Яңа килен (Алиш)/Ничек еламыйлар?

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Ничек еламыйлар?


Варифә апа башта һич ышанмады. Ничек инде яшь балаларны, үзләренең аналарыннан аерып, башка кеше кулына бирергә кирәк? Көн бит сөлге буе гына түгел, ай-һай, озын: урак ура-ура билләрең авыртып бетә, су эчә-эчә эчләрең күбеп бетә. Җәйнең озын көне ул менә шундый. Анда җыелган балалар ничек сугышмый торсыннар?! Менә Варифә апа Касыймҗаны яшь ярымда, теге Мирхуҗа хатынының баласы икегәме китеп бара, ди. Касыймҗанны ул әкәмәт бала һичшиксез кыйнап ташлаячак.

Галя ясле дигән нәрсә оештырды. Урак урганда яшь балалар комачау ясамасын өчен. Һич башка китерерлек хәл түгел бит. Кырыкмаса-кырык ата баласын берьюлы бер өйгә җый да шунда туендыр, юындыр. Әле үз балаларыңа да җен ачуларың килеп бетә. Караучылар Варифә апаның Касыймҗанын суккаламаслармы икән соң? Варифә апа башта каты торды. Галя ясле өчен балалар язганда: «Язма да, язасы да булма, үзем белән алып йөрим»,— диде. Галя аңлатып та карады. Соң, коры сүзгә генә ышануы авыр шул...

...Ясле Касыймҗансыз гына эшкә башлады.

Чүмәлә ышыгында, ике көпчәкле кабык арбачыкта, җәйнең озын көне буе бертуктаусыз утыру Касыймҗанга җайсыз булды. Ул үзенең хәленнән елап зарланды. Варифә апага көлтә урырлык вакыт та бирмәде. Җитмәсә, бервакыт, арбасыннан ничек кирәк алай төшеп, җирдә шуып йөреп, аякларын камылдан тырнаттырып бетерде. Күзенә камыл төртелде. Менә шуннан соң гына Варифә апа яслегә барып әйләнеп кайтырга уйлады...

Шәлен бөркәнде дә чыгып китте. «Барыйм да үз күзем белән карыйм әле, ни куандыра икән Галя, ну кирәген бирим». Барды. Күрде.

Балалар кояшта каралганнар, битләре балкып тора. Рәхәтләнеп уйныйлар, бергә мәш килеп йөриләр. Кайсында кечкенә көймә, кайсы елгага «су» сала, көймә йөздерергә уйлый, кайсылары автомобиль юлы ясый. Перәме чәңгелдәшеп, рәхәтләнеп уйныйлар.

Варифә апа карады да шаккатты. Үз-үзенә ышанмады, күзләрен угалап, тагын бер карады... «Касыймҗанны да иртәгедән үк...»

Ишектән Галя күренде:

— Касыймҗанны кайчан китерәсең? — дип сорады.

— Мин карарга гына килгән идем, Галия. Сокландым да киттем, бол ай булгач, иртәгә үк китерәм, әки, зур рәхмәтләр әйтеп китерәм. Теге вакытта яздырмадың дип гаепләмә инде берүк. Кырга алып йөргән идем, көне буе кояшта арып бетеп елый, беркөнне күзенә камыл кадалган...

Варифә апа тагын да шутсыз тезгән булыр иде дә, Галя, бүлдереп:

— Шәрифә, балаларны юындырып алырга кирәк, — диде.

Аннан соң гына, Варифә апага җавап итеп:

— Китер, китер, нишләп синең Касыймҗаныңны алмыйм, — диде.

Кемдер өйалдында чиләкләр шалтыратты. Кайсыдыр казаннан җылынган суны чүмеч белән чиләккә тутырды...

Хат китерделәр.

«Әхәт!

Вәгъдәләрен, кайда?.. Мин ничә ел көттем, ә син алдакчы икәнсец. Марҗа алдым дип, борыныңны күтәргән-сецдер инде. Ярар, безгә дә уз ишебез чыгар әле...

Җәйгә чыксац, Габделәхәт, Җәй келәткә урыныңны. Марҗа кызы алдым диеп, Бик кутэрма борыныңны.

Сица билгеле берәү».

Язуны бер малай китереп бирде дә үзе тиз генә югалды. Әхәт хатны укыды да портфеленең эчке ягына, кәгазьләр арасына тыгып куйды. Үткән вакыттагы аулак өйләр, кунарга кертүләре, ташлашмаска вәгъдә бирешүләр — барысы да хәтердән уздылар.

Ул колхоз хәле турында райколхозсоюзга сводка тутырырга тотынды. «Колхозда ничә хуҗалык?» — «Утыз». «Эш хайваннары ничә?» — «Егерме бер». Сораулар бербер артлы тезелделәр. Сводка бетте. Ул тагын иске эзенә килеп төште... Тагын Вәсимә белән Галя чагыштырылды. Вәсимә кара кашлы, шомырт күзле, ачык, һәрвакытта күңелне юата торган... Галя — сары чәчле, зәңгәр күзле, авыр табигатьле, яхшы иптәш. Ул икесен дә үлчи. Күңел бирелгән вәгъдәнең үтәлмәгәненә ярсына.

