Яңа килен (Алиш)/Көз җитте

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Көз җитте


Көннәр уза тордылар.

Ындырлар кибәннәр белән тулды, анда суккычлар җырлады. Көлтәләрдән баскычлап-баскычлап куйган кибәннәр киредән сүтелеп сугыла башлады. Ындыр, көл сибеп тә җибәргәч, табадай булып китте. Аңа төшкән симез бөртекләр тирә-якка чәчрәделәр.

Кояш ерагайды. Сазламык юлдан шәһәргә колхозның кызыл обозы атлады. Каз төркемнәре, нәзек дилбегәдәй булып, җылы якка карап сузылды.

Яшелчә бакчасындагы яшелчәләр дә өлгерде... Кәбестәләрне ваклап чаптылар да зур мичкәләргә салып тозладылар.

Район күләмендә уздырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә бакча беренче урынны алды. Марҗалардан гына кыяр сатып алырга гадәтләнгән татар хатыннары киләсе елга үзләренең бакчаларында да шундый кыярлар үстерергә булдылар. Колхоз бакчасы ал арга үрнәк булды.

Морҗалар аша симез ит исе белән куе төтен һавага таралды.

Бүген Шәриф абзыйларның капка төбенә кешеләр җыела башлады. Колхозның ике туры алашасын парга җиктеләр.

— Юл пычрак булса да, көпчәкләр ябышмый, авыр булмас, — дип, картлар юл турында сүз йөрттеләр.

Галя белән Әхәт, җылы киенеп, чыгып утырдылар. Галя Маратны төргән килеш алдына алды. Мәхүп әби чуар алъяпмасы белән авыз почмагын томалады да:

- Ярый, балалар, тыныч гомер итегез, бәхетле булыгыз, — диде.

Колхозчылар тарантасны сырып алдылар.

Колхоз председателе:

— Әхәт, син безгә, энем, радио алып җибәрерсең инде, онытма, — дип, Әхәтнең исенә төшерде.

— Йөз егерме сум акча алдым бит әле сездән, җитмәсә, үземнекен кушармын, — диде Әхәт.

Алар кузгалдылар. Халык кайсы кул изәде, кайсылары бүрекләрен селектеләр. Әхәт күн кепкасын селекте.

Күздән югалганчы озатып калдылар.

Галя тиз генә тынычлана алмады: яшь киленне аерылу, кайгы аралаш шатлык басты.

Төн ягыннан, узышкан сыман булып, болытлар күтәрелде. Озак та үтмәде, яңгыр сибәли бантлады.

Әхәт, кожанының башлыгын күтәрә-күтәрә:

— Көз җитте, — дип куйды.

Кучер, яңгырдан качкан сыман итеп, атларга бер-ике-не сыдырды.

Атлар алга ыргылдылар.


1931