Яңа килен (Алиш)/Бала

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Бала


Авыруга ак кием кидерделәр дә йомшак койкага яткырдылар.

«Бала... Нинди кадерле ул. Әниемә мин дә шулай кадерле тоелдыммы икән? Әхәт ничек шатланыр икән?»

Шундай сораулар эчендә ун көн үтте.

Икенче көнне ак халат кигән бөдрә чәчле берәү килде дә:

— Хәлегез ничек? — дип сорашырга тотынды.

— Ничего.

— Тәбрик итәм малаегыз белән.

— Рәхмәт.

Галяның хәлсез иреннәре көлемсерәп селкенделәр.

— Сезнең янга берәү керергә тели. Керсенме?

- Керсен.

Кепкасын кулына йомарлап тоткан Әхәт Галя яткан койкага якынлашты. Алар бер минут сүзсез тордылар. Кайсы да башлап сүз таба алмады. Әхәт түзмәде, сүзгә кереште:

— Нихәл, исән котылдыңмы?

- Күрәсең... Әнә наследник.

Наследник — малай. Әхәт балага таба сузылган иде, Галя туктатты.

...Әхәт Галяның чигәсен тупас куллары белән иркәләргә тотынды. Ак халат кигән дежурный көлемсерәде дә чыгып китте.

— Ну, малайга ни дип исем бирәбез?

— Марат кушыйк. Әхәт каршы килмәде.

— Ярый, шулай булыр. Ә Маратны миңа күрсәтәсеңме?

— Ниен карыйсың ди аның, ул хәзер кып-кызыл ит кенә ич.

Ата аны йөдәтмәде.

— Ярый, синеңчә булсын.

Димәк, шушы көннән алып Әхәт — ата кеше. Нинди зур һәм җаваплы исем! Балаңның киләчәге өчен син җаваплы дигән сүз.

Ул ара да булмады, гаиләнең өченче кешесе уянды. Уянганны белдереп, тавыш чыгарды. Бу тавыш Әхәтнең йөрәгенә барып бәрелгәч, тәне чымырдады...

— Менә сиңа җиңеп чыккан өчен бүләкләр. Галя елмайды, димәк, хезмәтне кадерли беләләр...

— Әхәт, теге язу мәсьәләсе ничек, авторлары табылмадымы?

— Әлегә юк.

— Мин бик куркам. Әрәм итеп ташламасыннар.

— Әй, үтерәләр ди, нишләп үтерсеннәр...

Август кояшы тәрәзәдән аларның сөйләшүләрен тыңлады. Тыңлады да шаян нурлары белән сөйләтүчеләрнең иреннәрен җылытты. Тәрәзә пыяласында берничә чебен выжылдады.