Аның күз алдына халат кигән кешеләр уртасында калган Галя килеп басты. Әнә ул елмая. Кулына ак одеялга төреп бала күтәргән дә аны Әхәткә суза:

— Мә, атасы, малаең бар...

Әхәт елмая. Уйлар тагын буталалар. Юк, ул Галя түгел, Вәсимәме, Вәсимә түгел, Галя. Уйлар чуалдылар.

Әхәт ярты табаклы кәгазьне шатырдатып ертты. Ертты да карандаш белән нидер язып китте. Бармаклар, карандаш кысып, алга чаптылар...

Үтәмәдем шул

Колхозчылар соңгы җирне уралар иде. Урак машиналары артыннан көлтә бәйләп йөрүче хатын-кызлар арыдылар, ахры, соңга таба зарланышта башладылар:

— Әй, әки, кайчан бетәр инде...

— Ник бетмәсен ди, актык учмалар ич. Әнә Вәсимә күршесенә зарлана:

— Куллыгым куллык ише генә түгел иде, чигеп эшләгән идем.

— И-и, булыр әле тагын, башың исән булса...

Менә урак машинасы, бер сөлге буйлык кына калган арышларны да төптән егып, үткен кайчысы белән кисте. Арышлар, симез башакларын күтәрә алмыйча, төптән киселгән өрәңгеләр сыман тирбәлеп егылдылар.

— Бу ел иген яхшы уңды, — диде дә Варифә апа, чүмәлә артына барып, күлмәген әйләндереп киеп килде.

— Нишли инде, котырамы әллә? — диештеләр кызлар. Ул ятып-ятып ауный башлады:

— Быел ничек булсаң, киләсе елга да шулай бул. Мин аунаган төсле аунап бет.

Ак күлмәк камылларны сындырды. Башкалар бот чабып көлделәр.

Көлтә җыю балаланды.

Әхәт белән колхоз председателе, култыкларына көлтә кыстырган көйгә сөйләшә-сөйләшә, чүмәләләргә таба атладылар.

— Их, беләсе иде ул язуны кем язганын. - Да...

— Син, Хәлим абзый, иртәгә таңнан Хәйриләр бригадасын көлтәгә җибәр, ә Вәлиләр тырмага чыгып керсеннәр.

Башаклар камылларга ышкылып чыжылдадылар. Әнә Галя белән Варифә апа көлтә җыеп киләләр.

— Галия, теге көл төсле күлмәк кигән кыз синең көндәшең бит.

— Ничек ул алай?

Варифә апа Әхәт белән Вәсимә арасындагы күптәнге бәйләнешне сөйләп алды. Галя көлемсерәде, бу көлүдә көнләшү билгеләре сизелде.

Башына күн фуражка, өстенә яшел гимнастерка кигән Әхәт китергән көлтәләрдән чүмәлә өяргә тотынды. Дүрт көлтәне алды да башакларын җиргә тимәслек итеп «каз оясы» — үзәк ясады. «Каз оясы»на каратып, башаклары белән көлтәләр тезелделәр. Хатын-кызлар көлтә ташыдылар. Көлтә иллегә тулды.

— Китермәгез, җитте, әнә тегендә илтегез, — дип, Әхәт егерме-утыз сажень ераклыкка күрсәтте.

— Берегез миңа көлтә бирешергә калыгыз. Башкалар киттеләр, үч иткәндәй, Вәсимә калды.

Күптәнге якын танышлар башта сүзсез эшләделәр. Берсе дә үткәндәге дуслык җепләрен хәтерләү өчен сүз ачарга базмады. Әхәт түзмәде, эндәште:

— Язуыңны алдым.

— Нинди язу?

— Син язган.

— Нишләп языйм ди...

— Вәгъдәңне үтәмәдең, дигәнсең. Үти алмадым шул, нишлисең соң, шулай туры килде. Ярый, Вәсимә, син дә бәхетле бул...

Аның сүзләре шундый йомшаклар, әйтерсең Вәсимәнең башыннан сыйпыйлар. «Шундый йомшак күңелле, җылы сүз сөйләп, синең йөрәгеңне җылыткан кешегә ничек ачуың килсен, ничек яманлык эшләп йөр. Юк, булмас, мин ал арны аертырга бертөрле дә эш эшләргә тиеш түгел...»

Чүмәләнең очына таба җиттеләр. Кире көлтә туры килде. Әхәт ул көлтәне чүмәләгә куюы булды, көлтә әйләнеп төште. Икенче мәртәбә куйды, тагы әйләнеп төште. Өченче тапкыр ачу белән каты бәреп куйган иде, көлтә утырды...

Ул ара да булмады, чүмәлә артыннан Галя күренде:

— Әхәт, эш бетте.

Бу сүзләр көнчелек катыш көлемсерәү белән әйтелделәр. Әхәт ал ардан сискәнеп китте:

— Ә, беттеме? — дип куйды.

Чүмәлә янына баскан Вәсимә яулыгын кысыбрак бәйләде. Өчәүләп алдагы колхозчылар төркеме янына атладылар.