Яңалиф турында Галимҗан Ибраһимов

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Яңалиф турында Галимҗан Ибраһимов
Автор: Галимҗан Ибраһимов
НӘШЕР.: 1928. ЧЫГАНАК: Безнең юл журналы, 1928  

Яңалиф турында Галимҗан Ибраһимов


(оригинал орфографиясе)

«Партиянең Татарстан өлкә кәмитите тарафыннан ачык карар, Татарстан хөкүмәте тарафыннан рәсми дикрит чыкканнан соң бу хакта нинди сүз, нинди караш булырга мөмкин?»

— «Мин һәр нәрсәдән элек партия әгъзасымын. Моннан ике ел элек партиянең Татарстан ургыннары рөхсәте белән ачылган һәм партия гәзитендә дәвам кылган ул каты дискүссиягә катнашу бер нәрсә; безнең партиябезнең тарихында, устафында бу бик табигый һәм мәгълүм бер әйбер. Әмма партия оешмасының, сәвит хөкүмәтенең ачык карарыннан, рәсми дикритеннән соң бу турыда яңадан мәсьәлә, сүз кузгатып, яки карышып азаплану бу инде бөтенләй башка нәрсәгә әйләнә:

Бәлшәвик-каммунис өчен ярамый торган әйбергә әверелә.

Пралитарият ривалүтсиясе эчендә активис эшче булып чыккан һәм партия диссиплинасы нәрсә икәнен яхшы төшенгән каммунис белән яшерен фанатик, группачы, вак буржуачы, кызыл фразачы анарх-бунтарның вак фитнәчелекнең бер береннән аерыла торган урыннары менә шундый маминтлар була инде. Безгә - каммунисларга төп нигез әйбер партиянең диссиплинасы булган кебек партиясез сәвитче эшче-керәстияннәр, сәвитче хезмәт зыялылары өчен сәвит хөкүмәтенең дикрите шундый ук бер эчке диссиплина рүлен уйнап килә бит! Күп мәсьәләдә хезмәт халкы арасында төрле фикри көрәшләр була тора, ләкин рәсми дикрит чыккач, һәр кайчан бу эчке талашлар бетеп, эшне гамәлгә кую юлында уртак фрунт булып тотыналар

Әлифба-хәреф мәсьәләләрендә бик зур гамәли эшне җилкәләрендә алып барган һәм алып барачак татар хезмәт зыялылары (укытучылар, ызбачылар, палиграфчылар) дискүссия заманында көрәшкә катнашу белән бергә рәсми дикритләрдән соң алар эчендә мәсьәлә өзелә. Әлбәттә тик гамәли ягы гына кала. Мин Үктәбер ривәлүтсиясенең башыннан - беренче көненнән алып авырып егылган көненәчә хезмәт массысы һәм татар хезмәт зыялылары эчендә кайнап эшләп килгән партия активисларының берсе булып килгәнгә нык ышанып әйтә алам:

— Әгәр татар хезмәт зыялысының 90 прасинты пралитарият ривәлүтсиясе, сәвитчелек нигезләрен ныгыту юлында куркып түгел, чын ихластан эшләп баралар, дисә(?) һич тә ялгыш булмаячак. Һәм аның шулай булмаый чарасы да юк. Элекке Русия импириясе зинданында богаулап газапта яшәгән татар хезмәт халкының тик Үктәбердән соң, тик сәвит нигезендә генә азатлык алып, икътисадый мәдәни күтәрелү эшенә тотынганлыгы хәзер һәр бер кечкенә пиянирыбзга да билгеле. Шуңар күрә башка һәммә мәсьәләдә булган кебек, татар хезмәт зыялыларының бу әлифба -хәреф кебек бер мәсьәләдә дә дискүссия соңында рәсми дикрит буенча гамәли эшкә тотынулары тиешлеге үзеннән-үзе мәгълүм бер нәрсә дип карыйм.

Татар халкының 30 прасынтка якыны элекке хәрефләр белән яхшы грамытный - укый-яза белә иде. Хәзер боларның һәммәсен яңа белән өйрәнеп чыгу бурычы тора. Шулай итмәгәндә мәтбугат, әдәбият таралу эшләренә, халыктагы аң-белем эшләренә зур тоткарлык киләчәк. Татарның бөтен палиграф дөньясы, хәрефләрен дә, хәреф җыючыларын да, киң укытучылар, китапханәчеләр, өйчеләр (ызбачылар)ны да яңа белән хәзерләү эше ашыгыч килеп баскан. Шуңар охшаш тагы бик күп эшләр бар ки, болар безнең кызу мәдәни үсү хәрәкәт дәверебездә тоткарлык итмәсеннәр өчен киң фрунт булып эшләп, шул кыенлыкларны җиңеп чыгудан башка чара юк...»