Яз чәчәге (Дәрдмәнд)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Яз чәчәге
Автор: Дәрдмәнд

Яз чәчәге


(Мәдрәсәм Мөхәммәдиягә тартыладыр)

Килер-килмәс борын гөрләп матур яз,
Ничек бөкдең умырзая җилекне.
Исәр-исмәс икән таңда җил,
Ни өчен кызганмадың, түктең гөлеңне?


1906

1906 елның 22 мартында «Вакыт» газетасының 8 иче санында, ягъни «Тал чыбык» шигыре белән бер ук санда басыла. «Тал чыбык» шигыре ислах сораган шәкертләргә» гомумән багышланган булса, бу соңгы «Яз чәчәге» шигыре Мөхәммәдия мәдрәсәсенә багышланган, һәм ул да шул еллардагы уку-укыту эшләренең торышың курсәту булса кирәк.