Яз елмаер тиздән,
урманнарда
Ак каеннар яфрак ярырлар.
Чәчәк атар шомырт,
бакчаларда
Сандугачлар таушы яңгырар.
Син, таратып җилдән чәчләреңне,
Үткән чакта урман юлыннан,
Гөлҗимешләр сиңа баш иярләр,
Тик... яныңда синең мин булмам.
Минем юлда – тирән ут базлары,
Чәнечкеле тимерчыбыклар,
Күктә оча ялкын канатларын
Кага-кага чуен сыерчыклар.
Кояш нурын каплап, бомба шартлый,
Гөл урынына – сөрем, кан исе.
Иртәнге чык булып,
яз үләнен
Юа монда ал кан тамчысы.
Мин кайчакта куе төтен аша
Ал кояшка карыйм сокланып,
Чәчләремә сөртәм язгы таңның
Гөлгә кунган көмеш чыкларын.
Күңлем үсә минем,
яз исеннән
Тәмле хыял белән исерәм.
Ал кояшлы алтын язым булып,
Син төшәсең минем исемә.
Безнең җиргә немец алып килгән
Золым, вәхшәт безне аерды.
Киттем синнән, штык очым белән
Таратырга бу зур кайгыны.
Бу коточкыч кара хәшәрәтне
Үз канына батырып, юк итеп,
Илгә кайтсам җиңеп
тулар иде
Бар теләгем, барлык өметем.
Җир тазарса фашист шакшысыннан,
Капламаса сөрем кояшны!..
Хаккым булыр шунда масайсам да,
Җиңеп алдым, диеп, бу язны!..
Бик күңелле булыр,
упкын кичеп,
Сиңа кайту, янып, атлыгып,
Менә ул, дип, минем җиңеп алган
Алтын язым, бәхтем, шатлыгым!