенә тоташырдай якын торулары, шомырт кара күзләр, икегә аерылган түгәрәк ияк, киң маңгайга төшкән кара чәчләр — барысы да, барысы да йөрәктә җуелмаслык эз калдырдылар...

Галя — зәңгәр күзле, бөдрә чәчле, машинист Гриппа кызы — күпләрнең йөрәген яндырды... Заводта хулиганлыгы белән дан алган Иван, «малны кулдан ычкындырмау өчен», төрле планнар корды. Ирекле-ирексез үзенеке итәргә яки икенче планы, дуслык юлы белән, просты аның белән танышасың, култыклыйсың, озатасың. Юлда, башны һавага күтәреп, йолдызлардан, ай яктысыннан башлыйсың да, аннары бүтән сүзләргә күчәсең. «Аһ, нинди ай балкый, йолдызлар, Галочка, әллә сиңамы күзләрен кысалар? Аһ, Галочка, белсәң иде минем йөрәгемне. (Кул белән сул якны тотып күрсәтәсең инде.) Авырта, шундый авырта. Галя: «Нигә авырта?» — дип кызыксыначак... «Әйе, ул бер кешенең күз карашыннан әрни... Шулай сузасың». Бу — икенче план иде. Ләкин бу план гамәлгә ашмас, чөнки заводның матур кызы хулиган белән ничек култыклашып йөрсен икән?

Көтмәгәндә, Иванның ике планына да киртә килеп чыкты. Иван әйтмешли, ниндидер «татарчонок» арага киртә булып керде. Кай ара Галя белән танышып алган. Клублардан, җыелышлардан булсын, аны култыклап озата торган булды.

...Җәй көннәренең кызу вакытлары, төннәрнең бөркү чаклары иде. Бәйрәм алды, халык бакчага җыелды. Фейерверклар төн һавасын йолдызлардан көнләшеп яктырттылар. Таңгача уен-көлке белән эшчән халык бәйрәмне каршылады.

Кичәдән соң Галя белән Әхәт кайтырга чыктылар. Аларга бер шәүлә иярде: арттан да калмый, алга да чыкмый. Галя уңайсызланды, Әхәтнең колагына иелә төшеп:

— Иванмы әллә? — диде.

- Булсын, күрәсен күрер...

Тыныч тыкрыкны борылганда, карачкы эндәште:

— Әхәт, кил әле бирегә!

Әхәт карышмады, барды. Көндәшләр күкрәккә күкрәк бастылар.

— Ни кирәк сиңа?— диде Әхәт. Җавапка ай яктысында пычак ялтырады.

— Әһә, син алай?

Бу күренештән Галя нишләргә белмәде: кычкырыргамы, ярдәм чакырыргамы? Ләкин кинәт кенә булган үзгәреш мәсьәләне хәл кылды.

- Менә тотынып кына кара!

Иванга төзәлгән наган көпшәсен күргәч, Галя тынычланды... Мондый зур әзерлекне көтмәгән Иван хәлсезләнде, тизрәк караңгы тыкрык ягына кереп югалды.

— Беләсеңме, Галя, наган кайдан?

— Кемнеке?

— Уголовкада эшли торган иптәшнең икәү... Үткәннәр хәтер архивыннан яктыга чыгарылдылар. Менә аның бүгенге тормышы... «Авылга кайтабыз, от-

пусканы яхшы файдалана белербез дигән Әхәт өйгә кич кенә кайта. Көне буе җәмәгать эше. Рәтләп сөйләшми дә, ул элекке Әхәт түгел. Җитмәсә, теле үзәкне өзә. Вата-җимерә маташтыра бантладым башлавын...» Галя шулай уйлый.

Егылып ачу килгән чаклар була, ләкин ачуны кемнән алырга?

...Мәхүп әби Галяны мөселман итәргә күп көчен куеп карады. Аны комган белән тышка да йөртте, иман кәлимәләрне дә ятлатырга тырышып карады, ләкин ни файда? Галя кайвакыт карчыкны ачуландырмас өчен генә комганны тотып барып, тотып алып кайтты... Шул татар «умываль-нигы» күп кычкырышларның башында торды.

Менә тиздән отпуска тулар. Китәр вакыт җитәр. Завод сагындыра да башлады. Андагы буш бутыл кал арны ящикка тутырулар, пыяла чыңгылдавы күңелне үзенә тарта. Ә монда шау-гөр азрак...